Әйберләрне алырга квартира ишеген ачып кергәч кенә, мин әти-әниләрне искә төшердем. Теге яралыларның каһәр яудырулары зиһенемне тәмам томалаган иде. Әти-әниләр нишләр? Алар кайда? Бәлки, бүген кайтып та җитәрләр? Әллә көтәргәме? Кем рөхсәт итәр? Нишләргә? Йөрәгем өзгәләнә-өзгәләнә чыгып киттем. Бу хәл вакытлы гынадыр, менә бетәр дигән өмет юата иде.
Безнең часть башта Двинскига чигенде. Шунда туктарбыз дип өметләнгән идек. Булмады, иртән немец самолётлары очып килеп крепостька бомба ташлап китте. Үлүчеләр, яраланучылар булды. Дөньяның асты өскә килде. Юлда күргән газаплар ташлап калдырган теге яралыларны хәтердән кысрыклап чыгара барды. Биредәге фаҗигаләрнең иге-чиге булмады.
Кайсы урыннарда күперләр шартлатылган иде. «Диверсантлар» дигән коточкыч сүзләр йөрде. Юлда очраган һәр кеше диверсант булып күренә иде. Алар, имеш, бик ярамсаклар, безнең яклы булып кыланалар. Шуның өчен үзләрен фаш итү дә кыен. Шулай, җанда ышаныч тәмам бетте, хәзер ни әйтсәләр, шуңа ышанырга мәҗбүр буласың, чөнки тикшерергә, сынарга мөмкин түгел. Бу хәлләр сине теләсә нишләтә, син бернинди каршылык күрсәтә алмыйсың. Шул вакыттан бирле хәтәр өермә мине йомычка урынына йөртте, әле теге, әле бу якка ташлады.
Туганнардан бер хәбәр алганым булмады. Барча җепләр өзелде. Арада тирән упкын барлыкка килде. Алар упкынның бер ягында, мин икенче ягында калдык. Бу мәхшәр шултиклем кинәт булды, мин әле хәзергә кадәр моның бер очына чыга алганым юк.
Башта фронтка якынрак торган госпитальләрдә эшләдем. Аннары тылга күчерделәр. Кырык өченче ел башында Казанга билгеләделәр. Госпитальгә кертмәделәр, ә җирле больницада эшләргә куштылар. Моңа инде минем туганнарымның теге якта калулары сәбәпче булгандыр. Мантыйк буенча шундый уй үзеннән-үзе башка килә иде.
Кырык дүртенче елның көзендә Митава шәһәре безнең гаскәрләр тарафыннан азат ителде. Сугыш буена эчтән яшерен генә көткән шатлык иде бу минем өчен. Туганнарымны эзләтә башладым, әмма миңа бернинди җавап килмәде. Мин шулай да өметне өзмәдем, сүндермәдем. Курляндия немецлар кулында иде әле. Мин үзем яшәгән шәһәргә, Митавага китәргә омтылып карадым. Рөхсәт юк әле, диделәр. Түзәргә күнеккән күңелнең бер генә таянычы калды, ул – сабыр итү, чыдау. Ә күпме сабыр итәргә мөмкин, чыдауның чиге бармы? Җанның төтенсез генә көйрәп янган вакытлары була, беркем белми, беркем күрми. Тик ялгыз гына эчтән учак булып янып йөрисең. Бүтәннәргә әйтсәң дә, кем сине аңласын, хәлеңә керсен? Аның үз кайгы-хәсрәте хәттин ашкан. Аның да ачы хәсрәт сөреме тыштан беленми, шул сөрем белән аңгы-миңге килеп йөри. Кеше хәленә керергә теләмәүдән түгел, кешегә яхшылык итәргә омтылыш туа ул, бу хис аңа нәселдән-нәселгә салынып килгән. Әмма аның теләге башкаларның аңламавына килеп бәрелә, кырыслык, шәфкатьсезлек белән кире тибәрелә. Адәм баласы күбрәк үз теләге белән түгел, ә тормыш кануннарына таянып хәрәкәт итә. Хәрәкәт исә шул бик катгый кагыйдәләр кушканча гына бара. Читкә тайпылулар була алмый. Тайпылса, тайпылучының үз башына. Беркемнең дә башы ике түгел, кагыйдәдән бер карыш та читкә чыкмый. Ә кеше психологиясе, аның рухи тормышы кагыйдәләр буенча гына бара алмый. Ул бу кагыйдәләргә берничек тә сыймый. Кешедә эчке рух бик бай. Аның рухы мең еллар буе әз-әзләп, мыскаллап тупланып килгән. Шуңа күрә кешенең эчке рухында бик күп сыйфатлар бар. Кагыйдә-кануннарга буйсынып, эчке рухын шуларга кол итеп яшәргә мәҗбүр адәм баласы үзенең җан байлыгын белми. Белгән кадәре бары бүтәннәр аркылы гына була. Динә Әхәтовна белән без ничектер үзеннән-үзе якынаеп киттек. Күңел тартуы яки тартмавы бар нәрсә икән. Менә минем күңел нишләптер аңа тартылды. Иң яхшы хатын-кыз булганы өчен дисәң, аңардан яхшыраклары да очраштыргалады. Тик берсе белән дә болай якынаеп кителмәде. Динәнең яхшылыгы аның күңел сыйфатыннан гына тормый иде кебек. Аңа күпмедер рәсмилек тә кушылган сыман иде. Бездә бит рәсми караш яши һәм шуңа нисбәтән рәвештә үзең белән бер коллективта эшли торганнарның карашы. Үземә рәсми карашның бигүк яхшыдан түгеллеген мин сизә идем. Күпме яшерергә, вуальләштерергә тырышсалар да, сизелә бит ул. Мин, мәсәлән, үземә карашның уртадан түбән икәнен иптәшләрнең миңа мөнәсәбәтеннән яхшы ук анык белә идем. Кайберәүләрнең йөзенә синең хакта начальниклар ни уйлаганы язылып куелгандай була. Эш процессында кечкенә детальләрдә дә чагыла ул.
