Солтанның күз карашы нәрсәгә генә төшмәсен, абына, сөрлегә, аерыла алмыйча интегә. Аңа монда барысы да таныш, аның бу зиратка кергәне, йөргәне бар. Хәзер исә ул биредә үзен ят, чит хис итә. Бу тирәләрдән әйләнеп узар иде дә бит, әмма соңгы елларның шушы көнендә аны бирегә нидер тарта. Ул ничек тә килеп чыккаларга җай таба, моны тиеш дип саный һәм, төрле сылтаулар табып, һич югында, сәбәпсез-нисез килергә мәҗбүр дә була. Шуңа күрә бүген Степанга бик теләп иярде, бабасы Кадрәк, дәү бабасы Чаныш янына умарталыкка ашыкмады. Хәер, алар юлга яңа гына җыенып яталардыр әле, үзләре кебек үк картайган атлары Тимерне арбага җигәләрдер.
Сәбәпсез-нисез дигәч тә, Солтан үзенең бу зиратка ни өчен тартылганын яхшы белә. Сәбәбе бар, бар. Нинди генә сәбәп әле! Аңа бу анык билгеле. Аңа гынамы соң? Аңа үзен монда һәммә нәрсә таныйдыр кебек тоела. Бу иртәне Солтанның барча нәрсәне күзеннән кичергәне кебек, һәммә нәрсә аңа да сынап төбәлгәндер, аның нишлисен сагаеп көтәдер шикелле. Бу зират ташландык кына түгел, монда хәтта вакыт та тукталып калгандыр сыман. Шул ук вакытта, Солтан пәйда булу белән, ул туктаган вакыт әйтерсең лә җанлана, хәрәкәткә килә…
– Мәетләр йоклыймы? – диде Степан, аны уйларыннан һәм күзәтүеннән бүлдереп. Ул биш-алты ботакны чабып өлгергән дә икән инде.
– Андый йокы бездән дә калмас, – дип җавап бирде Солтан һәм, якын килеп, бер ботакны көймә тарафына сөйрәде.
Степан, зират ягына ияген кагып:
– Йоклыйм дисәң, монда баш куеп ятарга мендәр җитәрлек, – диде, һәм үзе дә бер ботакны сөйрәп китте.
– Күзеңне генә йом – хәзер өч аршынлы юрган ябарлар!
– Әйтмә дә, яшьти. Мин үзем көчкә котылып калдым.
– Ишеттем. Тик тагын бер сөйләрсең әле.
– Ишеткәнең җитеп торыр, – диде Степан. – Калганын яңа зираттагы минем каберем янына барып кара.
– Исемеңне кыргансың бит инде.
– Мин аны мәңгегә калдырыр идем дә бит, хәрби комиссариаттан килеп кырып ташладылар аны.
– Кайгырма, дус. Үз кабереңә кереп яткач, яңадан язарлар әле!
– Иртәгәсе өчен ишәк кайгырсын ла! – дип көлде Степан.
Степан ботакларны тураклады, Солтан ул тураклаганны учак итеп өйде. Ләкин нарат ботаклары чи булып чыкты, тиз генә кабынып китәрлек түгел икән. Степан тәкъдиме белән зиратка күтәрелеп, ауган ике агач тәре сөйрәп төштеләр. Аларның берсен Солтан авыш наратка сөялеп торган җиреннән кубарып алды. Кадерсез яткырганчы, ягуы хәерлерәк дип уйлады. Берзаман дәү бабасы Чанышның авылдагы татар зиратына яңа койма корышканы, иске рәшәткәләрне җыеп якканы исенә төште. Билгеле, кемнеңдер кабере өстендәге тәре яраксыз койма түгел инде түгелен, әмма ни аермасы бар? Бу зират ташландык, һәммә нәрсә авып чери, юкка чыга. Ахыр чиктә ягуы һич тә кешелексезлек түгел. Чистарак булыр. Болай эшләүнең үзенә күрә савабы да бардыр әле. Ул үзен пошынырлык нәрсә юк дип тынычландырды. Дөнья шулай инде ул: исәннәр оялмаса, үлгәннәр кулдан тотмый. Бу аның уе түгел, бабасы Кадрәк сүзләре. Солтан оялу хисе кичермәде. Димәк, ярый.
Әнә Степан үзе сөйрәп төшергән тәрене балта белән тураклап та ташлады. Солтан ул нык, коры имән утыннарны яңа урынга учак итеп тергезде, аларга нарат ботакларын өстәде, чыра телеп, ут элде. Һавага сыек төтен күтәрелде, чәер исе таралды.
– Балык апкил, – диде Степан.
Ул нечкә биш нарат ботагы чабып алды, аларны учак тирәли кадап чыкты. Солтан китергән ике бәртәсне һәм өч судакны тозлады да саңакларыннан шул ботак очларына элеп куйды. Тере балыклар, ялкын кайнарлыгыннан читкә очып китәргә җыенган сыман, канатларын җәеп җибәрделәр, саңакларын һәм авызларын ачып, утка таба көмеш дуга сурәтендә каерылып бөгелделәр, аннары калтырана-калтырана турайдылар, шиңделәр, асылынып калдылар.
– Үлгәннәрен көтәсе калган, – диде Солтан, аларны кызганып.
– Аларның үлгәннәрен көтеп утырсаң, үзең яшәми калырсың. Сине ач тотып булмый бит инде, яшьти, – диде Степан. – Ылыс ташла. Төтен кирәк, ыслансыннар.
Солтан учакка ылыслы ботаклар ташлады. Балыкларны аның сары төтене сарды. Шуннан соң һавага очкыннар чәчрәде, көл күтәрелде, ялкын бөркелде. Балыкларның күзләре борчак шикелле агарып, бүртеп чыкты.
Степан ипи кисте дә телемнәргә эре тоз сипте, аннары, бер шешәне ачып, стаканнарга аракы салды.
– Әйдә, бер барып кайтыйк әле, – диде ул, стаканын күтәреп. Алга иелебрәк эчкәч, суган кыягы төреп капты. – Чылат мыегыңны, чылат. Томан күшектерә.
– Томан шул, – диде Солтан сүз булсынга.
Читкәрәк борылып һәм йөзен җыерып, стакандагы эчемлекне, мыегы аша сөзгәндәй, озаклап эчә башлады.
Читать дальше