Ә бит Зөлфәт авылда дистәләгән яшьләрне кавыштырды, моңа кадәр берсенең дә аерылышканы юк иде.
Кода булып йөрүнең тамырына балта чабылды.
* * *
Хәзер инде язмы, көзме икәнен дә хәтерләми. Аның кайсы фасылда булуы әһәмиятле дә түгел. Мәктәптән кайтты гына, әнисе чәй эчәргә дәште, шаулап-гөрләп ашап утыралар өчәү. Өченчесе – улым Илһам, нәни егет. Ишек шакып, якын туганыбыз Харис абый килеп керде. Без инде аны табынга чакырабыз. Ул баш тарта.
– Әйдә, чыгып керик әле, – дип, мине ишегалдына дәшә. – Ашыгабыз, ачуланма, апа, – ди әнигә. Күренеп тора: кәефе шәп, нык дулкынланган абый.
Ишегалдына чыксак, улы Илшат та бар икән. Күрештек. Харис абый сүз башлады:
– Менә, энекәш, бүтән балалар башлы-күзле булып бетте, төпчегебезне өйләндерәсе бар, әйдә, барысы да сөйләшенгән, Югары Якегә кыз сорарга барып кайтыйк әле. Бөтен өмет синдә, мин анда малайны мактап, яклап сөйли алмыйм, йоласы андый түгел, энекәш.
– Бара алмыйм, Харис абый, – диде ул, үткен балта белән тал чыбыгын чапкан сыман.
Харис абый колхоз рәисе, авыл Советы рәисе булган кеше, шунда ук аңлады, аның ике сөйләшмәгәнен белә, кырт борылып чыгып китте болар. Йөзләре үзгәрде инде якын туганнар- ның. Зөлфәтнең аларга теге моряк белән булган фаҗигале хәлне сөйләргә дә, шуннан соң җанына тынгы тапмаганын да, нәзер әйткәнен дә аңлатырга вакыты булмады.
Илшат туенда түрдә утыру насыйп булмады аңа, туйга әйтеп тә тормадылар.
Харис абый озак яшәмәде, берничә елдан Ходай хозурына күчте. Язмышы шулай булгандыр. Кичерешләре дә зурдан иде. Беренчедән, ул күрше авылда күмәк хуҗалык рәисе булганда, шикаять язып, җанын ашадылар, язганнары расланмаса да, гомерен кыскарткандыр. Икенчедән, ул эшләгән авыл йөзләгән кәҗә асрады, мамыгыннан шәл бәйләде. Татарстанны, күрше төбәк хатын-кызларын кәҗә мамыгыннан бәйләгән затлы шәлләр белән сөендерде.
Район хуҗасыннан башлап, аның тирәсендә йөрүче эреле-ваклы түрәләр дә, Харис Фатыйховичтан шәл таптырдылар, үз хатыннарына, кызларына, оныкларына гына түгел, сөяркәләренә дә. Үзе алып барып биргән шәлләрне чибәр кызлар башында күреп, «Уф!» дип, бер генә ухылдамады рәис. Анысы чёрт с ним! Эреле-ваклы түрәләр барысы да – авыл хуҗалыгына, димәк, аның колхозына да, кай яктандыр бәйле адәмнәр. Хөкүмәт биргәнне бүлүдә катнашалар, янәсе, булышучылар. Килеп-китеп йөриләр.
Бик аптыраткан, инде ярты шәһәр урамына шәл җәйгән өченче хуҗаның чираттагы гозерен үти алмады Харис. Ә теге үз этлеген эшләде.
Көннәрнең берсендә Харисны Олы хуҗа дәште. Кулына банк счёты тоттырды һәм, кырык үгезне тапшырып, акчасын шул исәпкә күчерергә кушты. Сөйләшүдә өченче хуҗа да катнашты. Харис барысын да аңлады. Чөнки өченче хуҗаның күзләрендә өмет итеп тә алынмый калган шәлне күрде.
– Бабайлар да ачка үлмәгән әле, егерме беренче елда да, – диде Харис.
Ике атна буе аның колхозында җиң сызганып эшләгән ревизия, көн саен хуҗаларга җепкенләп отчёт ясап торса да, «финанс нарушениесен табарга» дигән күрсәтмәне үти алмады.
Ә Харис туган авылына, әти-әнисе өенә кайтып китте. Югары партия мәктәбен тәмамлаган Харисны Кирмән Башындагы күмәк хуҗалык рәисе дә, партоешма секретаре дә шатланып, кочаклап каршы алмады. Көндәш иде ул аларга. Менә дигән җитәкче иде. Бераз авыл Советы рәисе итеп йомышка йөртмәкче булдылар да, болай яманлап, тегеләй каккалап-суккалап, ялкау дигән ялган дан чыгарып, яшелчә бакчасы бригадиры вазифасына ыргыттылар.
Өендә шаулап торган җиләк-җимеш бакчасы үстергән Фатыйх малае, гомер буе күзне иркәли торган симез яшелчәләр үстергән Хәдичә улы биредә дә үзен талантлы оештыручы, агроном, табигатьне аңлый, сизә, аның белән дус яшәүче хезмәтчән итеп танытты. Районның яртысын һәм шәһәрне шыгырдап сөйләшә торган кәбестә белән тәэмин итте. Әле күпме аяк чалдылар.
Күпме түзәргә була. Китеп тә барды. Аны каккан-сукканнарның берсе дә рәхәт күрмәде, ләкин андый кешеләргә Аллаһ үзләренә килгән бәла-казаларның нәрсә өчен килгәнен аңларлык акыл, сизгерлек бирми.
* * *
Нәсел бер, гаиләләр аерым безнең. Еллар үтте. Инде Илшатның малае да, Норма башлангыч мәктәбен «5» легә тәмамлап, урта мәктәпкә менде. Бу вакытта Зөлфәт тарих, җәмгыять белеме укыта иде. Директорга дәрес сәгатьләре күп бирелми, аның җитәкчелек, хуҗалык эше исәпсез. Тарихтан да язма эшләр уздыра Зөлфәт. Илшат малае инде 9 нчы сыйныфта иде. Өчәр сорауга җавап язалар, егет бик күп яза, белеме бар. Ләкин үгезне мөгезеннән дигән әйтемне төгәл үтәми, шуңа да сорауга төгәл җавап бирми. Бер кисәтте Зөлфәт, ике, өч кисәтте. Үзгәреш юк, аннан язма эшләренә «4»леләр куйды, егетнең бер чирегенә «4»ле чыгарды.
Читать дальше