1 ...6 7 8 10 11 12 ...36 Бу төшне ул нәрсәгә юрарга да белмәде. Хәер, ник юрап торасы инде аны, абзарында буаз сыеры ята ич. Керергә дә карарга кирәк. Сыер бозаулау – авыл кешесе өчен изге нәрсә. Кышкы салкын төн уртасында, тәрәз шакып, «Сыерыгыз бозаулады!» дигән тавышка уянып китеп тә чыгып караганы бар Хәмитнең. Сыерлары чынлап та бозаулаган, әгәр чыгып карамасалар, бозаулары катып үләсе иде. Хәер, мондый чаклар еш була инде һәм бер аның белән генә дә түгел. Шуңа да сыер бозаулау хакындагы мондый хәбәрләргә күнегеп беткән авыл халкы аны гадәттән тыш хәл итеп түгел, ә табигый нәрсә итеп күрә.
Тәмәкесен сүндереп ташлады да Хәмит абзарга керде. Утны яндырып җибәрүгә елмаеп тәмәке көйрәтеп торган сыерны күрер төсле тоелып, тәне эсселе-суыклы булып киткән иде, әмма алай булмады. Сыер акрын гына күшәп ята иде. Хуҗасын күрүгә, ул назлы мөгрәп куйды да күшәвен дәвам итте. Хәмит аңа бертын карап торды, аннан соң янына ук килеп муен астын сыпырып иркәләде дә исән-имин котылуын теләп чыгып китте. Сыер күзләрен мөлдерәтеп аның артыннан карап калды.
Хайванның хәлен белеп чыкканда, Хәмитнең күңеле әйтеп бетергесез наз, бөтен җан иясенә булган чиксез мәхәббәт белән тулган иде. Бу дөньяга туачак яңа җан иясе кем карынында ятуына да карамастан күңелне иркәли, тормышка якты күз белән карарга, аны яратырга мәҗбүр итә.
Хәмит янә тәмәке кабызды.
Һавадагы йолдызларга карап торды. Авыл өстендә ниндидер һәлакәт, ләгънәт эленеп тора, дип сөйлиләр… Йолдызлар якты яна, баш очында ләгънәткә охшаш нәрсә күренми иде. Бер генә томан заты да, болыт әсәре дә юк. Һавадан якты нур гына тарала.
Кинәт абзар ягыннан ниндидер ыңгырашуга охшаш аваз ишетелгәндәй булды. Хәмит бер мәлгә катып калды. Тавыш кабатланмады. Ул инде өйгә керергә дип ишек тоткасына үрелгән иде. Тагын нидер ишетелгәндәй булды. Бу юлы пышылдап сөйләшүгә тартым. Ул янә бераз тыңлап торды. Өйгә керү теләге сүрелгән иде инде. Сыер бозаулап ятмасын. Болай иртәнгә кадәр түзәрлек сыман тоела иде дә тоелуын. Хайван хәлен белеп буламыни, әйтергә теле юк бит. Хәмит кабат абзар ягына юнәлде. Һәм шунда кинәт абайлап алды, тавыш бит абзар эченнән түгел, ә тыкрык яклап абзар артыннан ишетелә иде. Тыкрык буенда берәр исереге йоклап китте микән әллә? Хәмит шул якка атлады.
Атлаган саен тавыш якыная барды, ул инде мышнау-ыңгырашу авазларын аермачык ишетә башлады һәм нәрсә булыр бу дип баш ватты. Берәр нәрсә урлап маташалармы? Төн уртасында бурлар гына йөрергә мөмкин инде. Ләкин авазларның берсе хатын-кыз тавышы икәнен һәм аның көчәнеп нидер күтәрүгә тамчы да охшамаганын тойгач тукталып калды. Алар Хәмитләрнең абзар почмагындагы салам эскерте артында иде.
Эшнең нидәлеген аңлагач, Хәмит елмаеп куйды һәм кире борылып абзар эченә керде дә эскерткә чыга торган капканы аз гына ачып, аларның кем икәнен чамаларга теләп күзәтә башлады.
Иң кызыгы үткән иде, ахры. Алар башкача ыңгырашмадылар. Ир, ай нурында к… битләрен ялтыратып бер-ике генә ялкау хәрәкәт ясады да тынып калды. Бераздан тезенә басып чалбарын күтәреп куйды. Хатын аның кулына ябышты.
– Ашыкма…– дип пышылдады ул, – миңа җитмәде.
Ир аның кулын тупас кына читкә этәрде:
– Китәргә кирәк.
Хатын үпкәләгән булып иркәләнде:
– Китмә инде…
Тик бу сүзләренең тәэсире юклыгын күргәч, читтә генә торган шешәне капшап алды да борыныннан гына күтәреп уртлап куйды.
– Һу, б… – Кул аркасы белән авызын сөртеп, иргә борылды: – Ә син чын ир кеше, Нәсим.
Ир инде торып баскан иде.
– Мин Нәсим түгел, – диде ул тупас кына. – Кая, берәр йотым калдымы?
– Ә син кем соң?
– Нинди аерма?! Кая?
– Монда бетте. Эчеп бетергәнбез. Түгелгән. Ха-ха-ха!..
– Сау бул.
– Мине озатмыйсыңмыни?!
– Нәрсә?!
– Ха-ха-ха!.. Эшләде дә китте… Ә миңа җитмәде…
Ир инде аны тыңлап маташмады. Ул, тавыш-тынсыз гына атларга тырышып, киртә аша чыкты да күрше урамга юнәлде. Ул исерек түгел иде. Хәмит атлап йөрешеннән аның кемлеген танып алды.
– Иди ты на… – дип сүгенде хатын һәм шешә борыныннан тагын уртлап куйды: – Ирләрнең юне бетте хәзер. Ни туда, ни сюда… Ә миңа җитмәде. Җитмәде… – Һәм ул саламга туңкаеп еларга тотынды.
Хәмит иргә ачулы иде. Хатын-кызны шул хәлгә җиткереп исерт тә кемнеңдер абзар артында ташлап кит, имеш. Ләкин ачуы озакка бармады, аны бүтән тойгы алыштырды. Хәмит «ач» иде. Хатыны янына күптән инде якын барганы юк. Ярамый. Ә бу хатынның ай нурында алтынсу төскә кереп балкыган шәрә очалары ымсындыргыч иде. Хәтта аның исереклеге дә, бернинди кануннарны санламыйча, «Ә миңа җитмәде…» дип, үзе үк сорап торулары да канны аерым бер дулкында кайнарга мәҗбүр итә иде.
Читать дальше