Кайчакларны Гөлбану урам чатына чыга да узган-барганга сәгатьләр буе карап утыра. Матур тарантасларга җигелгән яхшы атлар уза. Таш җәйгән юлда атларның дагалаган тояклары шакы-шокы килеп кенә тора. Тарантасларда эшләпә кигән абыйлар, кулларына зонтик тоткан берсеннән-берсе сылу, берсеннән-берсе матур киенгән апалар утыра. Кайбер тарантасларда Гөлбану кебек кызлар, нәни малайлар да күренгәли. Яннарында – әти-әниләре…
Дөнья ник болай тигез түгел икән?.. Гөлбануның әле бер тапкыр да шундый сыгылмалы, резин көпчәкле җиңел тарантаска утырып караганы юк.
Көннәрнең берендә Гөлбану зур гына күл янына барып чыкты. Кабан күле иде бу. Һавада акчарлаклар оча, күл өстендә көймәләр йөзә. Сирәк-мирәк гудок кычкырта-кычкырта, пароход үткәли.
Шунда ук бакча. Бакчада музыка уйный. Яр буенда сары ком сибелгән киң сукмаклар буйлап ефәкләргә генә төренгән матур-матур туташлар, алтын погонлы, төз буйлы офицерлар йөри… Бакча эче тулы бала-чага. Гөлбану да кермәкче иде, рөхсәт итмиләр. Капка төбендә торучы кызыл битле, озын мыеклы городовой: «Пошла вон!» – дип куып җибәрде.
Гөлбану тимер рәшәткә аша карап торды-торды да, городовой күрмәгән арада, бакча эченә сикерде дә керде. Чыкканда, городовойны үртәгәндәй, яныннан ук узып китте. Тегесе, бәбәкләрен акайтып: «У-у, шельма! Кай арада уздың әле син?..» – дип, яман ачуланып калды.
Инде өенә кайтырга борылам дигәндә генә, бакча ягыннан янына матур туп килеп төште һәм атлар йөри торган юлга таба тәгәрәп китте. Гөлбану аны куып җитеп алырга өлгермәде, әллә кайдан гына тупның хуҗалары да килеп җитте. Сипкелле малай иярткән төп кебек юан бер хатын:
– Кагыласы булма кеше әйберенә. Кара син аны, ә!.. – дип, Гөлбану кулындагы тупны тартып та алды.
Гөлбану өйләренә таба йөгерде… Әллә нинди, гарьләнү катыш әрнү биләп алды аның күңелен. Тамак төбенә төер утырды, күз яшьләре чыкты. Юл буе ул: «Кагыласы булма кеше әйберенә!» – дип җикеренгән усал хатынны тиргәп кайтты. «Урлар дип курыккандыр инде… Бик кирәк! Әллә минем андый гына туп күргәнем юкмы… Минем дә булыр әле тубым…»
Шундый күңелсез уйларга бирелгән хәлдә үз тыкрыкларына кайтып җиткәндә, әллә каян гына теге усал малай килеп чыкты һәм, кызның аркасына шапылдатып, бер тапкыр сугып та алды.
– Ки-ит!.. – диде Гөлбану, үз тавышын үзе танымыйча.
– Нәрсә?! – Малай, гайрәтләнеп, йодрыгын йомарлады.
– Кит, дим… Кит яхшылык белән.
Малай, куян эзеннән барып та аюга тап булган сунарчы кебек, бер мизгел аптырап калды. Аннары: «Китәрмен менә хәзер…» – дип, искәрмәстән генә Гөлбануның чәч толымыннан эләктереп алды…
Гаҗәп хәл! Бу юлы авыртуны сизмәде Гөлбану. Кинәт ачу белән кычкырып җибәрде дә малайның колагына ябышты. Өзеп алырга җыенгандай, чытырдатып тырнакларын батырды…
Ләкин бу элеккеге кебек кыйналудан куркып кычкыру түгел иде. Каяндыр бик тирәннән күтәрелгән тавыш, йөрәк тавышы иде. Шул кычкыру белән бергә баядан бирле бимазалап торган төер дә йотылган кебек булып каядыр югалды.
Малай бу көтелмәгән хәлдән аптыраудан бигрәк куркып калды. Тизрәк ычкынырга уйлаган иде, әмма котыла алмады.
– Ал-ла!.. Җибәр, дим… Авырттырасың ич… Җибәр диләр бит сиңа!..
Әмма Гөлбануның хәле малайны ишетү, аның сүзләрен аңлаудан узган иде инде. Ул, үз-үзен белешмичә, буш кулы белән чалт та чолт тегенең йөзенә чаба иде…
Тәмам шашып калган малай үзе разбой салды:
– Ал-ла!.. Кит, дим… Уф-ф… Нишлисең?.. Тилеме әллә син!.. Җибәр диләр ич…
Тыпырчына торгач, малаебыз ычкынды. Әмма Гөлбану тиз генә тынычлана алмады. Бөтен тәне бизгәк тоткан кебек дер-дер калтырый иде. Ишегалдына ул елый-елый кайтып керде.
Бу юлы аны әтисе каршы алды:
– Кем тиде?
Гөлбану тел тибрәтеп сүз әйтә алмады, үксү һаман да буа, һаман да тетрәтә иде әле аны.
– Нәрсә?.. Тагын теге малай кыйнадымыни?
Ахыр чиктә Гөлбану да җавап бирә алыр хәлгә килде. Үкси-үкси:
– Юк!.. Бу юлы үзен кыйнадым… – дип җавап кайтарды.
Асылхан яңадан сәфәр чыкты.
Бу юлы инде ул ярәшеп куелган яшь кәләше янына бара. Йөрәге күккә күтәрелергә җыенган кош сыман талпынып-талпынып куйса да, атын кумады. Ул белә: бу вакытта әле алар барысы да эштә. Печән өсте.
Бариәхмәтләрнең бөтен гаиләләре белән эш сөюләренә, җирне яратуына исе китә Асылханның. Бау ишүче еш кына: «Җир ул – аш савыты: ни салсаң, шуны ашарсың», – дияргә ярата.
Аргамак, колакларын уйнаткалап, гадәттәгечә җил-җил атлап алга элдерә. Көн буе кояшта кызган юл тузаны атның тоягы астыннан терекөмеш кебек булып як-якка чәчрәп кала. Алда кызыл телен салындырып, эт юырта. Әлсерәгән. Анда-монда кайгысы юк аның. Шулай да әле яңа гына серкәләнә башлаган арыш кырына җитәрәк, нидер сизенеп кинәт туктады, посып кына юл кырыена чыкты һәм үрә катып стойкага басты…
Читать дальше