Гөлбану куануыннан нишләргә дә белмәде. Чын курчак иде бу. Өр-яңа. Аның бит әле мондый курчакны кулына да тотып караганы юк иде. Бары кибетләрнең пыяла тәрәзәсендә генә күргәне бар иде.
– Абыеңа рәхмәт әйттеңме соң әле? Бик зур рәхмәт, Камил абый, диген…
Гөлбану, әтисе әйткән сүзләрнең берсен дә төшереп калдырмыйча, кат-кат кабатлады:
– Рәхмәт, бик зур рәхмәт, Камил абый!
Шулвакыт ниндидер йомыш белән калага чыккан Миңлегөл кайтып керде. Әнисенең кәефе юк иде. Беренче тапкыр гына очрашуларына да карамастан, Камил белән дә коры гына исәнләште. Аннары иренең сораулы карашын тоеп, әйтте:
– Баягынак кына Нурми абыйны күрдем, – диде ул. – Кызлары – Халидәләре үлгән…
Гөлбануның елыйсылары килде. Кайчандыр Халидә белән уйнарга теләмичә, аны ялгызын гына бүлмәдә калдырып чыгып киткәләгән чакларын исенә төшерде. Үкенде. Чын-чынлап әрнеде.
– Котылган инде бичаракай, – диде әнисе. – Дәҗҗал мәлгунь җиле тиеп гарипләнгән булган… Монда әле дүрт саның төгәл булганда да бик таманга килә. Бичаракайның гомерсез буласы йөзенә чыккан иде. Игътибар иттеңме икән: күзләре шулкадәр моңсу иде аның… Хәерлегә булмый ул. Бер килсә килә бит ул. Хәмдия дә авырый, ди. Урын хастасына әверелгән…
Сабирҗан яхшылыкка изгелек белән җавап кайтару турында әйтеп, бер өч-дүрт кадаклап он төйнәп барып килергә кирәк булыр, диде.
– Һәйбәтләр иде. Күпме яшәп бер генә тапкыр да, ялгышлык белән генә дә тарсыну күрсәтмәделәр.
Тәрәзә каршында бүкәнгә утырган Камил дә сүзгә кушылды.
– Шулай инде, – диде ул гади гына итеп. – Үлем, гадәттә, тәрәзәләреннән мул булып яктылык бәреп торган зур-зур ташпулатлар янында түгел, ә кайдадыр чокыр-чакырларга урнашкан алачыклар, ачлыктан әрнеп елаган балалар, ыңгырашкан авырулар янындарак йөрүчән була…
Миңлегөл чәй куеп җибәрде. Чәй янында сүз иярә сүз китеп сөйләшә торгач, якташлар булып чыктылар. Камил дә Карагай ягыннан икән. Тик авылдан киткәненә җиде былтыр, ди инде. Аларны да туып үскән якларыннан нужа бабайның рәхимсез камчысы куалаган. Хәзерге вакытта тимер юлда эшли икән.
Кабат Садрины искә төшерделәр. Ил-көннең аек-акыллы кешеләреннән берсе, дип атады аны Камил.
Шулвакыт Сабирҗан да, кыюлана төшеп, сорау биреп куйды. Теге чакта Садриларда ниндидер бер кешегә хатыны белән бергә торырга, хәтта үзе теләгән калада яшәргә дә рөхсәт итмәүләре турында ишетеп калганлыгы турында әйтте ул. Аның ниндирәк кеше булуы белән кызыксынды.
Камил, ул әңгәмәне син дә ишеткән идеңмени дигәндәй, башта Сабирҗанга сәерсенеп, хәтта чак кына сынаган сыман итеп карап куйды. Аннары өйдәгеләрнең барысын да хәйранга калдырырлык сүзләр сөйли башлады. Аларны иң гаҗәпләндергәне: ул кешенең җирдә хосусый милек булмаган, сугышсыз, кеше тарафыннан кешене изү булмаган яңа җәмгыять төзү өчен аяусыз көрәшүче дворян булуы иде. Дворянның да ниндие әле, потомственные.
Хәзерге вакытта чит илдә, ди. Патшага, Рәсәйдәге стройга каршы газеталар чыгарып ята икән. Ул кешенең бертуган абыйсы да халык бәхете өчен көрәш юлында корбан булган, моннан унбиш еллар гына элек аны патша дар агачына астырган.
Өйдәгеләр үзара фикер уртаклашып алгандай иттеләр. Сүзгә хәтта Миңлегөл дә кушылды:
– Аларга тагын ни җитмәгән икән инде? Тамаклары тук, өсләре бөтен дигәндәй…
Сабирҗан да үз фикерен әйтте:
– Дөньяның бөкресен алай гына төзәтерсең, бар!
Сүз кискен борылыш ясап беркөн коткарган кешенең кем булуына күчте. Ул да ачка интегүче, иза чигүче халык өчен көрәшүче икән. Чит илгә качкан кешенең фикердәше, көрәштәше. Күпне күргән кеше, ди. Гаять укымышлы, белемле, бик башлы ди үзе. Туган җиребездә, туган туфрагыбызда яшәсәк тә, без татарларны килмешәк итәргә маташучы патша самодержавиесе түрәләренең, татарларны адәм рәтле эшкә алмаска, дигән иске, мәгънәсез, кыргый, әшәке һәм җирәнгеч хорафатка теше-тырнагы белән каршы чыккан кеше, ди. Барлык илләрнең дә, барлык милләтләрнең дә хезмәт ияләре бер туганнар, чөнки алар барысы да коллык дәрәҗәсенә җиткерелгән изелүчеләр, бер нужа арбасына җигелгән кешеләр, дип өйрәтүче икән. Ул бу турыда хәтта язып чыккан һәм шул язуны бөтен Рәсәй буенча тараткан кеше икән. Шулай халык яклы, хаклык яклы булган өчен аны, залим патшаның ихтыяры белән, авыр богаулар сөйрәтеп, шәфкатьсез казак камчылары белән кыйнап, сөргеннәргә сөргәннәр, төрмәләргә япканнар. Ә ул һаман кача… Андый кешене төрмә генә куркыта алмый. Андыйлар сынсалар сынарлар, әмма бөгелә белмиләр.
Бик хикмәтле нәрсәләр турында сөйләде Камил. Тормышны сүгеп кенә калмады, үзе дә патшага тел-теш тидереп алды.
Читать дальше