Марат Кәбиров - Бердәнбер һәм кабатланмас

Здесь есть возможность читать онлайн «Марат Кәбиров - Бердәнбер һәм кабатланмас» — ознакомительный отрывок электронной книги совершенно бесплатно, а после прочтения отрывка купить полную версию. В некоторых случаях можно слушать аудио, скачать через торрент в формате fb2 и присутствует краткое содержание. ISBN: , Жанр: russian_contemporary, tt. Описание произведения, (предисловие) а так же отзывы посетителей доступны на портале библиотеки ЛибКат.

Бердәнбер һәм кабатланмас: краткое содержание, описание и аннотация

Предлагаем к чтению аннотацию, описание, краткое содержание или предисловие (зависит от того, что написал сам автор книги «Бердәнбер һәм кабатланмас»). Если вы не нашли необходимую информацию о книге — напишите в комментариях, мы постараемся отыскать её.

Танылган язучы Марат Кәбировның реаль вакыйгаларга нигезләнгән бу әсәрендәге геройлар аяусыз сынау алдындакала. Дөньяның төрле почмакларында яшәүче кешеләрне кырыс хөкем көтә. Автор аларның катлаулы язмышларын, гадәттәгечә, коточкыч күренешләр аша сурәтли.

Бердәнбер һәм кабатланмас — читать онлайн ознакомительный отрывок

Ниже представлен текст книги, разбитый по страницам. Система сохранения места последней прочитанной страницы, позволяет с удобством читать онлайн бесплатно книгу «Бердәнбер һәм кабатланмас», без необходимости каждый раз заново искать на чём Вы остановились. Поставьте закладку, и сможете в любой момент перейти на страницу, на которой закончили чтение.

Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

– Ләкин менә бу акчаны сез бирдегез, – диде карчык, теге меңлекне кесәсеннән алып. – Сез миңа мең сум хәер бирдегез.

– Гафу итегез, апа… Мин сезне кимсетергә теләмәгән идем…

– Бу кимсетү түгел. Ләкин мин сезнең якыннарыгыз рухына дога кылырга теләр идем.

– Минем якыннарым юк.

– Әти-әниең бардыр бит?

– Мин детдомныкы.

– Ләкин сез…

– Гафу итегез, апа… – Ир, ашыгып, тукталыш янындагы җиңел машинага кереп утырды, карчык шул якка таба бер-ике адым атлаганчы, машина китеп тә барды. Бары тик аның магнитофоныннан агылган җыр гына колак төбендә яңгырап калды:

Кайтырсыз әле бер, кайтырсыз барыбер,
Таш булмаса әгәр җаныгыз…

Ничек кенә уйлап карасаң да, бу кеше начар ният белән йөрүче түгел иде инде. Хәзер моңа шик калмады. Һәрхәлдә, карчык артыннан күзәтүе хәер акчасына кызыгудан түгел. Ләкин ни өчен соң? Ник күзәтә ул? Ник шулкадәр акча тоттырып китте?

Фатыйма карчык тулай торак ишеге төбенә җиткәнче шушы сорауга җавап эзләде.

Комендант бүлмәсенең ишеге ачык иде. Карчык, аның күзенә чалынмаска тырышып, ашыгып үтеп китте. Вахтёр карт белән дә баш кагып кына исәнләште. «Хәзер үк төшереп бирермен, Алла боерса, – дип уйлады ул, баскычтан күтәрелгәндә, – аз булса да кими торыр».

Бүлмәгә керү белән, сасы искә борынын җыерып куйды. Алан-йолан каранып түргә узды да шкаф шүрлегендәге иске китапларына үрелде. Радик йоклый иде. Йоклый… Тагы ләх исергән инде ул… Акчалары шушында гына булырга тиеш иде. Радикның китапка кагыла торган гадәте юк. Бөтен кесәләреңне, табак-савытны, хәтта аяк киемеңнең олтырагына кадәр тентесә дә, китапка якын килми ул. Якын килми торган иде. Әмма бүген Фатыйма карчык акчасын тапмады. Кичә алган пенсия дә, җыеп-җыеп килгән өч меңгә якын акча да юкка чыккан иде. Үз күзләренә үзе ышанмыйча, карчык китапларны янә бер актарып чыкты. Аннан соң караватта пошкырып яткан улына карады. Аны тукмап ташлыйсы, бәреп үтерәсе килде. Башкайларын өзеп алсаң да аз инде бу бәндәнең… Ләкин ул теш арасыннан гына «кабахәт!» дип пышылдады да хәлсезләнеп утыргычка ауды. Күз алдыннан әллә нинди куркыныч күренешләр үткән сыман булды. Бераз тынычлангач, кесәләрендәге тиеннәрне өстәлгә бушатты да күз кырые белән улына карый-карый чутлый башлады. Ваклары йөз сиксән сумга якын җыелган, Ходайның рәхмәте! Һәм теге мең тәңкә. Тагын бу мәлгуньгә эләгеп әрәм булганчы, комендантка төшереп бирергә кирәк.

