Бу хәл аларның гаиләсендә фаҗига итеп кабул ителгән, хәтта апасы өйгә шылтыратып, «4»легә укучы сыйныфташларының исемнәрен әйтеп, шулар кадәр генә беләмени инде ул дип кытырдата башлады.
9 нчыны бетерүгә, егет шәһәр мәктәбенә күчте, сыйныфташлары үпкәләгән диде. Зөлфәт моңа үзе дә ышанды, чөнки егет Норма Сабан туенда туганын, укытучысын күрмәмешкә салышып үтте, кая анда исәнләшү. Ә башкалар Зөлфәт абыйлары белән килеп күреште, хәлләрен сорады. Гаиләдә баланы бөек укучы итеп тәрбияләү кирәк микән?!
* * *
Өченче суыну болай булды. Аңа 50 яшь тулганда, туганы Рәмзил Гаяз улы Каюмов 3110 модельле «Волга» машинасы бүләк итте. Шофёры Рузил белән арткы утыргычларны салдырдылар, бәрәңге, бал төяделәр, тагын әллә нәрсәләр. Казанда укучы, яшәүче балаларына да, бүтән җиргә дә.
Трактор алу артыннан чаба Зөлфәт – МТЗ-82не. Мәктәпкә андый трактор бирелми, Т-40 кына, ә аласы килә.
Чаллы – Казан юлына чыкканда, Илшат очрап утырды. «Күрәсең, Рузил әйткәндер, – дип уйлады директор, – икесе дә Нормадан, туганнар, авылда туган булмаган кеше юк та». Олы юлга чыктылар.
– Бәрәңге тутырган тузанлы капчыклар өстендә шәп киеме белән аунап бармасын, аннан ГАИ туктатса, правосыз калабыз, Мәгариф министрлыгына сәгать 8 гә җитешмәсәк, трактор түтүт, баш бухгалтер белән замминистр янына керәсе бар, – диде Зөлфәт.
Рузил чыгып әйтте. Алар киттеләр. Үземә чыгып аңлатасы иде дип, Казанга кадәр борчылып барды Зөлфәт. Юл уңды, Аллага шөкер, мәктәп МТЗ-82 тракторлы булды.
Харис абыйның башка балалары, Зөлфәтне күрүгә, ашыгып килеп җитәләр, күрешәләр, кочаклашалар. Илшат әлегә ашыкмый…
Буяу
Мәктәптә эшләгән беренче елының җәйге ялында Зөлфәт койма тота иде, янына Мәгафрүз апасы төште дә:
– Зөлфәт, сине Мәхмүт абыең чакыра, – диде.
– Ярар, нәрсәгә икән, Мәгафрүз апа?
– Белмим шул, әйтмәде, чакыр гына диде.
Өс киемен алыштырып чыкты да менеп китте Зөлфәт.
Менеп китте дип инде. Югары Зираттан Чегән тавына кадәр дүрт урамны тоташтыручы чат төшә, Зөлфәтләр өе астан икенче урамда, ике генә атлыйсың да кечкенә капкадан мәктәпнең спорт мәйданына керәсең. Монда юан имән баганадан ясалган «п» хәрефе сыман корылма бар. Аның янына турник баганасы утыртылган. Ә биек өлешенә юан бау асылган, алдыртып менә торган шома колга беркетелгән. Волейбол мәйданчыгы аша үтәсең, сул якта озынлыкка сикергәндә очып төшә торган комлы чокыр, йөгерү юллары күренде. Ял итә корылмалар, каникул бит.
Мәхмүт Васыйл улы бик ачылып каршы алды. Сизенде Зөлфәт, ниндидер бер хикмәтле эш бардыр.
– Йә, хәлләр ничек, Зөлфәт? Әниең ни хәлдә? Энекәшең?
– Әни, авыл Советыннан эшен ташлап төшкәннән соң, өйдә кыймылдый. Энекәш Петропавловск-Камчатский шәһәренә студотряд белән киткән иде, әле хаты юк. Үзем койма тотам.
– Алай икән. Мин сиңа бик тә җаваплы эш кушмакчы идем. Нишләрбез икән? Теге әниеңне эштән чыгарган председатель мәктәпкә машина бирми, Алла каргаган. Егерме көннән яңа уку елы башлана, ә парта, өстәлләр буялмаган, яшел буяу алып кайтасы бар. Ә ул Мамадышта юк, Алабугада бар икән, белештем. Беренчедән, үзем чыгып китә алмыйм, Вафин райкомга әләкли, икенчедән, Мамадыш авторотасының өч машинасы Казаннан кайтышлый безгә керер дә, мәктәпкә өчәр-дүртәр юл утын кайтарырбыз дигән идек. Завхоз да, үзем дә шунда кирәк. Мин сиңа акчадан һәм буяу банкалары тутырырлык буш капчыктан башка берни бирә алмыйм.
Кызганыч иде директорның кыяфәте. Әле әти-әнисенең гаилә дуслары булганнар. Аның кызы белән Зөлфәт бер-берсенең колакларын тешләгәннәр, алга таба гомергә бергә булырлар, янәсе.
– Ярар, Мәхмүт абый, акча белән капчыкны бирегез дә, үземнең парталар да ала-тилә булып беткән.
– Тырыш инде, Зөлфәт, үзем дә бик читенсенеп кенә кушам. Чамала, мәктәпкә буяу никадәр күбрәк булса, шулкадәр шәп. Син үзеңне уйла, күтәреп тә йөрергә туры киләчәк. Хәерле юл.
– Рәхмәт, Мәхмүт абый.
Әле сәгать иртәнге 8 генә. Төшеп чәй эчте. 20 сумга сатып алган кәчтүмен эләктерде. Кесәгә паспортын тыкты, башына киде.
Чегән тавыннан йөгереп төшеп, Кирмән инешен сикереп чыкты, Каршы тауга үрмәләде. Җиләкләр кипкән, шулай да берничә җир җиләген өзеп капты. Быел ел килеште үсемлекләргә: ул бәрәңгеләрне кара син: үзе юан сабаклы, үзе ямь-яшел яфраклы. Тау битендәге печән дә биек, куе, ә бит югыйсә мал-туар ишле, гел кыркып тора. Вакытында яуган шифалы яңгырлар, көннәрнең гаҗәп тә җылы торуы үләннәрне, куакларны, агачларны да тиз үстерә. Менә бу әрекмәнне генә кара син, яфрагын хатын-кызның баш яулыгы итеп ябынырга була. Җиләкләр эре, сусыл.
Читать дальше