– Ни рәвешле ярашырга? Аның берәр кагыйдәсе юкмы соң?
– Һәркем үзенчә яраша, иптәш Отто. Дәшмәү белән, икенчеләр – ялагайлану, тәлинкә тоту, өченчеләр – әләк-чәләк, дүртенчеләр – шымчылык итү белән… Кем ничек булдыра ала. Әйе-әйе!
– Күрмә, белмә, ишетмә – шулаймы? Рита да миңа көне-төне шуны тукый. Ул – яңа тормыш кешесе. Ситуацияне яхшы аңлый.
– Ританы тыңласаң уңарсың, Отто, ә тыңламасаң туңарсың.
– Рита да нәкъ шулай дип колак итен ашый шул. Нишләргә? Яңа тормышка ярап булмас микәнни? Ә күпме хыялланган идем мин бу яңа тормыш турында?! Шайтан алгыры! Күпме өметләр баглаган идем. Яңа тормышка көчемне бирергә дип күпме хыялланган, укыган, тир түккән идем! Менә яңа тормыш килде, ә мин аңа яраклы булып чыкмадым. Нилектән бу? Мин генә гаеплеме? Әллә тормышның үзендә нәрсәдер дөрес булып чыкмаганмы?
Тагын озак кына тын утырдылар. Отто абый ихлас күңелдән борчыла иде. Ул ялганлый, икейөзләнә белми шул.
– Нигә минем икейөзләнүем таләп ителә, ә? Мин менә шуны аңламыйм, – диде ул, өзгәләнеп. – Бу тормыш, социализм чын бит, ә нигә ул чынны гына алга сөрми? Нигә ялган, нигә икейөзләнү? Юк, тикмәгә түгел бу ялган, икейөзләнү. Ниндидер бер кимчелекне томалау өчен кирәктер ул…
– Капитализмда алдау бермә-бер күбрәк, – дип сүз кыстырды әти.
– Анысы хак, анда коточкыч алдау, аңлашыла! Ә бит бу социализм, биредә алдау булырга тиеш түгел иде. Алайса, ни өчен революция ясаганнар? Шул коточкыч алдауны, изүне бетерү өчен бит!
– Тормыш бик катлаулы, Отто, – диде әти. – Революцияне аерым кеше өчен ясамыйлар. Кайберәүләр төшеп тә кала. Аны аңлап бетереп булмый, һәм ул мөмкин дә түгел. Ә син төшеп калырга тиеш түгел, син – чын, нык кеше! Алдыңа килгәнен генә аңларга тырыш, юк, дөрес әйтмим, ничек бар, шулай кабул ит тә дәшмә. Ә нигә? Әллә синең белән мин берәр нәрсә үзгәртә алабызмы? Юк, билгеле!
– Шулай булгач, ә?.. – Отто абый кулын өметсез селкеп куйды.
Әңгәмә шунда өзелде. Отто абый үз йомышларын йомышларга шәһәргә чыгып китте…
Әти белән Отто абыйның бәхәсләшеп утырулары миңа күп нәрсәләрне аңларга ярдәм итте. Хатын-кызның уенда гел чүпрәк-чапрак та гайбәт дип әйтсәләр дә, миндә нишләптер андый уйлар калыкмый иде. Үзем дә сизгәлим, миндә гел ир-ат уйлары гына. Тормышның барышы, тормышны үз иңнәрендә алып баручы кешеләр язмышы миңа аеруча кызыклы һәм ымсындыргыч. Шуңа күрәме, мине салкын диләр. «Салкын гүзәл» дигән сүзләр дә ишеткәләдем. Мин, билгеле, гүзәллектән бик ерак торам. Үзем турында мин тәнкыйть кушып уйлыйм. «Мин чибәр» дип, күземне сукырайтмыйм. Бар бит «мин гүзәл» дип кукраеп йөрүче кызлар, хатыннар. Динә Әхәтовнаның да «синдә хатын-кыз назы әз сизелә» дип төрттергәне бар. Башта аңламаган идем. Хәзер аңлый башладым. Динә Әхәтовнаның үзендә хатын-кызлык сыйфатлары бик көчле, назлылыгы да кыяфәтенә чыккан. Ә миндә битарафлык, искитмәү күбрәк, диләр…
Отто абый безгә бүтән килергә өлгермәде. Кырык беренче елның унҗиденче июнендә, әти-әни җәйге ялларын көч-хәл белән бергә туры китереп алып, бернинди шикләнүсез-нисез Отто абыйларга кунакка китте. Радикның, эшеннән чыгып, юньлерәк урын эзләгән чагы иде, ул да аларга иярде.
