Әгәр дә укучы классиклар, замандаш каләмдәшләре, зыялы артистлар, театр һәм музыка әһелләре турындагы мәгълүматларны белергә тели икән, ул аларны Әхәт Гаффарның «Сайланма әсәрләре»нең дүртенче томыннан таба ала. Әлеге томны язучының метафорик, беркадәр ироник фикерләү сәләтен, урыны-урыны белән шактый зәһәр сарказм аша сугарылган мәкаләләренең бер энциклопедик җыелмасы дип тә санап булыр иде.
Әхәт Гаффар үтә сыгылмалы, кинаяле, бай татар телебезнең мөмкинлекләреннән киң файдалана. Бүген, газиз телебезне чикләп, гаять кыен шартларга куеп кысрыклаган бер заманда, аның матурлыгын, сафлыгын, куәтен халкыбызга, укучыларыбызга күрсәтү үзе генә дә зур игътибарга лаек. Әдип үзенең язмаларында гел шуңа басым ясый, текстта чит-ят сүзләрне кулланмыйча, туган телебездә иҗат итә.
Кайбер очракларда Әхәт Гаффар Н. В. Гоголь әсәрләрендәгеләрен хәтерләтерлек сурәтләргә дә күчә. Мондый хәл бигрәк тә «Богау» романы битләрендә күренеп тора. Бу әсәрне аның кызыклы эксперименты яисә яңа тәҗрибәләр мәйданы дип тә санап булыр иде. Чыннан да, һәртөрле фантасмагорик һәм мистик элементларны мул кулланып, бүгенге тормыш агышын сурәтләгән, яшәешебезнең күпләрне борчыган җитди мәсьәләләрен күтәрергә яисә хәл итәргә тырышу үрнәкләре милли әдәбиятыбыз тарихында алай еш очрамый. Тик заманында бөек рус классигы, аеруча бер кыюлык белән шул юлга басып, гүзәл иҗат үрнәкләре тудырган бит! («Вий», «Диканька хуторы янындагы кичләр», «Коточкыч үч алу» һ. б.) Татар әдибе дә бүгенге реаль тормыш хәлләре янына, шуның янәшәсенә әкияти, фантастик дөнья галәмәтләрен китереп куя һәм шуның шартлы җирлегендә җәмгыятебезнең һәртөрле догмаларга, кешелексез, мантыйксыз тәртипләргә бирелеп, мәгънәсезлек упкынына тәгәрәп төшүебезне искәртә. Моны аңлау өчен, янәшәгә Тукаебыз заманнарыннан ук укучыбызга якын һәм таныш шүрәлеләр дөньясы тәкъдим ителә. Нәкъ әнә шул шүрәлеләр гавамы янында адәми затларның үз-үзләренең нинди богаулар тоткынлыгында көн итүләре, шул тоткынлыкка дучар булулары бик ачык күренә.
Бүгенге татар авылының гап-гади кешесе Ибрай Зәкуановның реаль тормыш белән аралаштырылган, әмма әкияти язмышы аша әдип байтак күп фәлсәфи фикерләр әйтергә тели – моны үзенә күрә мәшһүр «Фауст»ка охшатып, шуның сюжетына беркадәр янәшә эшләнгән фәлсәфи притча дисәң дә ярый торгандыр – биредә адәми зат үзенең гомере буена ниндидер котылгысыз чикләр, нормаларга кысылып яшәргә мәҗбүр ителә, шулардан арыну омтылышы белән яши, әмма тулы азатлыкка аның җаны Тәңре карамагына киткәч кенә ирешә икән. Бәлки, әсәрдәге катлаулы сурәт-бизәкләр һәм сюжет борылышларын әнә шулай аңларга да мөмкиндер, тик минем үземә калса, мәсьәләнең икенче ягы әһәмиятлерәк: автор үзенең барлык иҗаты дәвамында гел иркенлеккә сусап, шуңа омтылып яши: һәртөрле әдәби клише, штампларны санламыйча, тышауларыннан котылган, йөгәне салдырылган аргамак кебек, иҗат болыннарында үзенчә гизә. Мондый шәхесләр өчен тормышта богаулар була алмый.
Әхәт Гаффар – бәхетле иҗади язмышка ирешкән әдип, чөнки ул үз халкына кирәкле сүзен өздереп, кистереп әйтә белде, үз укучысын, тамашачысын, әдәби шәкертләрен тапты туган якларының, Олы Әшнәк болыннарына, чишмәләренә сокланып, аның матурлыгын тоеп, андагы һәр җан иясенең – сандугачларының җырын тыңлап, күкеләренең моңын аңлап яши белде. Болар барысы да аның йөрәк хисләре белән аралашып, фәлсәфи фикерләү, лирик хисләр, юмористик бизәкләр нурында коендырылган әсәрләре аша үз укучыларына барып җитә.
«Әхәт Гаффар феномены» дип аталырлык нәтиҗәле күренешкә әдибебез үзенең ярты гасыр чамасына сузылган иҗат дәверендә иреште. Аның өчен зур бәхет дөнья һәм милли мәдәниятләренең байлыкларын үзләштерү, шулардан файдаланып, хәзерге олы иҗат казанында кайнауда, иҗат итүдә дә иде. Яраткан язучысы Эрнест Хемингуэй каһарманнарының берсе авыр мизгелдә «кеше ялгызы калса, берни дә булдыра алмый ул» дигән сүзләрне ычкындыра. Әхәт Гаффар ялгыз калмады: авыр югалтулары булса да, ул һәрдаим туганнары, якыннары, каләмдәшләренең ярдәмен тоеп яшәде. Аның гаилә терәге – кызлары Ләйлә, Сөмбел һәм инде шулай ук бакыйлыкка күчкән хәләл җефете Фәридә дә – иҗат кешеләре. Туганнары – җәмгыятебезнең асыл егетләре Ренат һәм Рәкыйп Гаффарлар – аның иң ышанычлы гомер юлдашлары булдылар.
Рифат Сверигин
Perdidit antiquum litera prima sonum – беренче хәреф үз мәгънәсен югалтты.
Латинчадан
Кылганнары өчен әҗере бирелер.
Читать дальше