– Нинди шартларда әсир төштегез?
– Безнең гаскәрләр тәртипсез рәвештә чигенә башлады. Барлык юллар да немец частьлары кулына күчкән иде.
Без, тугыз солдат, оешып, үзебезнекеләргә кушылырга дигән максат белән, көнчыгыш юнәлешенә киттек. Бу вакытта фронт сызыгы йөз чакрымлап алда иде бугай. Без төнлә генә хәрәкәт иттек, ә көндез куаклыкларда, чокырларда качып утырдык. Немецлар куаклыклар яныннан үтеп киткәндә, автоматлардан ут яудыралар иде. Беркөнне шартлый торган пуляның кыйпылчыгы тиеп, аягым яраланды. Тимер ярчыгын алып ташладым, әмма ярадан кан саркып тора иде. Бәхетемә каршы, үз янымда индивидуаль пакет булды, шуның белән аягымны бәйләп куйдым.
Ашарга юк иде. Яфрак чәйнибез, җиләк белән тукланабыз. Берчак шулай бер кисмәк тозлы балыкка тап булдык. Бер атна буена шуны ашап, тәмам сусап йөрдек. Бер иртәдә, су юк микән дип, тау битеннән түбәнгә төшә башладык. Шул чагында немецларның танк патруленә тап булдык. Фашистлар безнең кулларыбыздагы мылтыкларны тартып алдылар һәм бер рәткә тезделәр.
Ул чагында ветеринарларның чалбарына кызыл тасма (оконтовка) тегәләр иде. Немецларның берсе, шуны күреп, минем янга килде. Приклад белән сугып, мине аударды һәм штык белән кадамакчы булды.
– Комиссар? – дип кычкырды ул.
Киемендә кызыл төс булган һәркем комиссар булырга тиеш дип уйлагандыр инде ул.
Безнең төркемдә бераз немец телен сукалаган Кавказ кешесе бар иде.
– Найн, нихт комиссар! Эр ветеринер арц! – дип каршы төште ул.
Шуны ишетеп, фашист минем кабыргага итеге белән нык итеп тибеп кенә хушланды.
– Ауфштеен? – диде ул.
Әнә шулай тагын бер үлем мине читләтеп үтте.
– Нинди лагерьларда булдыгыз?
– Безне сак астына алдылар һәм совет әсирләренең зур колоннасына куштылар. Колонна автоматчылар һәм этләр белән саклана иде. Атлый алмый егылып калганнарны шунда ук атып китәләр. Арыган кешеләр бер-берсенә тотынып алга баралар. Кыска гына вакытка ялга туктаталар.
Кичкә таба безне вакытлы лагерьга алып киләләр. Якындагы посёлок исеме белән ул Янки лагере дип йөртелә икән.
Лагерьга килеп урнашкач, мин полкташларны эзли башладым. Шунда хәрәкәтсез яткан бер кешене күрдем. Ул инде соңгы сәгатьләренә якынлашкан иде. Аягыннан сасы ис килә. Уч төбендәге шырпы кабыдай кечкенә Коръәнне, үбү өчен, иреннәренә якын китергән. Мин аның мөселман кешесе икәнен аңладым һәм Әссәламегаләйкем дип эндәштем. Теге кеше су дип пышылдады. Мин, үземдә булган консерв банкасын алып, кухнядан су китердем.
Бу татар кешесе икән. Ул бер-ике йотым су эчкәч, кулындагы Коръәнне миңа сузды:
– Рәхмәт, туган… Мин, китәм. Коръән сине сакласын! – диде ул һәм күзләрен мәңгелеккә йомды.
Коръән миндә калды. Ул минем талисманыма әйләнде һәм тагын да күп мәртәбәләр үлемнән коткарды.
– Бу кайсы очракларда булды?
– Икенче көнне барыбызны да бер рәткә тезделәр һәм анадан тума чишендерделәр.
– Коммунистлар һәм еврейлар бер адым алга! – дигән команда яңгырады.
Беркем дә алга атламады. Немецлар үзләре еврейларга хас билгеләр буенча безнең әсирләрне берәм-берәм сафтан тартып чыгара башладылар. Андыйлар арасында мин дә бар идем. Чөнки минем йөз татарларның типик йөзенә охшамаган, зәңгәр күзле блондин нинди татар булсын инде?!
Шунда миемне хәтәр уй ярып үтте. Мине еврей дип уйлап, хәзер үк атып үтерәчәкләр. Озак уйлап торырга вакыт юк иде.
Нык дулкынланып, эсэсчыга мөрәҗәгать иттем:
– Гер офицер! Мин еврей түгел, мин мөселман бит!
Теге миңа текә генә карап торды да урысчалап сорау бирде:
– Ә ничек исбат итәсең?
– Мин догалар укый беләм. Минем Коръәнем бар.
– Ну-ка, укы әле.
Мин балачакта ятлаган сүрәләремнең берсен укып җибәрдем. Бу хәлдән соң немец миңа кире стройга басарга рөхсәт итте.
Коммунист һәм еврей дип аталганнарны, сафка тезеп, лагерьдан алып чыгып киттеләр һәм биш чакрым чамасы ераклыктагы елганың су ашаган яры буена китереп атып үтерделәр. Гәүдәләрен яр башыннан елга үзәненә этеп төшерделәр.
Соңрак, төрмәләрдә ятканда, Коръән мине тагын күп мәртәбәләр коткарды. Еш кына надзирательлар кинәттән камераларга килеп кереп, тентү үткәрәләр иде. Алар кесәмдәге теге изге язуны күргәч, шундыйрак әңгәмә булып ала иде.
– Вас ист дас?
– Минем талисман. Религиозниш бух. Коран.
– Ду религиозниш ман?
– Әйе, мин мөселман. Дин тотам.
Коръән китабы эченә ике-өч бөртек чәч тә куела иде. Немецлар аның белән дә кызыксыналар.
– Сугышка киткәндә, әнием миңа үзенең чәчен дә биреп җибәрде. «Чәч салынган Коръән сине утта яндырмас, суда батырмас, улым», – дигән иде.
Читать дальше