Өйгә керде. Почмактагы киштәдә торган сукыр лампаны алып кабызды. Тәрәзә пәрдәсен төшерде. Шулвакыт тавыш-тынсыз гына ишек ачылды. Аннан бая беренче булып койма аша сикергән кеше килеп керде. Шәһәрчә киенгән. Татар булып чыкты.
– Исәнме, агай-эне!.. – дип дәште ул Сабирҗанга. – Син мондамыни хәзер?
– Әйе… – диде Сабирҗан, бернәрсә дә төшенмичә. – Никтер төсмерләп бетерә алмыйм үзеңне…
– Гаҗәп тә түгел. Без бит синең белән бары бер генә тапкыр күрешкән идек. Теге вакытта, Садриларда… Хәтерләмисеңме? Соң, утын алып кереп, мичкә яккан идең ич…
– Ә-ә!.. Кайда соң ул хәзер?
– Садри турында сорыйсыңмы?
– Әйе.
– Сөргендә… Себергә озаттылар үзен.
– Нәрсә булган иде соң? Ни өчен шулай?..
– Чын кеше булганы өчен… Хәзер бит заманалары шундый. – Һәм шунда ук әйтәсе сүзен әйтеп бетерә алмаудан курыккан кеше сыман тезә дә башлады. – Менә нәрсә, туган! Исемем Камил минем. Үзем генә түгел мин. Иптәшем дә бар. Бик яхшы кеше ул. Әле баягынак кына коткардык үзен… Бүген үк, менә хәзер үк, аны тынычрак, куркынычсызрак җиргә озатырга кирәк. Безне көтеп торалар… Безне ишегалдындагылардан күреп калучы булмагандыр бит?
– Булган… – диде Сабирҗан.
Кунак сагайды:
– Кем күргән?
– Хуҗа үзе…
– Соң?
– Кисәтеп куйды…
– Нәрсә дип?
– Бүтән андый хәл кабатланмасын дип…
Кунакның йөзе күзгә күренеп үзгәрде:
– Ә хәзер кайда ул?
– Өенә кереп китте.
– Бәлки, өенә түгелдер?..
– Өенә. Кереп киткәнен үз күзем белән күреп калдым.
– Ал-ла-ай!.. – дип сузды үзен Камил дип таныткан кеше. – Менә нәрсә… Сиңа ышанам мин, иптәш… Әмма безгә монда калу бик хәтәр. Тиз генә урамны бер әйләнеп кер әле. Ул-бу күренмиме, шикләнерлек нәрсә юкмы? Сак куймаганнармы?.. Аннары мин үзем чыгып керермен…
Ата кешенең, «Ә бу курыкмасмы соң?» дигәндәй, бала ягына борылуын күргәч:
– Аның янында үзем торып торырмын, – диде. Һәм шунда ук, бик күптән белгән кебек, Гөлбануга дәште. – Нәрсә, үскәнем… Җәберләделәр дисеңме? Алар җәберләрләр, үскәнем. Ә син җылама… Үскән ич син.
– Курчагымны алдылар… – диде Гөлбану, һаман да иреннәрен турсайтып.
– Ә син җылама. Сер бирмә. Исемең ничек әле? Ничек, ничек?.. Ә-ә? Менә нәрсә, Гөлбану… Икенче килгәндә, мин сиңа менә дигән курчак алып килермен, яме?.. Анысын инде талый алмаслар…
– Килмисең син… – диде Гөлбану, ышанмыйча.
– Киләм! Менә әйткән иде диярсең, бик матур курчак алып килермен… Күзе йомыла торганны. Яме?..
Сабирҗан чыгып китте. Кунак абый, ярым ачык калган ишектән башын сузып, кемгәдер дәште:
– Әйдәгез, әйдә, Пётр Семёнович! Бәхеткә күрә, хуҗалар да таныш булып чыкты…
Ишектән тагын бер кеше керде. Монысын күргәч, Гөлбану шүрли төште. Картузы астыннан чем-кара озын чәчләре бүселеп чыгып тора. Җиткән сакал-мыегы да, зур күзләре дә чем-кара. Үзе чандыр, ак йөзле.
Ул, бүлмәгә үтсә дә, түргә узмады. Ишекне дә япмады. Әледән-әле өйалды ишеге ягына килеп, колак салып тыңлап алгалады.
Аннары, елмаеп, нәрсә өчендер Камилне шелтәләгәндәй итте:
– Харап итә яздыгыз бит, шайтан алгырлары!..
Камил сорап куйды:
– Ничек итеп?..
– Шундый хикмәт буласын жандармнар сизенгәннәр, ахрысы…
Тегесе тагын да гаҗәпләнә төште:
– Нилектән алай дисең әле, Пётр Семёнович?..
Сакал-мыек басканы, бик кызыклы мәзәк сөйләгән кебек итеп, тезеп китте:
– Минем янга «каретага» отделение хуҗасы ротмистр үзе менеп утырды. Карасам, пистолетын кора бу… «Монысы тагын нәрсәгә? – мин әйтәм. – Әллә качар дип уйлыйсызмы?..» «Юк», – ди бу. «Соң?..» «Әгәр дә мәгәр иптәшләрегез коткарырга теләп покушение ясасалар, өстән күрсәтмә бар», – ди бу. «Нинди күрсәтмә?» – дим. Күзен дә йоммый: «Атып үтерергә», – ди. Инде сез килеп, ыгы-зыгы кубу белән, иң элек кулындагы пистолетын бәреп төшердем. Менә ул… – Кара сакаллы абзый, чалбар кесәсеннән озын көпшәле наган чыгарып, Камилгә бирде. – Мә ал! Сезгә кирәгер бу нәмәстә…
Тегесе, пистолетның кай җирендер чикылдатып тарткалап караганнан соң, куен кесәсенә салып куйды.
Гөлбануның әтисе кайтып, урамда шикләнерлек ул-бу күренми, диде. Шулай да Камил дигәне үзе дә бер әйләнеп керде. Бары тик шуннан соң гына хуҗаларга кабат рәхмәтләр әйтеп саубуллаша башладылар.
* * *
…Камил абыйсы сүзендә торды, килде.
Кулында зур гына катыргы тартма иде аның.
– Исән-саулар гына торасызмы!.. – дип, күптәнге танышларына, якын туганнарына килгәндәй тотты да керде ул.
– Кил әле, үскәнем! – диде ул Гөлбануга. – Менә сиңа вәгъдә иткән курчак. Мә ал! Монысын инде беркемгә дә бирмә. Аларның битләре арттан юган. Җебеп торсаң, курчагыңны гына түгел, җиде кат тиреңне дә тунап алырлар, тартынмаслар…
Читать дальше