Динә Әхәтовна минем шикле биографиягә бер дә исе китмичә карады. Ул әллә үз өстенә тиешледән күбрәк алучылардан идеме? Кайберәүләрне шелтәләгәндә, каты бер дәлил итеп үз өстеңә күпне аласың, дип әйтәләр иде. Шул сүзләрдән кайберәүләр бик курка иде. Шул ук Эдуард Хәлимович та бервакыт әзрәк спирт капкан иде, ачылып китте: «Хатын миңа, соңга калып кайтсам, үз өстеңә күпне аласың, чамала, дип яный, куркыта. Ә кемне генә хатыны куркытмый икән? Таня, син дә иреңне газаплап яши торган җен хатыны булып китәрсеңме? Ә? Юк, әйт, китәрсеңме?..» – дип тукынды. Мин әйттем: «Әгәр иргә чыга калсам, мин аңа тулы ирек куячакмын», – дидем. Ул ышанмады, башын як-якка чайкап: «Син әле хосусый милек белән авызланмаган, син әле ул хисне белмисең, – диде. – Хатын бит иренә тоташ имеп торырга тиешле шәхси милеге итеп карый. Менә кем ул ир дигән зат. Хатынына гомере буе төшем биреп торучы, закладка салынган байлык. Кайбер хатыннар ирләрен фәкать шәхси милек итеп саный». «Ирләр дә бит хатыннарын шәхси милек итә, – дидем мин, Эдуард Хәлимовичка каршы төшеп. – Ирләргә яраган хатыннарга ярамыймыни?» «Ярый, – диде Эдуард, – хатыннар – ирләренә, ирләр хатыннарына шәхси милек итеп карый. Шуңа күрә бездә ир белән хатын арасы гаять киеренке, катлаулы. Хатын, мәсәлән, мине теләсә нишләтә ала, ә мин хатынны берни дә эшләтә алмыйм. Бу хәл дә бик четерекле, күп кенә низагларны кискенләштерә һәм фаҗигале итә. Хатын белән ир арасы төрле богаулардан азат булырга тиеш, чөнки кешелек җәмгыяте эшләп чыгарган әхлак нормалары бар: ир белән хатын арасында ирек булмаса, мәхәббәт тә булмый…» «Анысы тагын нәрсә, аңламыйм», – дидем мин. «Син әле аны аңламыйсың, – диде Эдуард Хәлимович. – Менә иргә чык, сине үзенең шәхси милке итеп караучы кешегә туры кил, шул чакта аңларсың…» – «Андый ирләр сирәк буладыр, Эдуард Хәлимович». – «Сирәк, но була. Биредә ир-атка вакчыл булырга ярамый. Менә мин хатыныма шәхси милек итеп карамыйм, һич тә!» – «Ә ул сезгә карый…» – «Бу – үзенә күрә ярату билгесе. Әмма хатыннарның бу хисенә күп кенә бүтән хисләр кушыла. Иргә чыгуны алар зур горурлык һәм уңыш саный. Үзең дә беләсең, хатыннар ирләре белән ничек кенә мактанмый, ә? Синдә дә шундый хис йоклыйдыр әле». – «Юк миндә андый хисләр, Эдуард Хәлимович». «Кияүгә генә чык, барысы да кинәт уяныр», – диде Эдуард һәм көлеп җибәрде. Аңа кушылып мин дә көләргә тотындым.
Читать дальше