Зөлфәт кая гына бармасын, кайдан гына кайтмасын, аның бер үзгәрмәүчән гадәте бар. Ничек кенә ашыкмасын, аңа тау түбәсендә туктап, туган авылы Кирмән Башына күз ташлап алырга кирәк. Бу – йөзләрчә, меңнәрчә кабатланган вакыйга. Кечкенәдән шулай. Чаңгы, чана шуасыңмы, Каршы тауданмы, Урыс юлыннанмы, Ризван каеннары яныннанмы, Күҗәкәдән, Аргы яктанмы – ирексездән аны нидер туктата, хәрәкәтсез калдыра. Тау астында калганнар кычкыра: «Әйдә, эз сал, аннан, син егылмасаң, без дә чамаларбыз». Ә Зөлфәт аларны әллә ишетә, әллә юк. Бу – җандагы канун.
Гасырларны нәни калкулыклар итеп тезгән Түбәнге һәм Борынгы, Югары һәм Яңа зиратлар. Алар ямь-яшел түгәрәк мендәрләр сыман. Шул нәни яшел мендәр астында мәңгегә йокыга талган ничәмә-ничә буын бабайлар, әбиләр, әти-әниләр, туганнар, күршеләр.
Авыл зирәк акыл, олы тәҗрибәгә таянып төзелгән. Чакрымлы урамнар, озын тыкрыклар. Моңа ирешү өчен, халкыбызга ничә гасыр кирәк булгандыр. Һәр хуҗалыкны, анда яшәүчеләрне бик яхшы белә Зөлфәт. Язмыш уртак, туган тел челтери, эчкән су, ашаган ризык хәләл көч белән тир түгеп, күмәкләшеп табыла. Авыл кешеләре – бер гаилә балалары.
Зөлфәткә сәфәренә җитәрлек көч-куәт өстәлде. Авылына бер-ике күз сирпеп алуга, сәгать 10 нчыларга иске Казан юлында була, Алла боерса. Юлда очраган машиналарның берәрсе утыртса, Мамадышка юл алыр. Аннан шәһәр аша пристаньга килер. Паром җайлы туры килсә, аңа төялеп чыгучы берәр автобусмы, йөк машинасымы утыртса, Алабугага юнәлер.
Нәкъ шулай булды да. Уңган юлга чыккан, ахры. Алабугада беренче тапкыр булуы, ләкин эзли торгач, хуҗалык сатыклары 4 4 Сатык (диал.) – товар.
кибетен тапты. Сорау туды. Ничә банка алырга икән? Сатучыга аңа товары гына үтсен. Өч килограммлы банкалар. Мәхмүт абыйсының күбрәк алып кайт дип әйтергә кыюлыгы җитмәде инде дә, ләкин байтак кирәк инде ул мәктәпкә. Ак алъяпкыч, ак күлмәк кигән балаларның яшел төскә буялган матур парта өстенә кулларын тәртипле генә куйганнарын күз алдына китерде дә:
– Унике банка, – дип ычкындырганын сизми дә калды. Уй яшен тизлегендә үтте башыннан – 36 кг буяу, әле банкалар һәм капчык авырлыгы, 40 кг бар инде. Ничек йөртер?!
Сатучының анда эше юк, банкаларны бирде, накладной язды, кул куйды, мөһерен сукты. Әле хәерле юл теләргә дә онытмады. Банкалары ике рәт итеп тезелгән капчыкны күтәреп, Зөлфәт автобус тукталышына китте, ә ул якын түгел. Барып җитте дә тукталышка, ухылдап, капчыгын утыргычка төшерде. Җилкәне шактый каезлаган иде калай банкалар, ярый әле, кәчтүме калын. Бераз сулыш алды, ичмасам.
Автобус идәненә кертеп куйды да автовокзалга барып җитте. Халык, ашыгып-кабаланып, автобустан төште, капчыктагы берничә банканы бәреп төшерделәр. Зөлфәт капчыкны таш мәйданчыкка төшереп куйды да күтәреп китте генә, җилкәсендә юешлек тоеп, йөген вокзал алдындагы утыргычка төшерсә – күрде: бер банканың капкачы ачылган, буявы агып, бүтән банкаларны буяган, капчык аша кәчтүмгә сеңгән, күлмәкне пычраткан, чалбарга да өлеш чыккан. Киосктан газеталар алып сөрткән-чистарткан кебек итсә дә кеше күзенә чалына торган яшел төсне тиз генә чистартып булмый икән, бу инде чирәмгә тезләнгәч чалбарда калган үлән төсе генә түгел. Буяу сыйфатлы һәм искиткеч җете төстә иде. Ләкин бу Зөлфәткә куаныч китермәде.
Кассадан билет алып, ярый әле бар иде, утырып китте. Әле аңа кадәр банка капкачларын тикшереп чыкты. Яңа агызылган буяу, калай капкачлар ябышып катмаган, теләсә кайсы секундта ачылып китәргә мөмкин! Йа Алла, тагын нәрсәләр күрәсе бардыр?!
Паром җайлы туры килде. Мамадыш үзебезнеке инде, хәзер өйдә, дип сөенсә дә, әле күрәчәкләр алда иде.
Дөрес, ул бу шәһәрдә өч ел укыды, яшәде, күп җирен белә. Дөньяда шушы шәһәрне генә башкала дип саный. Пузанка тавында күп тапкыр булганы, Чулман белән Нократ кушылган Сукүл тарафына, аның янәшәсендәге Гәрәйхан авылына күзеннән яшь чыкканчы карап торганы бар. Бөек тарих ята алдыңда, егет, дип, үзен искәрткәне дә бар. Юкка гына Пузанка тавы дип атамаган бит инде аны бабайлар: күз яше, кан агызучы тау дигән сүз. Ә бит бабайлар бик тә акыллы булганнар, Аллаһ әмере белән яшәгәч, зыялы, белемле һәм дини булган татар халкы.
Бу Мәмәдиш картның авыл өчен урын сайлавыннан ук аңлашыла. Мамадыш төньяк җилләреннән Пузанка тавы белән ныклап ышыкланган, сипләнгән. Табигатьнең изге Кояшы җылыткан, шифалы яңгырлар сугарган мәрхәмәтле Җир-ананың уч төпләренә күкләрдән очып төшкән ак күгәрчен ул Мамадыш. Күрегез сез аның Нократка су керергә йөгерүче каеннарын, зәңгәр күккә сузылган, чишмә булып агучы тауларын. Фонтаннарыннан җыр, моң, якты нур чөюче яр буйларын! Нократ аръягында дистәләрчә күлләре белән ялтыраучы, култыклар белән чигелгән гүзәл болыннарын! Шушы болыннарны тиешенчә файдаланса адәм баласы, меңләгән-меңләгән мал-туарга җитәрлек хуш исле печән дәрьясы бит бу!
Читать дальше