Гүзәл Яхина - Зөләйха күзләрен ача / Зулейха открывает глаза

Здесь есть возможность читать онлайн «Гүзәл Яхина - Зөләйха күзләрен ача / Зулейха открывает глаза» — ознакомительный отрывок электронной книги совершенно бесплатно, а после прочтения отрывка купить полную версию. В некоторых случаях можно слушать аудио, скачать через торрент в формате fb2 и присутствует краткое содержание. ISBN: , Жанр: russian_contemporary, foreign_contemporary, tt. Описание произведения, (предисловие) а так же отзывы посетителей доступны на портале библиотеки ЛибКат.

Зөләйха күзләрен ача / Зулейха открывает глаза: краткое содержание, описание и аннотация

Предлагаем к чтению аннотацию, описание, краткое содержание или предисловие (зависит от того, что написал сам автор книги «Зөләйха күзләрен ача / Зулейха открывает глаза»). Если вы не нашли необходимую информацию о книге — напишите в комментариях, мы постараемся отыскать её.

Бу әсәрнең авторы Гүзәл Яхина Казан шәһәрендә туып үсә, чит телләр факультетын тәмамлый, Мәскәү кино мәктәбенең сценарийлар язу факультетында укый. Әсәрләре «Нева», «Сибирские огни», «Октябрь» журналларында дөнья күрә.
«Зөләйха күзләрен ача» романындагы вакыйгалар 1930 елның кышында бер татар авылында башланып китә. Урта хәлле гаиләдә яшәүче авыл хатыны Зөләйханы йөзләгән башка күченеп китүчеләр белән бергә товар вагонында Себергә сөрәләр.
Ярлы крестьяннар һәм Ленинград зыялылары, мөселманнар һәм христианнар, мәҗүсиләр һәм дәһриләр, руслар, татарлар, немецлар, чувашлар – барысы да, көн саен тайгадан һәм рәхимсез дәүләттән үзләренең яшәүгә хокукларын сорап ялвара-ялвара, Ангара ярларында очраша.
Бу әсәр барлык күчеп китәргә мәҗбүр ителгәннәргә һәм «кулак» дип сөрелгәннәргә багышлана.

Зөләйха күзләрен ача / Зулейха открывает глаза — читать онлайн ознакомительный отрывок

Ниже представлен текст книги, разбитый по страницам. Система сохранения места последней прочитанной страницы, позволяет с удобством читать онлайн бесплатно книгу «Зөләйха күзләрен ача / Зулейха открывает глаза», без необходимости каждый раз заново искать на чём Вы остановились. Поставьте закладку, и сможете в любой момент перейти на страницу, на которой закончили чтение.

Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

– Әйдә, кайтыйк инде, Мортаза, тагын буран күтәрелә бит.

Калын утын бәйләмен бау белән чорнавын дәвам иткән ире дәшми. Соңгы бәйләм әзер булуга, агачлар арасыннан бүре кебек сузып-сузып һәм явызланып буран улый башлады.

Мортаза йон бияләе белән бүрәнәләргә төртеп күрсәтте:

– Әүвәл боларны чанага илтеп салабыз.

Киселгән дүрт бүрәнәнең һәрберсе Зөләйхадан да озынрак. Мортаза тамагын кырып куйды һәм иң юан бүрәнәнең бер башын җирдән күтәреп алды. Зөләйхага икенче башы калды. Тиз генә күтәрә алмады ул, юан һәм бирчәйгән агачка җайлашып, озак маташты.

– Тиз бул! – дип, түземсезләнеп кычкырды Мортаза. – Хатын!

Ниһаять, булдырды Зөләйха. Бүрәнәне ике кулы белән кочаклап, әле генә киселгән, озын, очлы йомычкалар белән ыржаеп торган агачның алсу-ак үзәгенә күкрәге белән сыланып, көчкә күтәреп алды.

Чанага таба киттеләр. Әкрен генә баралар. Куллары калтырый. «Ычкындырып җибәрмәсәм генә ярый инде. Ходаем, ярдәм ит, ычкындыра күрмим! Аякка килеп төшсә, гомерлек гарип булып каласың». Эссе булып китте – аркасы, корсагы буйлап кайнар тир ага. «Күкрәк астына яшереп бәйләнгән алма кагы үтәли җеби – тозланып бетә инде. Анысы куркыныч түгел, тик бүген үк илтеп бирәсе иде…»

Сандугач, ялкау гына тыпырчынып, шул ук урында тора. Быел бүреләр аз, сөбханалла, шуңа күрә Мортаза атын берүзен озаклап калдырырга курыкмый.

Бүрәнәне чанага илтеп салгач, Зөләйха бүрәнә янәшәсенә хәлсезләнеп барып ятты. Бияләйләрен салып, муеныннан яулыгын чишеп җибәрде. Сулыш алу авыр, әйтерсең лә авылның бер башыннан икенчесенә кадәр туктаусыз йөгереп үткән.

