Хисам Камалов
Каһәр роман
Динә Әхәтовна иң элек эш турында белешергә тотынды.
– Альфредның кәефе ничек? – Ул бик дикъкать белән шәфкать туташы Таняның йөзенә төбәлде.
Таня көрәнсу битле, төз борынлы, бантик иренле, коңгырт күзле кыз иде. Һәр ир-атның карашы иярә аңарга. Ләкин Таняның тыйнак йөзе, хәрәкәтләре, бераз төксерәк мимикасы ул карашларга бик тиз чик куя, өметләрен сузмаска кисәтә кебек иде.
– Кулында һаман китап… – диде Таня, ничек дип әйтергә белмичә.
– Синең белән сөйләштеме?
– Юк.
– Ә син сүз куертып маташасыңмы инде? Горурлыгыма көч килер дип курыктың, ә? Әх, горурлык, безне бәхеттән мәхрүм итә торган нәрсә…
– Кешегә көчләп ничек тагылырга мөмкин, Динә Әхәтовна? Ул үзе дә бик горур зат бит! Әгәр «агрессиямне» сизсә, миннән тәмам йөз чөерер.
– Ничектер аңа якын килү җаен табарга иде. Күңеленә керергә иде, ә? Таня, моңа бары синең генә әгъваң җитәр.
– Ул эш көчләп эшләнми, үзегез дә беләсез.
– Син аны сөйләшүгә тарт, укыган китаплары турында сораш, кызыксын. Нинди китап ярата икән ул?
– Завхоз Ваня абый аша Сорочидан алдыра, диләр.
– Алайса, бик кызыклы китаплардыр инде?
– Ул миңа бераз читләткән төсле карый. Уңайсызлана да шикелле. Без аның «секретларын» белгәнгә ачуы килә, ахрысы. Үзенең начар хәлдә калуын күргән шаһитларны кеше яратмый. Табигый…
– Нишләргә инде, ә? – дип, Динә Әхәтовна тәрәзәгә таба башын борды да тынып калды. Ул уйлана иде. Матур төз маңгаенда, чүмечкә алган суда нечкә дулкыннар барлыкка килгән төсле, җыерчыклар пәйда булды. Ханымның мөлаем йөзе җитдиләнде, анда читен хәлдән чыга алмаудан гаҗизлек төсмере шәйләнә иде.
Тәрәзәдән каршы яктагы госпиталь һәм аның бакчасы күренә. Бакчада – яралылар. Кайсылары – кәстилдән, кайсыларының сыңар кулы юк, кайсыларының иякләре башына ак бинт белән бәйләнгән – болары «челюстник»лар, теш казналары яраланган кешеләр. Мең тугыз йөз кырык алтынчы елның көзе җитүгә карамастан, сугышта яраланганнар бик күп әле. Һаман төзәлеп бетә алмыйлар. Каты яра алганнар шул. Әмма кайберләренең ярасы гомергә төзәлмәс. Алар еллар буе госпитальләрдә, больницаларда ятачак. Әйе, сугыш бар адәм балаларын яралап бетерде. Сугышта булганнарын да, булмаганнарын да! Нишләмәк кирәк, без врачларның эше дәвалау да дәвалау инде. Әйтерсең адәм балалары яралану һәм дәвалану өчен генә дөньяга килә.
Моннан ай ярым чамасы элек шул госпитальдән лейтенант Альфред Бачуринны ГИДУВка күчерделәр. Динә Әхәтовна аңа операция ясады. Таня ассистентлык итте. Альфредның ярасы нечкә җирдә иде. Бу – инде икенче операция. Динә Әхәтовна аңа сигез ай элек, госпитальгә барып, беренче операция ясаган иде. Өметләндерә торган нәтиҗәләр беленде. Шуңа күрә Альфредны бирегә, Динә Әхәтовна карамагына күчерделәр. Моңа гаҗәпләнеп тә булмый. Альфредның әтисе – генерал, Германиядәге безнең гаскәрләр башлыгы. Өлкә комитетына гына шылтырата. Генералның хатыны – врач-терапевт, беренче операция ясалганчы ук, Динә белән элемтәгә керде. Хат аша да, телефон белән дә. Яшереп торасы юк, Динәгә посылка белән бик күп әйберләр җибәрде алар. Динә баш тартып карады, әмма генерал аның авызын тиз япты: без андагы хәлне беләбез, зинһар, тыйнак булып маташмагыз, диде. Яхшы врачка бүләк бирү – элеккедән калган халык гадәте, аның бернинди мораль дә, политик та гаебе юк, янәсе. Беренче операция өмет уятырлык билгеләр күрсәткәч, генерал аңа контейнер белән үк әйберләр җибәрде. Берничә зур-зур ковёр, көзгеләр… Альфред аларга сөенечле хат язгандыр, мөгаен. Терелүгә барам, дигәндер. Ләкин егет үзенең сиземләүләрендә, өметләнүләрендә алданмады микән? Динә Әхәтовна курка калды, үз кулларына үзе ышанмаган халәттә нык борчуга төште. Операцияләре көткән нәтиҗәне бирмәсә нишләр ул? Оятын ничек күтәрер? Бу бүләкләр аны тәмам кыен хәлгә куйды. Мондый нәрсәләрне күрмәгән, хуплауларга өйрәнмәгән ич ул. Телефон аша бик нык карышып та маташты, әмма генералның үз сүзе сүз иде. Беркөнне Динә Әхәтовна исеменә язу килде. Станциядә сезгә контейнер бар, тизрәк алуыгыз сорала, диелгән иде анда. Шулай итеп, Динә Әхәтовна ике ут арасында калды. Ничек аңардан баш тартасың?.. Бүтән берәү булса, моны шулай тиеш дип кабул итәр иде, әмма Динә Әхәтовна курыкты. Альфредка тагын берничә операция ясалырга тиеш иде әле. Ул операцияләр рәтле булып чыкмаса, ул аларга ни йөз белән күренер? Кыскасы, бер бәлагә әйләнде бу бүләкләр. Җанны кимереп, бимазалап тора башлады. Хәзер инде аңа ничек тә Альфредны сәламәтләндерерлек, нормаль кеше итәрлек операцияләр ясарга кирәк иде. Ә бит ул, шундый зур бүләкләр бирмәсәләр дә, операция уңышлы чыксын өчен, бар көчен куя иде. Хәзер исә әллә ничегрәк. Операция, гомумән, дәвалауда арттырып җибәрү бар эшне харап итә. Биредә артык тырышлык еш кына уңыш китерми, киресенчә, кире нәтиҗә бирә… Менә ул нәрсәдән курка… Динә уйларының җебен теше белән өзгән кебек итеп бүленде дә Таняга таба борылды.
Читать дальше