– Шаштың мәллә, хатын? Буранда ялангач кем йөри?
– Мин әнинең төнге чүлмәген генә чыгарып түктем. Йөгереп кердем…
– Ярты кыш буе тагын чирләп ятасың киләме? Бөтен өй эшен миңа тагып…
– Син нәрсә инде, Мортаза! Мин бит туңмадым. Кара менә! – Зөләйха, терсәкләрен биленә нык итеп кысып (култык астында алма кагы бит), кып-кызыл учларын сузып күрсәтте. Эчке күлмәк астыннан төргәк күренеп тормый микән? Күлмәк карда чыланып, тәнгә ябышып тора.
Ярый әле, Мортаза аңа карамыйча гына ачулана. Читкә төкереп куйды да кырылган шома башын тырпайган учы белән сыйпап алды, тузгыган сакалын сыпырды.
– Ашарга бир, хатын. Ишегалдын себергәч җыенып куй, утынга барабыз.
Зөләйха, «ярар» дигәндәй, башын иеп алды да чаршау артына кереп китте.
Булды бит, әй! Булды! Теләгәнемә ирештем! Әй Зөләйха, әй җебегән тавык! Менә ул минем табышым: нык төрелеп, бер-беренә ябышып беткән ике кисәк – искиткеч тәмле алма кагы. Бүген үк илтеп бирә алырмы икән? Бу байлыкны кайда яшереп тотарга? Өйдә калдырырга ярамый: алар өйдә булмаганда, Убырлы бөтен әйберне актарып бетерә. Үзе белән йөртергә туры киләчәк инде. Куркыныч, әлбәттә. Бүген Ходай аның ягында кебек, эшләр уңарга тиеш.
Зөләйха алма кагын, озын тастымалга ныклап төреп, бил тирәли чорнап, бәйләп куйды. Өстеннән эчке күлмәге белән каплады. Тагын бер күлмәк, шараварын (киң балаклы чалбар) киеп куйды. Чәчләрен үреп алгач, яулыгын бәйләде.
Сәке башындагы тәрәзә тышында ярымкараңгылык сыеклана башлады, сүрән кыш иртәсенең зәгыйфь яктысы белән кушылды. Зөләйха тәрәзә пәрдәләрен ачып куйды – караңгыда эшләгәнче, болай яхшырак. Мичнең бер почмагында торган керосин лампасы хатын-кыз ягына да бераз кыйгач яктылык җибәрә, әмма сакчыл Мортаза филтәне шундый итеп кысып куйган, ут яктысы бөтенләй күренми диярлек. Берни түгел: Зөләйха бит бөтен эшне хәтта күзләре бәйләнгән килеш тә эшли ала.
* * *
Яңа көн туды.
Иртәнге буран төш алдыннан тынып калды, аязып киткән күк йөзеннән кояш карады. Утынга кузгалдылар.
Зөләйха, чана очында Мортазага аркасы белән утырган килеш, акрын-акрын ерагая барган Юлбаш йортларына карап бара. Яшел, сары, куе зәңгәрсу булып күренгән бу өйләр кар көртләре астыннан матур гөмбәләр булып күренәләр. Морҗа авызыннан өскә ыргылган төтеннәр күк зәңгәрлегендә эреп югала. Чана табаннары астында кар тәмләп шыгырдый. Салкыннан дәртләнеп киткән Сандугач вакыт-вакыт пошкырып, ялын чайкап ала. Зөләйха астына җәелгән иске сарык тиресе аңа җылы биреп тора. Корсак өстендәге яшерен хәзинә шулай ук җылыта. Бүген үк, бары тик бүген илтеп биреп булса иде…
Куллары һәм аркасы сызлый башлады: төнлә кар ишеп-ишеп яуды бит. Зөләйха, шушы кар көртләрен көрәк белән умырып-умырып алып, киң юллар ачты: болдырдан – зур амбарга, кечесенә, бәдрәфкә, кышкы абзарга, арттагы ишегалдына. Мондый җәфалы эштән соң салмак кына тирбәлеп барган чанада изрәп бару нинди рәхәт: җайлап кына утырасың, таныш ис аңкып торган толыпка чумып төренәсең, иягеңне күкрәгеңә куясың да күзләреңне йомып йокыга китәсең…
– Хатын, уян, килеп җиттек.
Чананы биек-биек агачлар урап алган. Кар мендәре чыршы төпләрен каплаган, наратларның тузгак башларына, җәенке ябалдашларына менеп яткан. Хатын-кыз чәчедәй нечкә һәм озын каен ботакларын бәс сарган, юан-юан буй өемнәр булып көртләр тезелешеп киткән. Тирә-юньдә шактый чакрымнарга тынлык таралган.
Мортаза, кардан батмыйча шуып барыр өчен, үреп ясалган табан-чаңгысын киез итекләренә бәйләп куйды. Чанадан сикереп төште дә аркасына мылтыгын асты, билбавына зур балтасын кыстырды. Терәк-таякларын кулына алып, борылып та карамыйча, ныклы һәм ышанычлы адымнар белән куе чытырманлыкка сукмак салды. Ә Зөләйха аның артыннан атлады.
Юлбаш янындагы бу урман бик матур, бай да әле. Җәй көне авыл халкын эре каен җиләге, татлы һәм бөртекләнеп торган кура җиләге, ә көзен тәмле исле гөмбәләр белән тукландыра. Кыргый җәнлекләр дә байтак. Урман куеныннан татлы сулы чишмә чыга. Аның үтә күренмәле саф суында елгыр балыклар һәм салмак хәрәкәтле кыслалар йөзеп йөри. Яз җиткәч, аның дулап аккан көчле агымы кар сулары һәм ләм белән болгана. Күп төбәкне биләп алган ачлык елларында бары тик алар гына – урман һәм чишмә елгасы гына саклап калды халыкны. Ходай ярдәме белән дә, әлбәттә.
Бүген Мортаза эчкәрәк керде, урман юлының ахырына кадәр диярлек барып җитте. Бу юл әүвәл заманнарда ук салынган һәм урман аланына кадәр илтә. Аннан соң тугызлап кәкре нарат белән камалган Кырый аланга килеп терәлә дә шунда өзелә. Аннары юл юк. Сирәк урман бетә – куе карурман, ауган агачлар баскан чытырман, кыргый җәнлекләр, урман ияләре, төрле җен-пәриләр оясы башлана. Сөңгегә охшаган очлы башлы йөзьяшәр кара чыршылар куелыгыннан атлар да үтеп китә алмый. Ә ачык төстәге агачлар – җирән наратлар, кара таплы ак каеннар, соры имәннәр – анда бөтенләй очрамый.
Читать дальше