Мортаза, бер сүз дә әйтмичә, калган бүрәнәләргә таба кире китте. Зөләйха, чанадан шуып төшеп, аның артыннан атлады. Калган бүрәнәләрне дә чанага китереп салдылар. Аннары – юан ботаклар бәйләмнәрен, соңыннан – нечкә ботак бәйләмнәрен.

Утыннарны чанага урнаштырып бетергәндә, урман инде кышкы куе эңгер-меңгергә чумды. Яңа гына киселгән каен төбендә бары тик Зөләйханың кәрзине генә калган иде.

– Чыбык-чабыкны үзең алып килерсең, – диде Мортаза коры гына, утыннарны ныгытып бәйли башлады.

Җил котыра, алар салган эзләрне күмеп китеп, кар болытларын төрле якка очыра башлады. Зөләйха, бияләйләрен күкрәгенә кысып тоткан килеш, инде күренер-күренмәс сукмактан урман караңгылыгына йөгерде.

Таныш агач төбенә барып җиткәнче, чыбык-чабык тутырылган кәрзинне кар күмеп киткән иде инде. Зөләйха куактан бер ботак сындырып алды, аның белән карга төртә-төртә, шул тирәне әйләнеп чыкты. Әгәр тапмаса, нык эләгәчәк үзенә. Мортаза ачуланыр да тынар, ә менә Убырлы карчык туйганчы эт итәчәк; зәһәрен чәчеп, әлеге кәрзинне үзе үлгәнче исенә төшереп кирәген бирәчәк.

Менә ич, табылды бит, Аллага шөкер! Утыра мине көтеп! Зөләйха авыр кәрзинне көрт астыннан көчкә сөйрәп чыгарды. Җиңел сулап куйды. Тизрәк китәргә кирәк. Кай якка китәргә соң әле? Зөләйханы һәм тирә-юньне тирәләп, рәхимсез буран котыра. Зөләйханы урап, чолгап алган ак карның ак агымы һавага бер күтәрелә, бер төшә. Коточкыч зур соры капчык сыман болытлар чыршыларның тырпаеп торган очлы башлары арасында эленеп калды. Агачлар караңгылыкка төренде, шәүләләр кебек бер-беренә охшап калды.

Сукмак юкка чыкты.

– Мортаза! – дип кычкырып җибәрде Зөләйха, авызына кар тулды. – Мортаза-а-а!

Аңа, җырлап, сызгырып, чәрелдәп, буран гына җавап бирде.

Тән хәлсезләнеп, аяклар йомшарып китте, әйтерсең лә алар да кардан ясалган. Зөләйха, бер кулы белән кәрзинне, икенче кулы белән толып якасын тотып, җилгә аркасын куеп, агач төбенә килеп утырды. Моннан китәргә ярамый, адашуы ихтимал. Шул урында көтү яхшырак. Мортаза аны урманда ташлап калдырмасмы? Убырлы әй шатланыр иде… Ходаем, күпме көч куеп тапкан алма кагы нишли инде? Бер дә юкка тырышты булып чыгамы?..

– Мортаза-а-а!

Кар болыт эченнән колакчын бүрек кигән зур кара сын килеп чыкты. Хатынының җиңеннән ныклап эләктереп, Мортаза аны буран аша үз артыннан алып китте.

Чанага утырырга рөхсәт итмәде – утын күп, атның тартыр көче җитмәячәк. Җәяүләп киттеләр: Мортаза, Сандугачны йөгәненнән тотып, – алдан, ә Зөләйха, аякларын көчкә атлап, чана артына тотына-тотына, эзенә басып бара. Киез итекләренә кар тулды. Салып кагарга көч юк. «Әлегә атлап өлгерергә кирәк, адымнарын дөрес ясарга: әле уң аяк, әле сул аяк, әле уң аяк, әле сул аяк… Йә инде, Зөләйха, җебегән тавык, атла, атла, әйдә. Үзең беләсең: чанадан аерылып артта калсаң – бетәчәксең. Мортаза сизми дә калачак. Урманда катып үләчәксең.

Читать дальше
Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Похожие книги на «Зөләйха күзләрен ача / Зулейха открывает глаза»

Представляем Вашему вниманию похожие книги на «Зөләйха күзләрен ача / Зулейха открывает глаза» списком для выбора. Мы отобрали схожую по названию и смыслу литературу в надежде предоставить читателям больше вариантов отыскать новые, интересные, ещё непрочитанные произведения.


Отзывы о книге «Зөләйха күзләрен ача / Зулейха открывает глаза»

Обсуждение, отзывы о книге «Зөләйха күзләрен ача / Зулейха открывает глаза» и просто собственные мнения читателей. Оставьте ваши комментарии, напишите, что Вы думаете о произведении, его смысле или главных героях. Укажите что конкретно понравилось, а что нет, и почему Вы так считаете.

x