Тарханова Флёра - Саклыйм җылы назларымны = Душа моя полна нежностью

Здесь есть возможность читать онлайн «Тарханова Флёра - Саклыйм җылы назларымны = Душа моя полна нежностью» — ознакомительный отрывок электронной книги совершенно бесплатно, а после прочтения отрывка купить полную версию. В некоторых случаях можно слушать аудио, скачать через торрент в формате fb2 и присутствует краткое содержание. ISBN: , Жанр: foreign_contemporary, foreign_poetry, tt. Описание произведения, (предисловие) а так же отзывы посетителей доступны на портале библиотеки ЛибКат.

Саклыйм җылы назларымны = Душа моя полна нежностью: краткое содержание, описание и аннотация

Предлагаем к чтению аннотацию, описание, краткое содержание или предисловие (зависит от того, что написал сам автор книги «Саклыйм җылы назларымны = Душа моя полна нежностью»). Если вы не нашли необходимую информацию о книге — напишите в комментариях, мы постараемся отыскать её.

Әлеге китапка шагыйрәнең төрле елларда иҗат ителгән шигырьләре, поэмалары һәм башка телләргә тәрҗемә ителгән әсәрләре туплап бирелде.

Саклыйм җылы назларымны = Душа моя полна нежностью — читать онлайн ознакомительный отрывок

Ниже представлен текст книги, разбитый по страницам. Система сохранения места последней прочитанной страницы, позволяет с удобством читать онлайн бесплатно книгу «Саклыйм җылы назларымны = Душа моя полна нежностью», без необходимости каждый раз заново искать на чём Вы остановились. Поставьте закладку, и сможете в любой момент перейти на страницу, на которой закончили чтение.

Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Өебезне сагынып кайткан идем –
Истәлекләр кабат яңарды.
Сагышлардан моңсу күңелемә
Үзәк өзгеч хисләр таралды.

Өйгә илтә торган бөтен юлны
Күмеп киткән әни сагышы.
Баскан саен ишетелеп куйды
Әтиемнең гармун тавышы.

Үткәнемә үрелеп карар өчен,
Мин күтәрдем хәтер читләрен.
Үсмер чакның күз карашын тоеп,
Сискәнүдән әллә нишләдем.

Инде ялгыз калган өебезгә
Кереп булмый икән капкадан.
Тәрәз аша эчкә карыйм дисәм,
Аларны да пәрдә каплаган.

Безнең эзләр яткан шушы өйдә
Җыелышкан узган елларым.
Түзалмадым, тәрәз капкачына
Башым куеп үксеп еладым.

Күптән ялгыз калган өебезгә
Кереп булмый икән капкадан.
Бер тутырып карап калыйм дисәм,
Күзләремне пәрдә каплаган.

2007

Сагыш

(Яшьлегем елларына)

Яуширмәдән урап искән җилләр
Тәрәзәмә килеп кагылды:
Озакладың, бер кайтып күр, диеп,
Ишегемнән кереп сарылды.

Ташладым да бөтен эшләремне,
Чыгып киттем Чистай ягына.
Әллә нишләп күңел хискә тулды –
Әллә авылым шулай сагына,
Әллә үзем аны сагынам.

Кайтып кердем, өйгә сәлам бирдем,
Тәрәзләрдә кояш яктысы.
Бер хәл алгач, чыктым урамнарга –
Кәефемне төшереп сискәндерде
Авылымның шактый ят төсе.

Күперләргә таба төшеп киттем,
Әйләним дип күлле Дыбрау 1 1 «Дыбрау» (Дубрава) – кайчандыр имәнлек булган, хәзерге вакытта киселгән. Инешен буып, зур күл ясалган. дан.
Миңа таныш эзләр күреп шулчак,
Сыгылып төштем, җаным сыкраудан.

Яр буеның туфрак катламыннан
Мин аларны озак күзләдем:
Болар – минекеләр, Илдусныкы бусы,
Сәрия белән Алсу … эзләре.

Менә алар, менә ярылып ята –
Һич шаярмый әйткән сүзләр бу.
Яр астында йомшак җиргә батып,
Яшеренеп калган эзләр бу.

