Марат Кәбиров - Бердәнбер һәм кабатланмас

Здесь есть возможность читать онлайн «Марат Кәбиров - Бердәнбер һәм кабатланмас» — ознакомительный отрывок электронной книги совершенно бесплатно, а после прочтения отрывка купить полную версию. В некоторых случаях можно слушать аудио, скачать через торрент в формате fb2 и присутствует краткое содержание. ISBN: , Жанр: russian_contemporary, tt. Описание произведения, (предисловие) а так же отзывы посетителей доступны на портале библиотеки ЛибКат.

Бердәнбер һәм кабатланмас: краткое содержание, описание и аннотация

Предлагаем к чтению аннотацию, описание, краткое содержание или предисловие (зависит от того, что написал сам автор книги «Бердәнбер һәм кабатланмас»). Если вы не нашли необходимую информацию о книге — напишите в комментариях, мы постараемся отыскать её.

Танылган язучы Марат Кәбировның реаль вакыйгаларга нигезләнгән бу әсәрендәге геройлар аяусыз сынау алдындакала. Дөньяның төрле почмакларында яшәүче кешеләрне кырыс хөкем көтә. Автор аларның катлаулы язмышларын, гадәттәгечә, коточкыч күренешләр аша сурәтли.

Бердәнбер һәм кабатланмас — читать онлайн ознакомительный отрывок

Ниже представлен текст книги, разбитый по страницам. Система сохранения места последней прочитанной страницы, позволяет с удобством читать онлайн бесплатно книгу «Бердәнбер һәм кабатланмас», без необходимости каждый раз заново искать на чём Вы остановились. Поставьте закладку, и сможете в любой момент перейти на страницу, на которой закончили чтение.

Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

– Фатыйма әби, сезнең өчен акча түләделәр инде, – диде ул, елмая биреп, – өченчекөн бирделәр. Хәзер сез бер тиен түләмичә тагын ярты ел яши алачаксыз.

Карчыкның буыннары йомшарды. Ул якындагы урындыкка көч-хәл белән барып утырды да, шаяртмыймы икән дигәндәй, комендантка төбәлде.

– Чынлап әйтәсеңме, балам?

– Чынлап әйтәм, әлбәттә. Шаяра торган нәрсәмени?

– Бәй… Ни бит әле… Кем түләде соң аны?

– Белмим, апа. Исемен әйтмәде.

– Ир кешеме, хатын-кызмы диюем…

– Ир кеше.

– Кем булыр икән?! Бернәрсә дә әйтмәдеме?

– Юк.

– Ниндирәк иде соң? Кыяфәте ниндирәк?

– Нинди дип… Ир кеше инде… Кырык яшьләр тирәсендә…

– Моңарчы күренгәне юк идеме?

Комендант иңнәрен генә сикертеп куйды.

– Радикка охшаган җире юк идеме?

– Радикка?! – дип көлемсерәде комендант. – Юк. Аңа тамчы да охшамаган.

Карчык урыныннан торды да дәшми-тынмый гына ишеккә таба атлады. Соңгы соравын юкка гына ычкындырды ул. Радикны комендант кешегә дә чутламый ич. Әнә бит ничек көлемсерәде. Әллә ничек, гарьлек булып китте. Оят. Берәр баласы-фәлән шаяртып йөрми микән дип уйлаганнан гына сораган иде югыйсә. Улларының инде тереләр арасында юклыгына күптән ышанса да, карчык бу юлы нәкъ шулар турында уйлады. Үле гәүдәләрен күрмәде ич, каберләрен белми. Ә бу тиклем күп акчаны үз балаңнан башка беркем дә күчермәс. Бурычын гына түләмәгән бит ул, киләсе ел өчен дә исәп-хисап ясап куйган. Утыз меңгә якын акча дигән сүз бу! Әйтергә генә ансат.

– Фатыйма, сиңа хат бар.

– Ә?

– Хат килгән сиңа.

– Кемнән?

– Адресын таный алмадым. Үзең укырсың әле.

Карчык хатны алды да, әйләндереп карый-карый, бүлмәсенә атлады. Аның фикерләре чуалган иде. Бәлки, чынлап та, берәр баласы исәндер. Акчаны ул күчергәндер, әлеге хатны да ул язгандыр. Бүлмәгә кергәч, тирә-якка күз салып торды да хатның почмагын ертты. Ләкин кинәт туктап калды. Аңа рәхәт иде. Шушы рәхәтлекне озаккарак сузарга теләде. Хатны ачар да бөтенләй көтелмәгән яман хәбәргә юлыгыр сыман тоелды. Шулай да кызыксыну тойгысы көчле иде.

