Таняның гыйффәтле кыз булуы мәсьәләне катлауландыра, билгеле. Әмма Динәнең моңа һич тә ышанасы килми. Таня үзенең бәясен, абруен күтәрү өчен генә шулай әйтә торгандыр. Әллә таныйсы килмиме? Андый хатын-кызлар да була бит. Әллә ничә ир-ат кочагында булган, ә үзен һаман кыз кеше дип йөри. Юк, Таня андый булмас, чөнки медицина кешесе бу мәсьәләне артык катлауландырмый. Физиологик, табигый күренеш итеп карый. Аңа артык зур әһәмият бирми, аңардан һич тә фаҗига ясамый инде. Юк, бу әхлаксызлык түгел, йөгәнсезлек дип тә әйтеп булмый моны. Бу – бары кеше табигатен аңлау һәм ул күренешне табигатьчә бәяләү генә. Артык та түгел, ким дә түгел.
– Эдуард белән синең арада берни дә булмадымыни? – дип, уңайсыз булса да, сорарга кыйды Динә. – Сөйләгәннәр иде…
– Шул Лиза Маркова чакты инде, көнләшеп…
– Эдуардның бик ертлач икәнен яхшы беләм… – диде Динә һәм уйлап куйды: Эдуард үзенең хезмәте өчен бәхилләтү көткәндер, билгеле. Ул бернәрсәне дә бушка эшли торган адәм түгел. Ә Таня ни белән түләсен? Хатын-кызның әлеге дә баягы шул тән инде, аның тагын нинди байлыгы булсын.
– Мин ничектер алай сизми идем. Ул миңа квартира мәсьәләсендә булышты… – Таня сүзен тагын әйтеп бетермәде.
Динә теге уен кабат дәвам итте: Эдуард – тиярен дә, тимәсен дә ала торган, иртәгәгә калдырмый торган кеше. Миннән дә алды ул, Лизадан да… Лизаның Танядан көнләшүе табигый.
Алар ярым караңгы тротуардан бераз сүзсез генә атлады. Аннары, трамвай юлын аркылы кисеп чыгып, аска таба төшеп киттеләр.
– Син бер карчыкта фатирда яши идең, әйе бит? Ул карчык үлде. Бүлмәне сиңа калдыру буенча Эдуард чабып йөрде. Шулай бит? Обкомда аның танышлары күп шул.
– Мине аның сөяркәсе дип сүз тараттылар. Кайбер кешеләр бер-берсенә яра салудан рәхәт таба бит, Динә Әхәтовна, – дип, Таня акланган сыман әйтеп куйды.
Таня, дөресен әйткәндә, Динәнең сүзләрен бераз шаяру кебек кабул иткән һәм аңа ышанмаган иде. Ничек инде, Динә Әхәтовна сүзенә карап, заочный кәләшкә дип әйбер-кара җибәрсеннәр. Шултикле беркатлы, китапча кешеләрнең булуы мөмкин түгел. Дөрес, Альфредның ярасы бик җитди. Ата-анасына да бер генә малай. Генерал үзе зур урында эшли, әнисе – шулай ук абруйлы врач. Ире генерал булгач, аның хатыны да барыбер капитан дәрәҗәсеннән дә ким йөрми инде. Гәрчә үзе хәрби булмаса да. Ирнең абруе хатынының да дәрәҗәсен бермә-бер күтәрә. Бу – бик билгеле хәл. Хатын-кызларда «йолдыз»га омтылу чире юкка түгел. Хатыннар ирләре белән мактана, алардагы дәрәҗәнең яртысын үзләренә ала, үзләренеке дип белә һәм шуңа ышанып яши. Хатын-кыз – бик сәер халык ул…
– Менә ачылмаган-тимәгән, шәхсән сиңа тәгаенләнгән, – дип, Динә Әхәтовна, караңгы бүлмәдән зур гына ике картон тартма чыгарып, аның алдына куйды. Таня исе китеп карап катты: чынмы бу, әллә ул төш күрәме? Төш дияр идең, Динә Әхәтовнаның тавышы бик ачык булып ишетелә.
– Ничек инде, белмәгән-күрмәгән кешегәме? Шаярту болай булмый, Динә Әхәтовна.
Таня өстәл янындагы урындыкка барып утырды. Динә иреннәрен кысты, аның инде ачуы килә башлаган төсле иде. Әмма ул – ачуын эчендә җиңә ала торган хатын. Юк, ачуланмаган икән, менә ханым матур, тактага яза торган акбурдай ак тешләрен күрсәтеп елмаеп куйды. Хәлне ерактан башлап сөйләп, аңлатып бирергә кирәк иде. Динәнең әти-әниләре Альфредныкылар белән электән үк таныш. Арча кырындагы хәрби шәһәрчектә яшәгәннәр. Динәнең әтисе – хәрби, әнисе – шулай ук врач. Динә үзе Альфредны малай чакта бер-ике мәртәбә генә күреп калган. Аны әтисенең Мәскәүдә яши торган югары чиндагы бабалары үзләрендә тәрбияләгән. Сугыш алдыннан гына Альфредның әти-әнисе дә каядыр күчерелгән. Мәскәүдәге бабалары исә каһәргә юлыккан. Ул елларда бик күп хәрбиләрне кулга алдылар шул. Ә Альфредның әнисе бездәге Тарковскийларга чыбык очы тиешле икән.
– Бердәнбер малайлары хәл эчендә, үзең дә күреп торасың. Әти-әнисе моны яхшы аңлый һәм бернәрсәләрен дә кызганмый. Уллары белән чагыштырганда, бу чүпрәк-чапрак нәрсә инде?! – диде Динә Әхәтовна, ачыргаланып.
Таня хәзер аңлады инде: югарыдан Динә Әхәтовнага бик ныклап бурыч йөкләтелгән. Альфред Бачуринны ничек тә терелтергә, аякка бастырырга! Нинди генә әмәл белән булса да! Обкомнан ук әйттеләр микәнни? Шулай сизелә. Генералның анда да танышлары бардыр, ахрысы. Булмаса, Мәскәү аша эш йөртәдер. Казанга Мәскәү боерыгы күктән атылган яшен кебек тәэсир көченә ия. Казанда Мәскәүнең бер әмере дә үтәлмичә калмый. Казан ул күндәм, таш яуса да, авыз-борыныннан кан акса да, боерыкны барыбер үтәп чыга. Шулай итеп, Таня мәсьәләнең җитди икәнлегенә тәмам төшенде. Димәк, шундый катгый бурыч куелган. Ничек инде аңа каршы киләсең? Мин-минлегең, горурлыгың белән ничек санашып торасың?
Читать дальше