Немецларның күпчелеге, дингә һәм ырымнарга ышанучы кеше буларак, минем сүзләргә дә ышандылар. Ашарга бүлгәндә, артык кисәк бәрәңге һәм берәр калак баланданы өстәп тә бирәләр иде.
– Кайсы лагерьда Җәлил һәм аның дуслары белән очраштыгыз?
– 1942 елда Янки лагереннан безне Демблин крепостена куып китерделәр. Биредә сугыш алдыннан Актүбә урта мәктәбе укытучысы булган Гайнан Кормашны таныдым. Ул лагерь кухнясында пешекче ярдәмчесе булып эшли иде. Якыннарына өстәмә ризык бирергә тырышты.
Гайнан мине лагерьда булган Муса Җәлил белән таныштырды. Муса үзен Гомәров дип атый. Аның өстендәге иске солдат шинеле ябык тәнендә салынып тора, бите шешенгән, күз төпләре эчкә баткан. Әмма карашлары җитди, аның ихтыяр көче йөзенә чыккан.
Ул минем кайдан булуымны, кайчан әсир төшүемне сорашты. Муса саф татар телендә сөйләшүе белән башкалардан аерылып тора иде.
Без көн саен очрашып тордык. Җәлил тирәсендә һәрчак төрле милләт кешеләре була, Муса укыган шигырьләр алар күңелендә киләчәккә өмет уята иде.
– Легионга ничек килеп эләктегез?
– 1942 елның башында фашистлар совет хәрби әсирләреннән гаскәри частьлар оештыру планын тормышка ашыра башлыйлар. Әсирләрне милләтенә карап төрле лагерьларга җыялар. 1943 елның башында Ротвайль лагереннан бик күп татар-башкортны этап белән Едлино станциясенә күчерделәр. Биредә «Идел-Урал» легионы формалашканын аңладык. Мине эшче командага беркеттеләр. Ветфельдшер буларак, авыру атларны карарга тиеш идем.
Әсирләр фашистларга хезмәт итсен өчен, аларны идеологик эшкәртү, советка каршы котырту эшләре киң җәелдерелде. Бу максатта укымышлырак әсирләрне файдаланырга уйладылар. Аерым курсларда пропагандистлар әзерләнде. «Идел-Урал» исемле газета чыкты. Муллалар дини йолаларны үткәрүне башлап җибәрделәр.
Әмма без немец фашистларының уен белеп, аларның үзләренә каршы астыртын эш башладык. Поляк партизаннары белән бәйләнешкә кереп, баш күтәреп, «Идел-Урал» легионының батальоннарын алар ягына алып чыгу планнарын кордык.
Легиончылар арасында фашистларга каршы котырту эшләре башланды. «Идел-Урал» газетасы редакциясендә һәм типографиясендә безнең яклылар эшли иде. Газета баса торган ротаторда һәм язу машинасында яшерен рәвештә төрле телләрдә листовкалар да басылды. Алар астына «Йолдыз», «Патриот», «Дүртенче комитет» дигән култамгалар куела иде. Муса дошман тылындагы башка яшерен оешмалар белән бәйләнешкә керә. Власовның Рус азатлык армиясен таркату өлкәсендә Бушманов, Рыбалченко, Иконников кебек патриотлар актив эшли. Михаил Иванович Иконниковның татар халкы алдындагы хезмәтләре аеруча зур булды. Ул, төрмәдә җәлилчеләр белән аралашып, Мусаның өченче шигырьләр дәфтәрен СССРга алып кайта. МГБның фильтр лагеренда аны тартып алалар, һәм ул шул рәвештә югала.
Күп еллар үткәч, Михаил Иванович мин һәм башка җәлилчеләр белән бәйләнеш урнаштырды. Яшерен оешмаларда катнашкан патриотларның исемнәрен ачыклау, аларның данлы эшләрен халыкка җиткерү өлкәсендә зур эш башкарды.
– Инде музыка капелласы эшенә килик.
– Легионда, әсирләрнең күңелен күтәрү өчен, музыка капелласы оеша. Мин беркөнне, үз эшем белән китеп барганда, аларның репетиция үткәргән чакларына тап булдым. Кәрим Ходжаев – скрипкада, Нәҗип Гәрәев – аккордеонда, Гарәф Маликов һәм Ибраһимов – гитарада, Зариф Солтанов – бубенда, Шәехнур Хәмиев двухрядкада уйный. Гарәф җырлый да.
Мин алар белән бик тиз дуслашып киттем. Чөнки балачактан ук үзем мандолинада уйный идем. Вакыт булган саен, алар янына ашыгам. Мандолинада уйнап, капеллага кушылып китәм.
Берчак музыкантлар төркеме янына Гариф Солтанов килә. Бу кеше Идел-Урал Штатының президенты дип йөртелгән Шәфи Алмасның ышанычлы кешеләреннән берсе була. Ул музыка капелласының хәле белән кызыксына: «Музыка инструментлары җитәме, артистлар кирәкмиме?» – дип сорый ул. «Инструментлар да кирәк. Әмма иң мөһиме, безнең арада профессиональ артистлар һәм музыкантлар юк», – дигән җавап ала.
– Муса Гомәров Демблин крепостенда талантлы кешеләр бар дигән иде. Аларны кем танырга мөмкин?
– Ул артистларны мин яхшы беләм, – дип җавап бирдем.
– Алайса, иртәгә үк алар артыннан барабыз.
Икенче көнне без, чынлап та, Демблин крепостена килдек. Кирәк кешеләрне танысын, күрсәтсен дип, мине лагерь эченә керттеләр. Мин кухняга – Гайнан Кормаш янына уздым. Аның белән киңәшләшкәннән соң, Ватанга бирелгән таныш, ышанычлы егетләрне капеллага алып китәргә булдык. Барлыгы унөч кеше җыелды. Аларны Едлинога алып килгәч, музыка капелласына куштылар. Ә капелла үзе эшче рота составына керә иде.
Читать дальше