– Менә, барысы да сиңа, әйдә, ач, кара, үлчә, – диде Динә Әхәтовна, елмаеп. – Мин ботканы пешердем, әмма ашатуы кыен…
Ул, мул күкрәкләре өстенә учын куеп, көлгәндәй итте. Динә Танядан үзен аңлавын һәм кире какмавын сорый төсле иде. Таняның башында һаман бер уй болгана: димәк, Тарковскийга өстән басым ясаганнар, Тарковский исә – сектор мөдиренә, сектор мөдире – Динә Әхәтовнага, Динә Әхәтовна үз чиратында – аңа. Бәлки, Таняга бәхет шулай кул сузадыр? Бәхетне сайлап алып булмый, диләр бит. Кешегә яман һәм әйбәт хәлләр үз чираты белән килә. Адәм баласы шуларның барысын да тигез күтәрергә тиеш. Начарын да, яхшысын да. Шул хәлләр аны сыный, имеш. Начар хәлләрне дә сыкранмыйча, шыңшымыйча үзең күтәрсәң, сеңдерсәң, гафил калмыйсың, имеш. Барыбер бәхетең сиңа бер елмая, ди.
Таня шундый юк-бар нәрсәләргә дә әһәмият итә һәм ышана иде. Моның мәгънәсез бер эш икәнен аңласа да, шул нәрсәләр иркенә бирелә. Тартмаларны ачтылар. Анда ефәк тә вискоза иде. Елык-елык итеп торалар. Болар – билгеле, Таняга бик тансык, кирәкле нәрсәләр. Ул комбинацияләр, ул үтә күренмәле оеклар дисеңме – бездә боларның берсе дә юк. Төшеңә дә керми торган әйберләр.
– Син, Таня, бер дә аптырама, алар моны акча түләп алган дисеңме? – диде Динә. – Анда, байлар ташлап киткән кибетләрдә, моның ише ганимәтләр тулып ята, ди. Вагонлап ал, имеш. Шуның өчен, күңелең тыныч булсын, бер дә борчылма. Альфредны караган, тәрбияләгән өчен бүләк бу. Миңа да җибәрделәр. Һич икеләнмичә кабул иттем. Врач-сестраларга бүләк бирүнең бернинди хилафлыгы юк аның. Электән килгән бер йола гына…
– Шулай да бүләкләр бик күп бит, мин аклый алырмынмы соң? – диде Таня, вискоза комбинацияне баш аркылы кия-кия.
– Борчылма, барысы да әйбәт булыр. Минем киңәшне генә салып таптама…
Динә кызның шоколад төсле матур йомры иңнәреннән карашын шудырып узды. «Таняда теләсә нинди бирешмәс йөрәкне эретеп, үзенә кол итә торган гәүдә-сын икән ич… Их, миндә булса иде ул шундый яшь, җәлеп итә торган гүзәллек!»
– Сез Альфредка беренче кичне үк бирелергә кушасыз, Динә Әхәтовна, – диде Таня шаяртулы тон белән. – Менә болар барысы да шуңа әзерлекме инде?
– Беренчеме, икенче кичме – анысы барыбер, Таня.
– Әгәр, миннән булмый, дисәм, Динә Әхәтовна? – диде Таня, көмеш кебек елык-елык килеп торган лифен чишә-чишә.
– И-и, Таня, син артта калган кеше икән. Хәзерге кызлар шуның белән санашып торамы инде? Үзләре ир-ат кочагына атылырга тора.
– Башта язылышыйк, Динә Әхәтовна, аннары пожалыста…
– И-и, Таня, син нәрсә инде, ә? Шундый егеткә…
– Минем бит кияүгә чыгасым бар, Динә Әхәтовна.
– Юкка борчыласың икән, әгәр Альфредның ирлек сәләте кайтса, ул сине хатынлыкка алмас дисеңмени? Ала, билгеле! Синдәй гүзәлне ычкындыралармы соң? Бигрәк тә син әти-әнисенә бик ошагансың. Юк, ике дә уйлама, ала ул сине, ала!
– Кем белгән аны, Динә Әхәтовна. Беренче кичтә үк ул миннән бизсә? Мин аңа кайсы ягым беләндер ярамасам? Әнә иптәш кызым белән дә шулай булды. Танышып, бер-берсен яратышып өйләнештеләр һәм озак та үтми аерылыштылар. Иптәш кызым әйтте: беренче төндә үк безнең элеккеге мәхәббәт чәлпәрәмә килде, диде. Кыз сизгән: егет аны ошатмаган. Иртән йокыдан бер-берсеннән читләшеп торганнар. Егет, аска караган килеш, карават янына утырып тәмәке тарткан да тәмәке тарткан. Авыр көрсенгән. Кызга күтәрелеп карарга кыймаган. Салынып төшкән җилкәләре генә кыймылдап-селкенеп торган. Көндез чыгып киткән дә бүтән кайтмаган… Әгәр әнә шулай булса?
– Юк, алай булмас, Таня, менә әйткән иде диярсең. Альфред – бик намуслы кеше. Андый нәрсәләргә сәләтсез ул.
– Динә Әхәтовна, әйтик, минем аңа кай ягым белән ярамавыма ул гаепле түгел бит, мин дә гаепле түгел. Менә хикмәт нәрсәдә…
– Ул мәсьәләдә артык нәзберек булырга ярамый, Таня, тирәнгә керергә дә кирәк түгел. Ну, син нәрсә югалтасың?
– Язмышымны хәл итә торган нәрсәне югалтам, Динә Әхәтовна.
– Тагын катлауландырасың, Таня. Ни мәгънә? Әгәр син Альфредның дәрте кузгалганда киреләнсәң, аңа бик тирән яра ясыйсың һәм операцияне юкка чыгарасың. Аңлаттым бит, врач рецепты буенча Альфредка шулай тиеш. Син аңа – дару урынына…
– Сез аның турында гына кайгыртасыз, мине дару итеп…
– Табибларның язмышы шундый инде, Таня. Чын врач, авыруны терелтер өчен, бернәрсәсен дә кызганмый. Хәтта гомерен дә.
– Анысы әүвәлге заманнарда булган, хәзер башка…
– Альфред белән сөйләшәм дә сине аңа димлим, шулай бит. Ә? Бәлки, ул үзе дә язылышмыйча риза булмас. Ә? Психик яктан бик нечкәргән ул, көне-төне китап укый. Беркем белән сөйләшми. Синең белән сөйләшү аңа күңелле, ахрысы? Ә?
Читать дальше