Киеренкелек сандугачның бөтен тәнен калтыратты. Ә күңелендә салават күпередәй төрледән-төрле төсләр белән балкыган чәчәкләр, аларның хуш исләре һәм таныш тавышлар яңарды. Боларның һәммәсе аны үзен көткән тугайларга, су буйларына таба тыелгысыз төстә чакырып тора иде.
Көтмәгәндә каршы якта колак тондыргыч гөрелте ишетелде. Сандугач юлдашларына тагын чакыру авазы салды. Әмма бу юлы үз тавышының дулкыннардан кайтарылган кайтавазын тоймады. Аны канатларын хәлсез иткән курку хисе биләп алды. Каршы җил китереп бәргән ачы төтен сулышын кисте, тынын буды. Аңа бу гөрелтенең һәм төтеннең чыганагы яхшы билгеле. Озын һәм очлы томшыклы, хәрәкәтсез каткан канатлы һәм ут койрыклы тимер кошлар шулай саңгыраулатып гөрелди, күңел болгаткыч исе белән тынны буа. Гадәттә, сандугачлар, бу тимер кош күренүгә, лачыннан өреккән шикелле, төрлесе төрле якка качалар, посалар иде. Тимер кош кыска муенлы. Ерткыч кошларныкы кебек үк. Озын муенлы зарарсыз кошларныкыннан әллә каян аерылып тора.
Каршыдан килгән тимер кошның күзләреннән бәреп торган нур көлтәләре болытларны тишеп чыкты да сандугачны бераз вакытка сукырайтып калдырды. Иләмсез тимер кош туп-туры аңа таба очып килә иде. Сандугач нишләргә дә белми калды, канатлары хәлсезләнде. Әмма ул чигенә, читкә тайпыла алмый иде инде, алда – туган җир. Алда – шулай ук дәһшәтле ерткыч дошман да. Ләкин ул ата-анасының «карурманга караганда, сандугач көчлерәк» дигән җырларын онытмаган бит әле. Карурманда дошманнар күп. Хәзер исә сандугачның каршысында аларның берсе генә. Иң зурысымы, иң кеч- кенәсеме – барыбер. Ялгыз дошман – куркыныч көндәш кенә ул. Ялгыз көндәшне җиңеп була дигән якты ышаныч сандугач күңеленә ата-анасы җыры белән үзенә генә түгел, ә балаларына да җитәрлек булып, мәңгелеккә кереп калган.
Сандугач читкә тайпылмады. Кош белән самолёт арасы әлегә шактый, ләкин һичнинди киртәсез, буш һәм якты иде.
Кичкырын, кошлар көтүе диңгез ярының тын кыялары турысыннан очып үткәч, сандугач тимер кошларның астагы диңгезне иңләп йөзгән шыксыз дәү оясын абайлап өлгергән иде. Тирә-якны бихисап утлары белән яктыртып, ул оя ярга янәшә йөзеп бара иде. Аның сыртларында эре ак йолдыз сурәтләре яна, шундый ук йолдызлар тимер кошлар сыртында да күренә. Оядагы кошлар менә-менә ут чәчеп күтәрелерләр дә арттан куа чыгарлар кебек.
Тик сандугач алардан курыкмады. Оясында йоклап яткан тук кошлардан өркәсе түгел. Дошман һавага күтәрелгәч кенә яный.
Тимер очкычлар оясының артында зәңгәрле-аклы киң буразна сузылып кала, аңа ыгы-зыгыга бирелгән акчарлаклар ияргән иде. Акчарлаклар куркытылган көмеш балыкларны чүпләп бардылар.
Әнә шул оядан, әйләнә-тирәне гөрелтесе белән дер калтыратып, ут койрыклы ике тимер кош күтәрелгән иде. Ләкин сандугачлар ул арада алардан шактый ераклаштылар, артка әйләнеп карамадылар, шуңа күрә аларның нишләгәннәрен күрмәделәр.
Континентның иң көньягында – сандугачлар кышлаган җылы урыннарда да боларга охшаган көмеш кошлар таш юллардан күтәреләләр дә ниндидер корбаннарын эзләгән кебек ажгырып очалар иде. Соңгы вакытларда алар кара тәнле кешеләрнең тимерчыбык киртәләр белән уратылып алынган тәбәнәк йортлары турысыннан күп очтылар, ә кешеләр, алар пәйда булганчы, котыртылган кырмыскалар кебек йөгерештеләр, кулларын йодрыклап, нидер кычкырдылар. Ак тәнле кешеләр исә, аучылар сыман, аларга мылтыклардан атты. Кара тәнлеләрнең байтагы егылып калды.
Шулай итеп, сандугач үзенә таба ыжгырып килгән самолёттан читкә тайпылмады. Яшенле болытларны ерып очкан тимер кош алдында ул үзен ком бөртегеннән дә кечкенәрәк итеп сизде. Тимер кош аны черки урынына гына кабып йотар шикелле иде.
– Унсигезенче!
– Әйе, сэр!
– Курс турысында – эре кошлар. Курс – ике йөз уналты һәм җилгә төзәтмә – алты градус.
– Аңладым, сэр: ике йөз уналты һәм җилгә төзәтмә – алты градус. – Боерыкны үтәгәч, истребитель очучысы үзалдына: – Миграция вакыты, шайтан! Җитмәсә, бу яшенле давылы… – дип сукранды.
Сандугач үз юнәлешендә оча бирде. Ә тимер кош, аңа төтен исе бөркеп, кинәт сулга янтайды. Юл ачык иде. Сандугач, юлдашларына үзе хакында хәбәр биреп, чакыру авазы салды. Тиздән аларны киң почмак ясап очкан фламинголар узып китте. Очучыга самолётлар йөртүче корабтан шулар турында хәбәр иткәннәр иде.
Әлбәттә, сандугач моны белмәде.
Кояш, күтәрелеп, шактый югарыга үрмәләгәндә, сандугачлар көтүе диңгез эчендәге утрауга якынлашты. Төнге яшенле яңгыр һәм давыл артта калды. Планктон диңгезне шәмәхә төскә керткән иде. Яр читендә үк көмеш медузалар күренде. Сандугачның шатлыктан кабат-кабат аваз саласы килде. Арган-талчыккан канатлары яңа саф көч белән тулды. Үзе кунасы үлән сабагының ныклыгын чамалап, ул кыска гына вакытка һавада талпынып торды, төшеп кунды, ләкин, кызыл ташлар арасында посып шуышкан еланны шәйләп, чәнечкеле кыргый роза куагы арасына күчте, үзе хакында иптәшләренә белгертеп сызгырып куйды. Сайрап та җибәрәсе килде һәм ул тыелып калалмады: менә аның томшыгында үзеннән-үзе диярлек нечкә генә һава агымы хасил булды, ул аның тавыш элпәсенә кагылды, ә анда, чишмәнең кара күзендә тибрәлгән якты ком бөртеген хәтерләтеп, тыйнак кына, сандугачның әле үзенә дә таныш булмаган беренче сайрау авазлары бөреләнде.
Читать дальше