Аны озатырга халык иле белән килде. Аның җәсәден күтәреп өйдән алып чыкканны, саубуллашканны капка төбенә чыгарылган һәм йөгәненнән Гыйлаҗев Һашим абый тоткан аты җиңелчә генә кешнәп-ыңгырашып озатып калды. Бу аның «Атым мине шулай озатып калсын» дигән соңгы васыятенең чынга ашуы иде.
Хатын-кызлар елады. Ирләрнең күзләре дымланды. Атның да күзеннән яшь тамганын күрүчеләр булган. Ул хуҗасын күтәреп киткән кешеләрдән күзен алмады. Таптангалады, көрсенде, дерелдәде…
Дип әйтеп әйткән Камал апа
Тормыш дәвам итә…
Әле иртә. Дәресләр башланырга шактый вакыт бар. Дүшәмбе. Башлангыч сыйныф укытучысы Камал апа бер өем дәфтәр тикшерә.
Ишектән килеп кергән һәр укучы иң башта сөекле апалары белән исәнләшә дә аңа шимбә һәм ял көнендә гаиләсендә, урамнарында, тагын әллә кайларда булган яңалыкларны тезә:
– Апа, безнең песи шунд-ы-ы-ы-й олы тычкан тотты, аны күрсәгез!!!
Апалары, эштән аерылмый гына:
– Әйбәт булган.
– Апа, безнең сыер бозаулады. Бозавыбызның матурлыгы! Маңгаенда агы бар, аяк буыннары да ак, ә гәүдәсе кара. Аның матурлыгы, аның матурлыгы!
– Әйбәт булган.
– Апа, безнең силосыбыз бар. Сыерыбыз силосны умыра гына.
– Юк, балалар, Зәки дөрес әйтми, колхоз сыерлары гына силос ашый.
– Юк, апа, безнең сыер да ашый, әти фермадан ат чанасына төяп алып кайта.
– Юк, балалар, тагын әйтәм, колхоз сыерлары гына.
Зәки кычкырып елап җибәрә.
– Ярар, Зәки, әйбәт булган.
Һәр бала яңалыкларны сибә торды.
Җавап: «Әйбәт булган».
Иң соңыннан Куян Миннәхмәте килде, исәнләшергә дә онытып:
– Апа, безнең әти әнине кыйнады, – диде.
– Әйбәт булган…
Шулай итеп, Кирмән Башы җидееллык мәктәбендә чираттагы атна башланды.
Камал апа белән Мәсгудә апа дәфтәр тикшерәләр. Башлангыч укытучылары татар теле, рус теле, арифметика, җыр, рәсем дәресләрен дә үзләре укыткач, дәфтәр өеме тау кадәр, җитмәсә, әле аларны көн саен тикшерергә кирәк. Урта һәм өлкән сыйныфлардагы кебек, төрле мөгаллимнәр укытып, арага буш көннәр керми, ярлы кесәсендә йөреп ялтыраган биш тиен кебек, көн дә балалар каршына апалары кереп баса. Башлангыч укытучысының хезмәте әкәмәт җаваплы. Күбесе бер хәреф танымаган, укый-яза белмәгән адәм балаларына белем биреп, аларны урта өлешкә күтәрергә кирәк һәм… аннан соң да урта, югары өлештә укытучы иптәшләр баланың укуында аз гына кыенлык туса да: «Кем укыткан соң моны башлангычта?» – дип, күңел тәрәзәңә таш, җаныңа пычрак ыргытырлык булмасын. Балаларың әйбәт укыса, ләм-мим. Ул чакта инде алар заслугасы, Камал апаларын искә алу юк. Бер Нургалиев кенә: «Шәп укыткан математиканы Камал апа башлангычта», – дип әйтте. Һәйкәл куяр иде Камал апа Нургалиев Шамилгә, көченнән килсә.
Борынын җиңенә сөртүче малайларны дүрт ел буена әдәпкә өйрәтә Камал апалары. Кул күтәрү әдәбеннән исәнләшү әдәбенә күчәләр. Әби-бабайлар, апа-абыйлар, укытучылар, яшьтәшләр, нәниләр белән ничә адым кала исәнләшәсе? Кулны болгыйсымы, башны иясеме? Кычкырып исәнләшәсеме, пышылдапмы, уртача тавыш беләнме? Әгәр дә әби-бабай ишетмәсә? Малайлар баш киемен салып исәнләшергә тиешме? Исәнләшкәч йөгереп китсәң ярыймы? Елмаеп исәнләшәсеме, ачык йөз беләнме, әллә җитди кыяфәт беләнме? Камал апалары иртәнге әңгәмә вакытында малайлар белән малайларны, кызлар белән малайларны кара каршы очраштыра, исәнләштерә. Аннан Миннелут – бабай, Рәмзил әби була да алар белән барысы да урамда очрашкандагыдай исәнләшеп чыга. Бик таләпчән Камал апалары. Ул дәрестә кул күтәрүнең дә, сыйныф бүлмәсеннән чыгу-керүнең дә үз тәртибе бар икән, парта өстеннән карандашың төшеп китсә дә, ападан кул күтәреп рөхсәт сорап кына аласы, анда да парта капкачларын дөбердәтәсе түгел. Юньле баланың карандашы идәнгә коелмый икән ул.
Камал апалары һәрберсенең киемен энәсеннән-җебенә кадәр тикшерә. Юк, яңа кием сорамый, чиста булсын, ди. Кирәк чакта салып өлгерү өчен, малайлар будыргычлы чалбар кияргә тиеш. Һәр җирдә сәдәбең булсын, күлмәктә дә, кәчтүмдә дә, җиңдә дә. «Гел коелып, ватылып тора ул сәдәпләр, нигә аны тимердән эшләмиләр дә, киемгә болт белән беркетмиләр икән?» – дип офтана Миннегаяз Борһанов.
Аннан ашауның да тәртибе бар икән. Чаштыр-шоштыр, хап-хоп, кап-йот түгел икән шул. Ипине кайсы кулга, калакны кайсы кулга тотуга барып җиткәнче, юынырга, сөртенергә, өстәлгә ничек килеп утырырга, табын артында утыручыларга нәрсә дип әйтергә икәнен өч көн өйрәнделәр.
– Исәнмесез! – диде Хәлим Шәйдуллин.
– Көне буе күрешеп йөргән әти-әниеңә, туганнарыңа, әби-бабаңа ничек инде «исәнмесез»? – диде Вакыйф Сабирҗанов.
Читать дальше