– Отто абыйны яңа тормыш әлифбасына өйрәтәм, – диде ул, уенын-чынын бергә кушып. – Бәлки, анда миңа кулай эш табылып та куюы бар.
Әти-әни аңа каршы килмәде. Әни инде Радикны кирәгеннән артык иркәләп кенә тора. Кайчак миңа читен булып китә. Әни мине якынрак күрергә тиеш югыйсә. Юк, әни мине түгел, Радикны җанына якын итә иде. Нишләтәсең аны? Бу аның «чире» кебек иде… Аларны Добеле шәһәрчеге аша уза торган хәрби машиналар алып китте.
Мин үз эшемдә, күбрәк төнге сменада. Отто абыйларга барырга бик җилкенсәм дә җибәрмәделәр. Яшь кеше дип, миңа эшне күбрәк өяләр иде. Санчасть палатасында берничә авыру һәм ике каты яралы ята иде. Бандитлар белән бәрелештә яраланганнар. Икесе дә гипста. Берсенең ярасы хәтәр – тездән өстә бот сөяге чәрдәкләнгән. Температурасы һәрчак югары. Икенчесенең бер аягы тездән түбән яраланган, җиңелрәк яра, әмма бавырын пуля тишеп узган. Шулай ук урыныннан тора алмый… Хуторларда совет власте урнаштырып йөргәндә, ниндидер банда һөҗүм иткән. Берничә кызылармиячене үтергәннәр. Шәһәрдә власть идарәсе урнашкан йортка атулар булгалаган дип сөйләделәр. Ул яктан безнең шәһәрчек тыныч иде.
Иртәнге сәгать дүртләрдә палатага кереп, бик каты ыңгырашып яткан теге ике яралыга пантапон уколы ясап чыктым. Үз бүлмәмә кереп тапчанга яттым. Смена сәгать җидедә генә килә. Шул арада черем итеп киткәнмен. Саташулы әллә нинди төш күрәм, әмма уяна алмый газапланам. Бервакыт шкафтагы приборлар чылтыраган тавышка уянып киттем. Сәгать алты тулып килә. Кинәт ниндидер гөрселдәү тәрәзәләрне, бинаны дер селкетте. Бүлмәгә атылып санчасть начальнигы килеп керде. Үзе болай тыныч сыман, кулының калтыравы беленмәсен өчен, портупеясын учлап тоткан, әмма тавышы калтыраулы-киеренке. «Тиз генә приборларны җый да әйдә машинага, күченергә боерык килде», – диде. Ни уйларга белмичә торганда, күктә самолёт гүләгәне колакны ярып керде, һәм коточкыч шартлау тавышы җанны лезвие белән кисеп үткән кебек итте. «Тиз бул, приборларны калдырма, олауга ташыгыз! – диде начальник, пошаманга төшеп, кай арада җыелып өлгергән шәфкать туташларына, санитарларга тавышын күтәреп. Әле берни белмибез, ә ул әйтми, бик каты ашыктыра гына. Самолётлар очканын яралылар да сизенде, бомба ташлауларын ишетеп, күреп калганнар: «Иптәш начальник, нәрсә бу?» – дип сорадылар. Теге илтифатсыз тон белән тәкрарлады: «Дошман провокациясе, паникага бирелмәгез!» – диде. Илтифатсызлыгы яралыларны тынычландыру өчен булгандыр инде. Әмма алар тынычланмады: «Безне дә алып китегез», – дип кычкырырга тотынды. Йөри алганнар каптёркадан киемнәрен алырга ашыкты. Ә теге ике бичара: «Таня, безне калдырма!» – дип ялвара башлады. Калдырып китүне сизделәр, ахры, күпме генә әйтсәң дә, бер сүзгә дә ышанмыйлар иде. Мин чын күңелдән аңлатам, тик ишетәселәре дә килми. «Безне калдырмагыз!» – дип ялваралар. Берсе сүгенергә тотынды. Ә коридорның теге башыннан начальник кычкыра, ашыктыра. Приборларны төягән әрҗәне күтәргән килеш, әле болай, әле тегеләй тартылам. Икенче яралының кычкырып елаган тавышы йөрәкне әллә нишләтеп үтте. Әмма начальник боерыгы көчлерәк иде. Шуңа куркуым да өстәлгәндер, тизрәк боерыкны үтәргә ашыктым. Яралыларның сүгенә-сүгенә каһәрләп каргаганы да мине тотып кала алмады. Йөрәгем урыныннан купкан, берни уйларга, карар итәргә көч юк. Тулысынча шул курку һәм югалып калу бар зиһенемне, ихтыярымны бетергән иде. Курку җанга бер төшсә, акылыңны ала, кешелегеңне бетерә. Үзең дә сизми каласың икән.
Читать дальше