– Альфред сиңа ошыймы? Кеше буларак дим? – Аның йөзенә кызыклы сөйләшүгә ишарәли торган нурлар тибеп чыкты.
– Сәер, нигә шулай сорыйсыз? – Таняның каратут йөзендә шулай ук кызыксынучан төсмер чагылып китте.
– Ә син сорауга җавап бир.
– Белмим, ничектер уйлаганым булмады.
– Яшермә, ул синең уйларыңа күп мәртәбәләр кереп чыкты, – дип, Динә елмаеп куйды. Таня да бераз кызарып киткән төсле булды да көләргә үк кереште.
Динә дә аңа кушылды. Үзенең гөманы дөрескә чыгуына күңеле булды аның.
– Син Альфред белән шаяра башларга тиешсең, – дип, көлүен дәвам итте Динә. Бу хакта көлеп сөйләшү килешеп тә бетми, әмма һәр шаян сүздә бер чын мәгънә була бит. Таня сүз сөрешен аңлар, бик сизгер күңелле кыз ул.
– Тычканмы, мәчеме? – дип, Таня да һаман көлде. Ләкин үзен очсызлый торган көлү түгел бу. Кайбер кызлар, үзләренең күңел ишекләреннән тиз үтеп булганын белгерткәндәй, көчәнүсез генә көлә торган була. Әрсез егетләр бу ишарәне бик тиз аңлап ала. Таняның көлүендә күңел ишекләренең ябык икәне һәм үтеп булмаслык чытырманлыклар шәйләнә. Егетләр бик сизгер, алар Таняга елыша алмый, чигенергә туры киләчәген алдан ук чамалый.
– Әллә уйныйсың килмиме? – диде Динә, җитдиләнеп. – Синең борчуларыңны аңлыйм, әти-әниеңнең язмышы һаман билгесез. Ә сиңа Елгавага кайтырга рөхсәт итмиләр әле. Ләкин, Таня, әз генә сабыр итик, мин кайбер начальниклар белән сөйләштем. Латвиядә хәзер хәлләр катлаулы икән. Көтәргә куштылар… Ә безгә иң элек Альфредны аякка бастырырга кирәк. Аның әти-әнисе хәлне аңлый. Мин синең хакта яздым аларга, телефоннан сөйләшеп торабыз. Хуплыйлар, үз кызыбыз кебек булыр, диләр, бары Альфред кына ошатсын, дип, авыз суларын корыталар. Альфредның кылын тартып карадым, син аның күңеленә кергәнсең шикелле. Син, Таня, теләсә нинди таш йөрәкне эретә ала торган…
– Фу, мактаганны яратмыйм. Мактау – ялганлау ул, французча «комплимент» – ялганлау дигән сүз, – дип, Таня Динәнең сүзен бүлдерде.
– Ә күпләр ялганны ярата, – диде Динә. – Юк, мин ялганламыйм, Таня, сиңа чынын әйтәм.
– Нигә әйтәсез, менә хәзер шик төште…
– Синең тормышыңны җайламакчы булам, Таня, калганын теләсә ничек аңла, – дип, Динә җитдиләнеп калды.
– Тычканмы, мәчеме, дидегез бит, – диде Таня, көлеп. Аның Динә сүзләренә тамчы да каршы килмәве күренә иде.
– Әйе, уен зарури синең ише кызга! «Серкәләнү» кирәк. Ә уйнамыйча «серкәләнеп» булмый. Һәр чәчәк серкәләнергә ашыга…
– Сез философ та икән! – Таня тагын тыенкы гына көлеп алды.
– Альфредның холык-фигыле болай ипле булырга охшаган… – Динә үз фикерен ныгытырга тели иде.
– Юк, биредә белеп булмый аны, чын холык-фигыль гаиләдә генә беленә, диләр бит… – Таня эшлекле һәм кызысынучан сөйли иде.
– Чамаларга була инде, – диде Динә. – Гаиләдә бердәнбер малай, варис…
– Бер булганга шыр булган, диләр.
– Альфредны алай дип әйтә алмыйсың, юк!
– Ул минем кайдан, кемнәр баласы икәнемне белсә, үзе үк йөз чөерер. Әтисе дә шулай кушар. Алар политиканнардыр, мөгаен.
– Син катлауландырма, Таня. Ул мәсьәлә алга килеп басса, үзем рәтләрмен.
– Барча нәрсә дә политика бит хәзер. Беләсез. Ир белән хатын арасында – политика, хәтта ятакларында да шул ук нәрсә! Баш җитәрлек кенә түгел.
– Әнә үзең дә аңлыйсың икән. Әйбәт. Адәм баласыннан нәрсә таләп ителә? Шул шартларга җайлашу таләп ителә. Телисеңме, теләмисеңме, шартларны атлап узып булмый. Без генә түгел, беркем дә уза алмый, Таня! Минемчә, Альфред белән борчак пешерә алсаң, ким-хур булмассың…
– Кем белгән аны, алдагы язмыш – суга сәнәк белән язган.
– Алай димә, Таня, читкә чәчелмә! Туктале, әллә берәрсе үзеңә кармак салдымы? Ә? Җим бик тәмлеме әллә? Юк, мин болай, хатын-кыз буларак кына кызыксынам. – Ул кызга сынап карап торды.
– Күлгә кармак салмый тормыйлар инде, Динә Әхәтовна, – диде Таня һәм тамак төбе белән генә кет-кет көлеп алды.
– Мин әйткәнне тыңла, Таня. Минем сиңа яхшылык кына теләгәнемне аңлыйсыңдыр… – Динә җитдиләнеп китте. Ул чын күңеленнән яхшылык эшлисе килеп тырыша иде.
Таня бусын инде яхшы белә һәм шуңа күрә күңеленнән Динә әйткәннәрне ничек тормышка ашырырга дип, хисләре үлчәвенә бер салып, бер алып карый. Җаен, чамасын табарга итә. Альфредның генерал улы икәнен белгәч, ул башта сузылган нәфес хисләрен таяклап дигәндәй кире үз урынына куып җибәрде һәм шуның белән үзендә читләшү иммунитеты эшләп чыгаргандай булды. Ул хисләр кысрыклавына кабат колак салмаска, әйләнеп кайтмаска дип фикер төйнәде. Белә ул андый югары дәрәҗәдәге кешеләрне. Әз генә башка төрле политика да аларны бик куркыта. Чөнки шул политиканы башка нәрсәдән өстен куеп, бары политикача яши алганга күрә генә, алар югары дәрәҗәгә ирешкән. Политиканың тылсымлы көче белән шул югарылыкта торалар. Бер карыш читкә тайпылырга кан калтырыйлар, чөнки чак кына, бер генә адым кырыйга авыштыңмы – беттең, упкынга төшәсең дә югаласың… Шуңа аларның кешечә тормышлары да юк. Колларча буйсынып, гел шул нәрсәгә генә бирелеп яшәргә мәҗбүрләр. Аның каравы алар матди яктан яхшы тәэмин ителә. Алар һәр төштә өстен… Адәм баласын, гадәттә, әнә шул ягы кызыксындыра. Таня хәзер кемне үз, кемне үги итүләрен бик яхшы белә. Үзе татып, үзе кичереп…
Читать дальше