Болыннарның киңлеге 2–5 чакрым. Белә Зөлфәт: ничәмә-ничә тапкыр чаңгы ярышына барганы бар шул болыннар аша. Бу – шигърият!
Ә менә проза бар бит әле. Автовокзалдан шәһәрдә йөрүче автобуска утырып, Чура Тау авылына төште. Тагын бер банка мәтәлеп эшне бозды. Тагын капчык буялды, киемнәргә дә өлеш чыкты. Сөрткәләде, ышкыды, чистарынды егет, ләкин чистарынган саен буяла гына барды. Саркый да килеп чыга буяу.
Йөк машинасы тартмасына утырып кайтты да Иске Завод турында төшеп калды. Ике аккан банканы тотып атса да ярар иде дә, гамәлдән чыгарганда, акт язарга кирәк булыр дип, бу уеннан баш тартты. Инде буласы булган, буявы сеңгән.
Әле якты. Алты чакрым тәпилисе бар. Йөк ике поттан артык. Чыда, Зөлфәт! Чыдасын банкалар каезлаган җилкәң! Урман борылышындагы машка 5 5 Маш (тарихи) – манара кебек корылма.
кадәр өч тапкыр туктап ял итте. Биегрәк җиргә төшерә капчыгын. Маш янында озакка туктады. Ярый әле, башы эшләде: Мамадышта әйбәтләп ашаган иде.
Урманны аркылы чыккач, Рәхимулла чүннигендә 6 6 Чүнник (диал.) – умарталык.
, аннары, Саурыш елгасын чыккач, Хәбир җизнәсе утырткан каенлыкта туктады. Казыган тау башына җиткәнче, ике тапкыр туктап алды. Арыганлык баса, хәзер ешрак туктала Зөлфәт. Озак утырды Алмагач чишмәсе янында, юынып та алды, су эчәргә ярамый, шунда ук суык тиячәк, моны гына белә, йөгерешче бит.
Ике тукталыш ясап, Каршы тау түбәсенә менеп җитте. Инде, беренчедән, күзләр әлҗе-мөлҗе килә, икенчедән, эңгер-меңгер төшә. Бу хәлдә кеше күзенә күренмәү хәерле иде. Ауган җире тирәсеннән бер-ике уч кузак җыйды. Чү, сабыр ит, Зөлфәт, инде күп калмады. Каршы таудан исән-имин төшә алсаң, Чегән тавыннан егылмыйча менсәң, 300 метрдан мәктәп складына кайтып җитәрсең, Алла боерса. Ләкин таудан төшү менүгә караганда да хәтәррәк.
Көн дә иртән һәм кичен йөгереп менә торган кыек сукмактан Шәмсурый әбисе өйрәткән догаларны укып төште Зөлфәт. Бар теләге кеше-мазар очрамасын да, калган ун банка ачылмасын.
Аллаһы Тәгалә бар икән!
Кечкенә капкадан бәргәләнеп-суккаланып керде дә җиргә чүгәләп туктап калды. Озак утырды. Аяклангач, капчыкны җилкәсенә селтәп сала алмады. Күчерә-күчерә 60–70 метр алып барып, складның тимер ишегенә сөялде. Бераз хәл җыйгач, кымшанып китеп, мәктәпнең агач баскычыннан көчкә күтәрелеп, укытучылар бүлмәсенә, аннан ут янган директор бүлмәсенә керде, накладнойны Мәхмүт абыйсы өстәленә куйды да чыгып китте. Мәхмүт абыйсы нәрсәләрдер сөйләшеп калды. Зөлфәт аны ишетерлек хәлдә түгел иде.
Ул, абына-сөртенә, мәктәп ишегалдыннан төште. Авыш җирдән төшү бермә-бер кыен икән, аяк сынып-сынып китә. Кечкенә капкадан узды. Өйләре 30–40 адымда гына югыйсә, ә шул араны үтү иң авыры булды. Чөнки ул бүген эшләргә тиешле мәшәкатен җилкәсеннән төшергән, бушанган, искиткеч арыган, үзен белештермәслек хәлгә килгән иде.
Яшел буяуга манчылган хәлсез улына өзгәләнеп карап торган әнисенә елмайгалап куйган Зөлфәт, 2–3 чокыр җылымса чәй эчкәннән соң, урынга ауды. Туган авылының шифалы төне алар өенә дә ефәк юрганын япты, күктә Изге аен кабызды.
Бу егет бүген зур батырлык, саваплы гамәл кылды. Күпме парта гаҗәп тә матур яшел төскә буялачак, аларга берсеннән-берсе тәртипле, әле беренче тапкыр укырга килгән сабыйлар, аның авылдашлары утырачак. Кием табылыр, җилкә төзәлер. Мондый сынау үтү дә кирәк ир-атка. Йокласын бу егет, ял итсен…
Тормыш дәвам итә
Мамадыш өязендә совет власте урнашкач, байларга, хәлле кешеләргә көн бетте. Исмәгыйль байның да таш йорты, келәтләре, ат сарайлары, башка каралты-курасы тартып алынды.
1918 елдан башлангыч уку йорты булган Кирмән Башы мәктәбе укучылары Васыйл мулла мәчетендә, Югары зират мәхәлләсе мәчетендә, Югары оч күпере янындагы мәчеттә, Түбән оч мәчетендә, Әхмәт бай өендә белем алдылар. Укучылар күп иде шул. Заманында 33 саланы канат астына җыйган олыс үзәге булган бу авылда 3 мең чамасы халык яшәгән.
Беренче уку елы башланып, ике ай гына үткән иде, мәктәп зур фаҗига кичерде. Мамадыштан Кирмән Башына укытучы итеп җибәрелгән Баязитов үтерелде.
Авыл Советының кара айгыры белән туган авылына ялга кайтырга чыккан укытучыны Урманчы авылында имәнгә асылган килеш тапканнар, ә айгыр юкка чыккан.
Баязитов абыйсы укыткан Әгъзәм Хөснетдинов гомер буе сөйләде:
«Әти белән ак он тегермәненә төшәбез, чанада икмәк тулы капчыклар. Без биш авылдаш биш атта барабыз. Урманчыга җитсәк, авылны милиция чолгап алган. Һәр кешене үзләре белән алып китәләр дә бер мунча ишегалдында яткан кешене күрсәтәләр. «Таныйсызмы, бу кем?» – дип сорыйлар. Өлкәннәр авыз ачканчы, мин: «Укытучы абыем!» – дип кычкырдым һәм елап та җибәрдем. Миңа 10 яшь иде. Әрәм булды Баязитов абый, бик әйбәт укытучы иде, урыны җәннәттә булсын».
Читать дальше