Шуннан киттем ындыр табагына
(Искә төште студент елларым),
Алмагачлы күлне карап килдем,
Ханнар буасын 2 2 Риваятьләргә караганда, борын заманда Алмыш хан үзенең яраннары белән һәрвакыт ял иткән урын. Күле әле дә бар (Шәйхи урманына бара торган юл өстендә). да буйладым.

Хисләремне төйнәп, яшьлегемне
Эзләп киттем инде клубка.
Ул да башка. Безнең эзләр калган
Клуб ишелеп төшкән без юкта.

Чү! Нәрсә бу? Әллә саташаммы? –
Сыкрауларны өмет каплады:
Яшь чактагы клуб сәхнәсенә
Сабыр гына берәү атлады.
Гыйшкым ич бу, моңлы тавышы белән
Миңа атап җырын башлады:

«…Шушындый матур кичләрдә
Кайда йөрдең, гүзәлем?
Бары синең өчен генә
Өзелә бит үзәгем.

Әйтмәсәм дә аңларсыңмы
Өзелеп сөйгәнемне?
Төнбоек чәчәге кебек
Ач миңа йөрәгеңне».

Аның шушы җыры йөрәгемдә
Бөелеп тора гомер буена.
Үзе әле, исендәдер диеп,
Кертмәгәндер хәтта уена.

Яра калды, барыбер калды яра:
«Кайт» дигәндә, никтер кайтмадым.
Соңгы тапкыр суырып үпкән эзен
Иренемдә мәңге сакладым…

Сыктый-сыктый чыктым аргы якка –
Мәктәп юлын күрми түзмәмен.
Зур күперне үтеп тау менгәндә,
Үсмер чакларымны эзләдем.

Кырмавыклар 3 3 Кырмавык (диал.) – тигәнәк. баскан ул тирәне –
Егылырлык хәтта сөртенеп.
Без укыган мәктәп урынында
Кычытканнар үсә гөр килеп.

Уйга чумып күбрәк йөргән саен,
Күләгәләр арта йөземдә.
Кычытканлы шушы сукмакларда
Әти белән әни эзе дә.

Аннан киттем Кади 4 4 Кади, Шан – авылның ике очындагы чишмә исемнәре. чишмәсенә,
Инеш буйлап Шанга атладым.
Очрамасмы диеп өзелсәм дә,
Үсмер чакларымны тапмадым.

Тапмадым мин гүзәл яшьлекне дә,
Эзләсәм дә авыл бетереп.
Кәефем китеп, өйгә борылып кайттым –
Бар да калган матур төш кебек.

Үткәннәрне барлап кайтыйм диеп,
Багышладым бөтен көнемне.
Күрешүләр көткән идем, ләкин
Сагыш кына басты күңелне.

Гомерләрне тиз үткәрә икән
Салмак кебек тоелган бу агыш.
Олыгайган саен, бәгырьләрне
Өтә икән, өтә бу сагыш.

2003, Казан – Яуширмә – Казан

Чистай сәгатьләре

Чистай сәгатьләре урап кайтты
Дәрьяларны, Җирне, Галәмне.
Инде менә чит илләрдә йөри
«Җилфердәтеп» безнең әләмне.

Чистай сәгатьләре – данлы сәгать,
Үткән алар алтын куллардан,
Һәр минуты аның бәхет өсти,
Беләгеңдә балкып торганда.

Читать дальше
Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Похожие книги на «Саклыйм җылы назларымны = Душа моя полна нежностью»

Представляем Вашему вниманию похожие книги на «Саклыйм җылы назларымны = Душа моя полна нежностью» списком для выбора. Мы отобрали схожую по названию и смыслу литературу в надежде предоставить читателям больше вариантов отыскать новые, интересные, ещё непрочитанные произведения.


Отзывы о книге «Саклыйм җылы назларымны = Душа моя полна нежностью»

Обсуждение, отзывы о книге «Саклыйм җылы назларымны = Душа моя полна нежностью» и просто собственные мнения читателей. Оставьте ваши комментарии, напишите, что Вы думаете о произведении, его смысле или главных героях. Укажите что конкретно понравилось, а что нет, и почему Вы так считаете.

x