Пётр Семёнович кебек кешеләр әнә, каһәр төшкән бу тормышны сүгеп, аннан зарланып кына калмыйча, аны яхшырту турында хыялланалар, ди. Бөтен гомерләрен шуңа, изелгән халыкны азат итү эшенә багышлаганнар, ди алар.
– Хәзер кимсетелүне, ачлык-ялангачлыкны үз җилкәсендә татыган кеше чын тормыш өчен, якты киләчәк өчен барган көрәштән читтә кала да алмый… Баш очыбызда гына шыксыз кара канатлары белән халыкның ак бәхетен, якты көнен томалап, ике башлы каракош асылынып тора. Шуны бөтереп алып, муенын борып ташламыйча торып, гади халык бәхетнең нәрсә икәнен белмәячәк… Башка юл юк хәзер…
Мондый кыю, шул ук вакытта хәтәр сүзләрне беренче тапкыр ишетәләр иде әле бу түбә астында. Камил киткәч, Сабирҗан белән Миңлегөл, хәзер генә ниндидер чиксез зур хакыйкатькә төшенгәндәй, сәерсенеп тынып калдылар.
Гөлбану да башка көннәрдәге кебек тиз генә йокыга китә алмады. Кочагында – курчагы. Тик менә Халидә үлгән… Югыйсә ул да Нурми абыйларына он илтергә барган әти-әнисенә иярер, курчагы белән Халидәне уйнатыр иде. Үлгәч булмый шул инде. Үлгән кешене җиргә күмәләр. Әнә авылдагы әбисе дә үлгән. Ә үзе: «Дәү булып үсеп кайт, көтәрмен…» – дип калган иде. Әбисе һәрвакыт диярлек каба төбендә утырыр иде. Эшеннән намаз укырга дип кенә бүленә иде. Андый вакытта ләм-мим сөйләшергә ярамый… Әбисе авыз эченнән догалар укып намазлык өстендә озак итеп утыра. Аннары кулына тәсбихен ала. Ә күгелҗем иреннәре Гөлбану өчен аңлаешсыз сүзләр пышылдый иде. Әйбәт, бик әйбәт иде аның әбисе. Ашагач әппәр итәргә өйрәтә торган иде. Хәзер юк шул ул. Бик тә яман икән ул үлем дигән нәрсә…
Кинәт Камил абыйсы күз алдына килде. Бая әйткән сүзләре искә төште. «Үлем йөри…» – ди. Балалар елаган, авырулар ыңгырашкан караңгы җирләргә бара, ди, үлем…
Әле дә ярый алар бу ишегалдына күчеп килделәр. Монда һәрвакытта да диярлек якты… Әнә олы өйнең тәрәзәләреннән төннең төн буе мул булып яктылык бөркелеп тора. Чөнки өй эчендә зур-зур куыклы берничә лампа яна. Кайвакытларда лапас эченә дә фонарь элеп куялар… Монда якты. Үлем монда килергә куркачак…
Шундый уйлар белән мавыгып, үзен үзе юата торгач, Гөлбану йокыга киткәнен сизмичә дә калды.
* * *
Әгәр дә бу тар тыкрыкта күршедә генә Низам исемле усал малай тормаса, Гөлбануның тормышы бу кадәр үк күңелсез, бу кадәр иләмсез булмас иде. Бигрәк яман инде. Гөлбануның урамга чыкканын көтеп кенә тора. Һич көн күрсәтми. Әллә каян гына килеп чыга да Гөлбануны өйгә куып кертә. Гөлбануга бары: «Ә-әни-и!.. Карале-е…» – дип чырылдап кычкырырга гына кала.
Беркөн Гөлбануның әнисе шул тирәдә иде. Миңлегөлнең:
– Аһ, олы тиле!.. Күсәк, тагын синмени әле… Әниеңә кереп әйтеп, хәзер колагыңны бордырыйм әле, – дигән тавышын ишетү белән, малай торып йөгерде.
Билгеле, малайның әнисе янына кереп йөрмәде Миңлегөл. Киресенчә, Гөлбануны җилтерәтеп капкадан алып керде дә тиргәргә тотынды:
– Чыгу белән, пычак кергәндәй, син чырылдыйсың. Йөрмә алайса… Өйдә генә утыр.
Гөлбануга, йодрыгы белән күзләрен сөрткәләп, акланырга гына калды:
– Мин гаеплемени, ул тия ич.
– Тия дип, сиңа авызыңны ачып торырга дигәнмени? Син дә карап торма, җавап кайтар. Икенче кагыла-нитә калса эләктер дә ал чәченнән…
– Чәче юк шул аның… – дип куйды Гөлбану.
– Чәче булмаса, колагыннан эләктер. Бер тапкыр катырак йолкысаң, кабат бәйләнмәс…
Гөлбану каешланып беткән түбәтәй кигән Низамның тырпаеп торган колакларын күз алдына китерде. «Чыннан да, колагыннан эләктерергә кирәк. Әнисе әйтмешли, кабат бәйләнмәслек булсын…»
Шунда ук урамга чыгып, теге усал малайны колагыннан сөйрәп йөрергә соң иде инде. Йокларга ятты. Төшендә дә шул Низамны күреп саташып бетте…
Имештер, усал малай гадәттәгечә сагалап тора. Гөлбану чыгу белән, аңарга ташлана… Ә ул кинәт кенә борыла да тегене колагыннан эләктереп ала… Тегесе әй елый, әй елый: бүтән тимәс идем дип, шүрәле кебек акыра да бакыра, ялына да ялвара, имеш. Гөлбану кызгана тегене, җибәрә. Хәзер инде Гөлбану элеккеге кебек койма буйларында кача-поса гына йөрми, янәсе. Юри урамның уртасыннан бара. Теге зобани күрсен, имеш. Ә усал малай хәзер аның күзенә чалынырга да курка.
Һай, бу төш дигән нәрсә! Чынбарлыкка аз гына булса да охшасын иде икән. Юк шул!..
Усал малай аны бер түгел, әллә ничә тапкыр тотып кисте инде. Хәзер әнисе дә якламый башлады. «Син җебегәнгә шул кирәк. Йөрмәссең авызыңны ачып…» – дип, Гөлбануның үзен тирги.
Ниһаять, әнисе өйрәткәнчә, бераз каршылык күрсәтеп карарга булды ул. Шундый ният белән урамга чыкты Гөлбану. Әмма малай күренмәде. Тар тыкрыкны үтеп, олы урамга җитте, ә малай һаман юк та юк.
Читать дальше