Фатыйма карчык тагын бер тапкыр китапларын актарып карады да комендант бүлмәсенә төшеп китте. Бүгенге керемнән күңеле булса да, җыеп килгән акчасының юкка чыгуына үкенә иде ул. Их, никләргә генә алу белән төшереп бирмәде икән? Соң, улының ышанычсыз, юньсез икәнен белеп тора лабаса! Үзе гаепле инде…

– Фатыйма, бая әйтергә онытканмын… – дип каршылады аны вахтёр карт, – сиңа бит хат бар иде.

Карчык бөтен булмышы белән комендант янында иде, шуңа аның сүзен игътибарсыз калдырып узып китте дә комендант бүлмәсенә килеп кергәч кенә дертләп куйды. Хат! «Сиңа хат бар!» Моннан бик күп еллар элек ул хат көтә иде. Авыл урамыннан узган почтальонның көн саен юлына аркылы төшә:

– Хат юкмы, кызым?

– Юк шул, апа.

– Бүген дә юкмы, кызым?

– Юк шул…

– Ник берсе дә берәр сүз генә булса да язып салмый икән соң?

Почтальон үткәнен күрмичәрәк калса, аның өеннән урарга да иренми торган иде. Хәтта кайбер вакытларда аңа балалары хат язадыр, бары тик шушы почтальон кыз гына аны тапшырырга онытадыр яки юри тапшырмый йөртәдер сыман тоела иде. Шул сәбәпле почтальоннар белән талашып беткән чаклары да булгалады.

Тора-бара өмете өзелде. Уллары инде исән түгелдер дип уйлады карчык, исән булсалар, кайтып күренмәгән хәлдә дә, берәр хәбәр җибәрерләр иде. Болай яшәргә йөрәкләре җитмәс, исән түгелләрдер. Төпчеге алай интектермәде. Армиядән дә хат язып торды. Өйләнеп Казанда яшәгәндә дә кайтып хәлен белделәр, килене атнага бер шылтыратып хәл сорашты, айга бер булса да хат язды. Килене искиткеч иде дә бит аның. Эх, кадерен белмәде шул юньсез малай. Килене киткәч, хат язучы да, хәлен белүче дә калмады. Карчык үзе дә элеккедәй өтәләнеп хат көтмәде. Кемнән көтсен инде?!

Әле менә вахтёр картның сүзе аңына барып җиткәч, күңеле тибрәнеп куйды. Хат! Кемнән булырга мөмкин? Балаларыннан дисәң? Юктыр… Юк…

– Балам, менә бер өлешен биреп куйыйм әле, калганын азрак хәлләнгәч төшерермен, – дип, комендантка акча сузды.

Ләкин тегесе акчаны алырга ашыкмады. Серле елмаеп кына куйды. Карчыкның коты очты. Әллә куып чыгарырга җыеналар микән?

Читать дальше
Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Похожие книги на «Бердәнбер һәм кабатланмас»

Представляем Вашему вниманию похожие книги на «Бердәнбер һәм кабатланмас» списком для выбора. Мы отобрали схожую по названию и смыслу литературу в надежде предоставить читателям больше вариантов отыскать новые, интересные, ещё непрочитанные произведения.


Отзывы о книге «Бердәнбер һәм кабатланмас»

Обсуждение, отзывы о книге «Бердәнбер һәм кабатланмас» и просто собственные мнения читателей. Оставьте ваши комментарии, напишите, что Вы думаете о произведении, его смысле или главных героях. Укажите что конкретно понравилось, а что нет, и почему Вы так считаете.

x