– Ни өчен Муса Җәлил әсәрләре татар әдәбияты программасына кертелми?
– Сезнең борчылуны аңлыйм мин, Габдулла абый. Аның әсәрләре программага керергә лаек, әлбәттә. Әмма шагыйрьнең үзе турында начар хәбәрләр йөри.
– Ни булган?
– Сугыш чорында ул әсир төшкән, немецларга хезмәт иткән, диләр.
Бу сүзләрне ишеткәч, бер секундта укытучының авызы кипте, ул дәшә алмаслык хәлгә килде, тәнен калтырау биләп алды.
Бераз вакыттан соң гына һушына килде һәм:
– Бу хәбәрне кайдан ишеттегез? – диде.
– Безнең районның берничә укытучысы Казандагы пединститутта читтән торып укый. Шуларның берсе сессиягә баргач ишетеп кайткан.
Габдулланың бу сүзләргә ачуы килде.
– Булмас, гайбәттер. Муса ничек Туган илгә хыянәт итсен инде?! Мин ышанмыйм.
Мәгариф бүлеге мөдире сүзне куертырга теләмәде:
– Мин дә бу сүзгә ышанмыйм. Вакыт үтсен. Барысы да ачыкланыр.
Сугыштан соңгы хәтәр чорлар иде әле бу. 40 нчы еллар азагы – 50 нче еллар башында да «халык дошманнары»н фаш итү кампаниясе барды. Чакмагыш районыннан да сугышта әсирлектә булган берничә кешене сөргенгә озатканнар дип сөйләделәр. Муса Җәлил турында да әнә шундый хәбәрләр йөрде.
1953 елда май аеның соңгы көннәре иде. Кояш балкый. Табигатьнең иң саф чагы. Дымга туенган җирдә бик тиз күтәрелгән үләнгә, ямь-яшел агач яфракларына тузан да кунмаган әле.
Басуларда кызу эш бара. Чәчү төгәлләнеп килә. Район газетасы Каръяудыдагы «Икенче Коммуна» колхозында басу эшләре темпының югары булуы турында хәбәр итә.
Март башларында Габдулла аганың кәефе бик начар иде, айның бишенче көнендә «халыклар атасы» Иосиф Виссарионович Сталин вафат булды. Барлык укытучылар укучылар алдында һич кыенсынмыйча чын күз яшьләре белән еладылар. Сталинсыз ничек яшәрбез дип уйладылар.
Ә менә майның ахыргы көннәрендә Габдулланың кәефе нык күтәренке булды. Ниндидер шатлыклы хәбәр ишетер кебек иде. Ул бүген дә өеннән чыкты да кибеткә юнәлде. «Кичә кәнфит кайткан дигәннәр иде, миңа калдырдылар микән?» – дип уйлады ул. Юраганы юш булып чыкты. Сатучы кыз аның өлешен калдырган иде.
– И Габдулла агай, шул бер кило кәнфит өчен кысылып, чират торыр кешемени сез, өлешегезне калдырдым, – диде ул. – Кәнфит әрҗәсен ачу белән, халык каршында үлчәп, сезгә дигәнен бүлеп куйдым, – дип өстәде аннары.
Кибеттән яхшы кәеф белән чыкты ул. Өенә кайтып, карчыгын һәм кызларын тәмле кәнфит белән сыйлаячак. Шундый матур уйлар белән өенә кайтып барганда, артыннан үзенә кемнеңдер дәшкәнен ишетте. Борылып караса, китапханәче Фәйрүзә Әхтәмова икән.
– Габдулла абый, Габдулла абый, сөенче!
– Нинди шатлыгың бар, сөйлә тизрәк! – диде укытучы.
– «Совет әдәбияты» журналында Муса Җәлилнең шигырьләрен басканнар. Сез бит Муса минем укучым дип сөйли идегез. Менә ул журнал, быелгы бишенче сан.
Карт укытучы, шатлыктан ни әйтергә белмичә, Казаннан килгән зәңгәр тышлы журналны кулына алды.
Беренче битен ачу белән, «Үлемсезгә» дигән шигырь килеп чыкты. Әмма бу Муса шигыре түгел иде әле. Халыклар атасы Сталинның үлү уңае белән Германия Демократик Республикасында яшәүче немец шагыйре Иоганнес Бехер язган аны. Шушы ук тезмәдә Кытай, Корея, Чехословакия, Румыния шагыйрьләренең Сталинга багышланган шигырьләре урын алган.
Ниһаять, журналның 40 нчы битендә Муса Җәлил шигырьләре башланды: «Кичер, илем», «Корыч», «Сөеклемә», «Юллар», «Сугыштан соң», «Төзүче», «Ирек», «Кошчык». Шигырьләрдән алда Муса Җәлилнең немецларга әсир төшүе, дошман тылында алар алып барган героик көрәш, шагыйрьнең иҗаты турында кыска гына белешмә бирелгән иде. Карт укытучы журналдан күзләрен дә алмый укый иде:
Чәнечкеле тимерчыбык белән
Уратылган безнең йортыбыз.
Көне буе шунда казынабыз,
Әйтерсең лә тирес корты без.
Муса шигырьләре язылган юллар өстенә шатлык яшьләре тамды.
– Нинди генә газапларга дучар булсаң да, Ватанга тугры калгансың. Җиңеп чыккансың, – дип сөйләнде ул.
Оч син, кошчык, көчле җырым булып,
Шушы сиңа соңгы теләгем.
Тәнем калсын монда, (Нәрсә ул тән?)
Барсын илгә минем йөрәгем.
Әйе, кошчык синең батыр йөрәгеңне Туган илеңә алып кайтты. И Ходаем, шушы көннәрне дә күрер чак булыр икән. Рәхмәт язмышыма. Рәхмәт Муса Җәлилнең намуслы исемен кайтарган кешеләргә. Рәхмәт шушы шигырьне бастырып чыгаручыларга.
Ул журналны алып өенә кайтты.
– Галимә, Галимә, дим, син кайда? Мусаның шигырьләре басылып чыккан бит, аның исеме акланган, – дип дәште ул тормыш иптәшенә, өйнең тышкы ишеген ачу белән.
Читать дальше