– Сез безнең шәһәрдән түгел, ахры, – диде, елмаеп, һәм шундук диярлек сумкасын ачып, кирәк-яракларын көйләп куйды. – Әйдәгез, эшне башлыйк.
Михаил дәшми генә көзге каршындагы креслога барып утырды. Настя аның иңнәрен япма белән төрде дә эшкә кереште:
– Нинди причёска?
Михаил иңнәрен генә сикертте.
– Сез рокер-фәлән түгелдер бит?
Михаил баш селкеде.
– Чәчегезне озыннан җибәргәнгә генә әйтүем, – дип акланды хатын. – Телевизордан күрсәтәләр бит… Ничек кисәбез соң? Кыскартабызмы?
– Спортивный. Кыска.
– Дөрес, – дип елмайды хатын. – Җәй көне чәчне кыска йөртергә кирәк. Кояш күрсен.
Бераздан көлтә-көлтә чәчләр идәнгә төшә башлады.
– Безнең якка нинди җилләр белән соң?
– Командировка.
– Кунакханәдә урын юк идемени? Мондый җирдә кыйбаттыр ич?
Михаил иңнәрен генә сикертеп куйды.
– Командировкалы эш яхшы инде, – диде хатын ниндидер хыялыйлык белән. – Күп җирләрдә йөрисең, яңа кешеләр күрәсең. Минем менә шушы шәһәрчектән унбиш ел инде беркая да чыкканым юк.
Михаил дәшмәде.
Хатын тагы нәрсәдер сөйләп маташты да, клиентның сүзгә бик һәвәс түгеллеген аңлап, башкача дәшмәде. Бары тик эш беткәч кенә сорап куйды:
– Ничек, үзеңә ошыймы? Бөтенләй башка кеше булып калдың.
Михаил елмаеп баш какты. Аның үзенә ошый иде.
– Мулла…
– Нәрсә?
– Укыганда бер ахирәтем белән аларның авылына, татар авылына, кунакка кайткан идек. Аларның мулласы бар иде. Сине күргәч, шуны хәтерләдем. Яман булып ишетелсә, гафу ит.
Михаил елмайды. Әмма кинәт аның күзендә моңсулык пәйда булды.
– Кайсы авылга? – диде ул, үзе дә сизмәстән. – Кайсы авылга кайткан идегез?
– Исемен хәтерләмим инде хәзер. Казаннан ерак түгел иде ул.
Михаил дәшмәде.
Настя коралларын җыйды да акчасын алып чыгып китте.
Михаил һаман көзгегә карап утыруын белде.
– Мулла… – дип, моңсу елмаеп кабатлады ул үзалдына: – Мулла…
Хәзер ул чынлап та бөтенләй башка кешегә охшап калды. Үзенең болай үзгәрүенә сөенсә дә, күңеленнән генә бер сорауны тукыды: «Ә Анна нәрсә дияр икән? Танырмы ул мине?»
Һәм үзләренең күрешү мизгелен күз алдына китереп елмаеп куйды. Кинәт кенә муллага охшап киткән адәмне күргәч, Анна, әлбәттә, гаҗәпкә калачак инде. Танымый торачак, ә аннан соң, гадәтенчә, дөнья яңгыратып көлеп җибәрәчәк һәм кочаклап алачак. Сергей нишләр икән? Ике генә яшьлек бу теремек зат беркадәр ятсынып торыр инде. Аннан соң әнисенә охшатып шаркылдап көлеп җибәрер… Боларны күз алдына китерү рәхәт иде. Гомумән, шушы ике кеше турында уйлау Михаилга чиксез ләззәт бирә, хәтта чиркәү стеналары арасында томаланып яшәгәндә дә, хәтта гыйбадәт кылган чакларында да ул аларны күз алдына китерүдән тыела алмый иде. Баштагы мәлләрдә, азгынлык юлына тәгәрәп, гөнаһ җыюы өчен кыенсыныбрак йөрсә дә, соңыннан Анна белән таныштырган язмышына рәхмәт укып туя алмады ул. Әле дә Анна бар аның тормышында. Әле дә Сергей бар. Әлбәттә, аларның бәйләнеше хакында бу шәһәрчектә санаулы гына кеше белә. Ләкин тиздән, бик тиздән, бер гаилә булып, кешечә яши башларлар. Һәм Сергей да аңа кайдандыр пәйда булган ниндидер әйбәт абый итеп кенә карамас…
Михаил янә көзгегә бакты. Юк ла инде, муллага охшап тормый ул. Хәзер бизнесменнар шушындыйрак чәч йөртә. Тагын әллә кемнәр…
Ул телефонын алып Аннаның номерын җыйды:
– Хәлләрең ничек, кадерлем?!
– Яхшы, – дип елмайды хатын. Михаил аның елмаюын күргән сыман булды. – Менә җыенып беттек инде. Син кайчанрак килә аласың? Монда бер хат китерделәр. Синең исемгә.
– Нинди хат? Ничек минем исемгә?
– Белмим, Миша. Ачмадым. Үзең килгәч карарсың дидем…
– Тукта әле… Ничек ул хатны сиңа бирергә тиешләр? Үзең уйлап кара әле…
– Мин дә сәерсендем шул.
– Кем бирде соң аны?
– Бер ир кеше инде. Мин аны әллә синең берәр якын кешеңме дип уйладым әле. Синнән хат алып килгән икән дисәм, үзеңә адресланган. Адрес дип инде, исем-фамилияң генә язылган.
– Нинди ир кеше?
– Гади бер ир инде. Кырык яшьләр тирәсендә. Матур гына. Кара күзлек кигән, киеме дә карадан иде бугай. Әйе, кара куртка, джинсы чалбар. Җәйге эсседә нигә кара куртка киде микән дип уйлап та куйдым әле… Уртача буйлы. Шундый танышың бармы?
Михаил бер мизгелгә тынып калды. Нәрсәдер эзләгәндәй, бүлмә буйлап карашларын йөртеп алды. Һәм кинәт тәрәзәгә күзе төште. Юк, моның булуы мөмкин түгел. Ләкин күзләре аны алдамый иде.
– Кыска итеп алдырылган чәчләрен алга тараган, кара футболка, кара куртка, зәңгәрсу джинсы кигән, ә аякларында… Аякларында… Хәзер әйтәм…
Читать дальше