– Радик! Улым!

Исерек улы аны ишетмәде. Карчык бер мизгелгә генә тынып калды да калтыранган куллары белән хатны ачарга тотынды. Ләкин хатка күз салу белән, ул моның үзе көткән изге нәрсә түгеллегенә төшенде. Кулдан язылмаган иде ул. Басма хәрефләр белән җыелган рәсми текст иде.

Фатыйма карчык кашларын җыера биреп укып чыкты да күзләрен челт-челт йомгалап алды. Башта анда язылганнарның нәрсә икәнен аңламый торды, аңлагач, ышана алмый азапланды. Хат Радик исеменә иде. Күңелен тибрәнергә мәҗбүр иткән юлларга ул тагын бер кабат күз йөгертте: «Сез, «Алтын башаклар» спиртлы эчемлекләр заводы үткәргән лоторея уенында катнашып, 100 мең сум акча оттыгыз».

Йөз мең! Моңа кадәр кулга тотып та караган акча түгел. Әле дә чын икәненә ышанасы килми. Ләкин менә ич, акка кара белән шулай дип язылган. Бүләкне алу өчен кайда килергә кирәклеге дә күрсәтелгән. Петербургка! Юл хакы, торак, ашау-эчү тулысынча завод исәбеннән түләнә, диелгән. Чын булса, бу шатланып туймаслык нәрсә инде дә, тик Фатыйма карчыкның күңелен көнләшүгә тартымрак тойгы кыздырып үтте. Чөнки ул гомере буена хәләл тирен түгеп эшләсә дә, бу кадәр акча күрә алмады, ә монда дөньясын оныткан бер эчкечегә… Хәер, юк… Күпсенергә кирәкмидер. Үз баласы ич.

Карчык янә йоклап яткан улына эндәште:

– Радик, балам!.. Тор әле!.. Уян әле!

Радик уянмады. Карчык уйга калды. Моның үзен генә җибәрергә ярамый инде, бөтен акчасын бетереп кайтыр. Кемне ияртергә соң?

* * *

Ново-Михайловка. Мәскәү өлкәсе

– Хуш, Михайл туган! Ходай ярдәм бирсен сиңа!

– Хушыгыз, туганнар!

Чиркәүне әйләндереп алган тимер капкадан чыкканда, ул тагын артына борылып карады. Кайчандыр күңеленә тынычлык биргән шушы урыннан китү аңа рәхәт түгел иде. Тик ул башкача монда да кала алмый. Җанында нәрсәдер үзгәрде, үзе тоткан юлның хаклыгына шикләнү көчәйде, мондагы тормышын тәмугка әйләндерде.

Чиркәү – изге урын. Ә Михаилның үткәне изгеләр арасында яшәрлек түгел иде. Ул дин тәгълиматларын өйрәнде, рухи туганнары белән дә яхшы мөнәсәбәттә булды, килүчеләр дә аны үз итеп тора иде. Кыскасы, монда барысы да әйбәт, барысы да изгелеккә корылган. Ләкин шушы изгелек аның җанын талады, көннәрен төн итте.

Урам чатына җиткәч, янә чиркәү гөмбәзенә күз салды да уңга борылды. Монда аны барысы да диярлек танып тора. Хәзер чиркәүдән генә түгел, ә шушы шәһәрчектән дә китәргә туры киләчәк инде. Берничә көнен монда үткәрер дә юлга кузгалыр. Чиркәүдән киткәч, яшәп торырга дип, бер бүлмәле фатир да белешеп куйды.

Читать дальше
Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Похожие книги на «Бердәнбер һәм кабатланмас»

Представляем Вашему вниманию похожие книги на «Бердәнбер һәм кабатланмас» списком для выбора. Мы отобрали схожую по названию и смыслу литературу в надежде предоставить читателям больше вариантов отыскать новые, интересные, ещё непрочитанные произведения.


Отзывы о книге «Бердәнбер һәм кабатланмас»

Обсуждение, отзывы о книге «Бердәнбер һәм кабатланмас» и просто собственные мнения читателей. Оставьте ваши комментарии, напишите, что Вы думаете о произведении, его смысле или главных героях. Укажите что конкретно понравилось, а что нет, и почему Вы так считаете.

x