Берүзе генә яшәсә, хәер сорашкан акчасы тулысы белән җитеп барыр иде дә бит. Ашарына да, кияренә дә, тулай торактагы бүлмәсенә түләргә дә… Җитәр иде!
Әмма Радик юньсез бар шул. Аңа җиткереп булмый… Шуның аркасында бурычтан баш чыкмый. Тулай торак өчен дә ел буе түләнмәгән бит. Комендант инде күргән саен, куып чыгарам, дип куркыта. Соңгы көннәрдә никтер дәшми әле.
Карчык меңлекне кесәсенә тыкты да тукталышка атлады. Бүгенгә җитеп торыр. Кулга эре акча эләккәндә, бурычларны түләп куярга кирәк. Кичә пенсия дә биргәннәр иде. Иш янына куш булыр. Югыйсә бүлмә бурычы гына да егерме меңгә җиткән. Ничек түләп бетермәк кирәк.
Трамвайда кеше күп түгел иде. Карчык ишек төбендәге буш урынга кереп утырды. Трамвайда йөрергә яратмый ул. Ләкин маршрут таксиларына акча күп китә. Теләсәң-теләмәсәң дә, трамвай кала. Монда инде яратам-яратмыйм дип тора алмыйсың.
Алайга китсә, ул шәһәр тормышын да бик өнәп бетерми. Авылда яшәп картайган кеше өчен түгел инде бу Казан. Һавасына кадәр икенче. Монда килүенең бердәнбер сәбәбе Радикны кеше итеп булмасмы дигән теләк иде. Соңгы елларда төпчеге бигрәк нык эчә башлады шул. Шул шайтан суына алданып бөтен дөньясын онытты. Хатыны түзде-түзде дә ике баласын ияртеп чыгып китте. Аны да гаепләп булмый инде. Болай да аз газапланмады килене, нинди генә врачларга йөртмәде. Усаллык белән дә, изгелек белән дә ипкә кертә алмагач, китәргә мәҗбүр булгандыр. Аннан соң, иреннән бер рәхмәт тә ишетмәде бит бахырың. Күз төбенең күгәрмәгән чагы булмады. Соң, шулкадәр мәсхәрәгә түзеп яшәргә. Алма кебек хатын-кыз бит ул. Балаларын да үстерергә кирәк. Юк, берничек тә гаепләми ул киленен. Хәзер Чаллыга күчеп киткән, кияүгә чыккан дип ишетте. Ярый, бәхетле булсын.
Хатыны киткәч, улын авылга алып кайткан иде. Бер атна түзде Радик. Эчмәде. Эшкә дә чыкмады чыгуын, тик монысы вак нәрсә иде. Авылда да хәзер аракының кимен куймыйлар, кеше арасына чыкса тагын эчә башлар дип, Фатыйма карчык үзе дә ашыктырмады. Ә беркөнне малае авылда яшәргә теләмәвен әйтте дә салды.
– Шәһәргә китеп эшкә урнашам, – диде ул, – монда бик үз итеп торган кеше дә юк. Акчасы да ташка үлчим генә.
Әлбәттә, авылда да менә дигән итеп дөнья көтүчеләр бар иде. Ишеп малын асрыйлар, итен-сөтен сатып тормыш итәләр. Шәхси трактор, йөк машинасы тоталар. Җиңел автомобильләр турында сөйлисе дә түгел инде. Фатыйма карчык бу хакта әйтеп караган иде дә, малае ипкә килмәде:
– Юк, әни… Казан Казан инде ул. Өйрәнгән җир.
Фатыйма карчык Радикны күргән фаҗигаләреннән сабак алгандыр дип уйлаган иде. Гаиләңне, балаларыңны югалту уен эш түгел. Бик сиздерергә теләмәсә дә, эченнән генә ут булып янадыр. Казанга китеп, хатыны белән мөнәсәбәтләрен көйләп җибәрергә дә нияте бардыр, бәлки. Эчүеннән туктаса, алама малай түгел лә ул. Эчми башласа, хатыны да карышып тормас, яңадан ярашып яши башларлар. Шулай уйлады карчык һәм улының теләгенә артык карышып маташмады. Ләкин улы гына ияләшкән җиренә кабат килү белән өйрәнгән шөгыленә тотынды. Һәм карчык, улымны эзгә керталмаммы дигән исәп белән, үзе Казанга күченеп килде. Эчүен генә ташлатырга кирәк иде. Эчүен ташласа…
Им-томчылары да, башкасы да калмады, кодировать итеп тә, дәвалап та карадылар… Булмады. Ахыр чиктә карчык менә шулай хәер сорашып җан асрарга мәҗбүр ителде. Ул акчаны да әле Радик йә урлап алды, йә талап дигәндәй… Кыскасы, дошманыңа күрсәтмәсен инде.
Трамвай туктады. Фатыйма карчык урамга күз салды да бер мизгелгә генә катып калды, ләкин шундук һушына килеп ишеккә ташланды. Тукталыш янындагы тәрәзәгә капланган кешене ул шундук таныды. Бу ул иде. Абына-сөртенә атлап, киоск янына килеп басты да сулышын җыеп торды.
– Рәхмәт! – Кара күн курткалы ир сдачаларны кесәсенә тыкты да китәргә борылды.
– Пастуй, сынок!
– Ә-ә-ә, сез дә мондамыни?! – дип елмайды ир.
Карчык аның югалып, һичьюгы, аптырап калуын көткән иде. Ләкин ир тынычлыгын югалтмагач, үзенең фикере таркалып китте. Нәрсә дип әйтергә соң әле?
– Балам, син ник мине күзәтәсең ул? – Фатыйма карчыкның тавышы шаян да, шелтәле дә иде. Һәм ул, тел ачкычы биргән өчен Ходайга күңеленнән генә рәхмәт әйтеп дәвам итте: – Күзең төшмәгәндер бит?
Карчык аның елмаеп, хәтта көлеп җибәрүенә өмет иткән иде. Ләкин ир җитдилеген җуймады:
– Мин сезне күзәтмим, әбекәй. – Ир бернинди дә тупас сүз әйтмәде, йөзен дә чытмады, әмма аның кыяфәтендәме, тавышындамы ниндидер канәгатьсезлек бар иде. – Сез кем беләндер бутыйсыз.
Карчык икеләнеп калды. Ирнең тавышы үлгән кешене үгетли алырлык иде.
Читать дальше