Әгәр боларның берсе дә булмаган очракта да, автор үзенең «Иртәгә улың булам», «Язлар моңы», «Җиләк вакыты бер генә» кебек лирик пьесалары, тарихи шәхесләр – М. Җәлил, М. Вахитов, Г. Тукай турындагы «Хөкем», «Сызылып таңнар атканда», «Соңгы сәгать» драмалары белән генә дә әдәбиятыбыз һәм театр тарихында үзенә лаеклы урынын алыр иде. Бу әсәрләр төрле татар театрлары сәхнәләрендә зур уңыш белән барды, күпсанлы тамашачыларның олы ихтирамын казанды. Әлеге зур иҗат ташкыны дәрьясы артында нинди зур шигърият – саф лирика, поэмалар дөньясы да ята бит әле! Боларның барысы янына әдипнең фәкать балалар, сабыйлар укысын дип кенә язылган төрле парчаларын, әкиятләр, хикәяләр, пьесалар, шигырьләрен дә өстәсәк, «диапазон» дигән төшенчә тагын да тулылана төшәр.
Әле без Ә. Гаффарның гаять көчле коралы – публицистикасы турында бер сүз дә әйтмәдек; ә бит анысын аның саф әдәбият дип саный башлагандагы пар иҗат канатларының икенчесе дип әйтергә, алай гына да түгел, авторны чын гражданин һәм олы художник иткән төп фактор дип атап була. Иң әүвәл әдипнең һәртөрле гаделсезлекләргә карата килешмәүчән актив мөнәсәбәте күзгә ташлана. Мондый мөнәсәбәтне аның төп тормыш позициясе дип тә, сәяси хәлләргә карата үзенең бәясе рәвешендә дә аңларга кирәк. Бу бигрәк тә тарих битләренә гаделсез сугыш чагылышы рәвешендә кереп калган әфган сугышы мисалында ачык күренә. Үз вакытында язучының бик күп әсәрләрендә әнә шул сугышның аяныч нәтиҗәләре, бигрәк тә, шуларны аңлатканда, массакүләм мәгълүмат чараларының ялганы, ә соңыннан шул гаделсез сугышта физик һәм рухи яктан имгәнеп кайткан асыл егетләребезнең җәмгыятьтә үзләренең лаеклы урыннарын һәм кылган эш-гамәлләрен хак-дөрес бәяләүне таба алмый интегүләре публицистик әсәрләрдән тыш («Билгесез сугыш», «771 аршын җир», «Ил фаҗигасе», «Хәтер тактасы»), «Яшиселәр алда иде» (1985) повестенда, «Олы юлның тузаны» (1986–1988) романында, «Күзләремне тутырып» драмасында, «Утын» исемле һ. б. хикәяләрендә дә чагылды. Әгәр дә Әхәт Гаффарның, нигездә, якты кояш нурларында коендырылгандай үтә оптимистик иҗатына вакыты-вакыты белән шактый ук шомлы бизәкләр һәм сурәтләр (зират күренешләре, каберләр, ачылган табутлар, каркылдап утыручы козгыннар һ. б.) килеп керә икән, кайчагында моны тормыштагы әнә шул гаделсезлекләрне төзәтә алмау чарасызлыгыннан килгән гаҗизлектән дип тә аңлатып була торгандыр. Әмма әдипнең реалистик иҗатны ара-тирә бик табигый рәвештә экзистенциаль чаралар белән аралаштырып бару сәләте бик көчле икәнлеген белсәк, барысы да аңлашыла төшәр. Гомумән, Әхәт Гаффар ул – яшәеш, тормыш агышы, галәм, табигать халәте турында бик тирәннән һәм җентекләп уйланучы фәлсәфи сүз рәссамы. Бу философия аның үзенең җир кешесе, галәмнең, табигатьнең бер күзәнәге буларак, туган ягыннан, шулай ук дуслары, каләмдәшләре тирәлегеннән аерыла алмый, һич тә шуннан читкә китә алмый торган газиз баласы итеп тоюыннан килә булса кирәк.
Шәхсән мине аеруча сокландырганы: авторның һәртөрле әдәби алымнар, сурәтләр, хәтта иҗат юнәлешләрендәге махсус чаралар белән үтә дә иркен, бик кыю эш итүе, – дөресен әйткәндә, монысы да аның шул хөрлеккә омтылуы, үз-үзен чикләмичә, безнең барыбызны да тышаулап торучы гадәтилек стандартларыннан, ягъни богауларыннан ычкыну омтылышы. Әлбәттә, мондый халәтнең отышсызрак яклары да булырга мөмкин, әмма монысы да авторның гаебе яисә кимчелеге түгел, тик барыбер аның үзенә уңайсызрак, чөнки әзерлексез һәм талымсызрак укучылар әлеге алымнар катнашмасында адашып калырга, бигрәк тә әһәмиятле булган яисә шулар янындагы икенче, өченче рәтләргә куелган ваграк нәрсәләрне үзара буташтырырга да мөмкин. Кайберәүләргә авторның шартлы алымнар белән мавыгып, иҗат фантазиясенең бик ерак югарылыкларга очышы аңлашылып җитмәве дә бик табигый, тик монысы өчен хөрмәтле укучыбыз үз-үзен шелтәләсен. Ошбу язучы күп очракларда әзерлекле, үзен аңлардайларны күздә тотып иҗат итә һәм ялгышмый. Бу фикерне раслау өчен, мисалга фәкать берничә вариантта язылган «Язлар моңы» повестеның бәхетле язмышын гына искә төшерик. Аның шартлы да, гаять тормышчан да алымнарга корылган сәхнә варианты татар театрлары сәхнәләрендә зур уңыш белән барды. Шулай ук зиһенне кузгатырдай ачык, якты, ассоциатив, яңача метафорик сурәтләргә нигезләнгән «Әҗәт», «Кояшның салкын чагы», «Ак каен дегете», «Акчураның җир үбүе», «Бабай чишмәсе» кебек хикәяләре дөнья халыкларының уналты теленә тәрҗемә ителеп танылды. Бу фактлар Әхәт Гаффарның үз укучылары һәм тамашачылары күп икәнлеге турында сөйли.
Читать дальше