1 ...8 9 10 12 13 14 ...45 Сары көнбагыш чәчәге кебек ачылып киткән бу истәлек Солтанның күңелендә яңа уй кузгатты. Кайчандыр ул Камәриягә үз мөнәсәбәтен белдерер һәм аның игътибарын үзенә юнәлтер өчен, аның аркасына ямьсез, чиркангыч гөберле бака салган иде. Ә бүген нәкъ шуның өчен нишләргә кирәк икән соң? Менә бу еланнарны яктыга сөйрәп чыгара, бакаларны бер-берсеннән куптарган шикелле аерып ташлый һәм берәрсен аның куенына сала алмый бит инде! Киресенчә, Камәрия белән мөнәсәбәтен куышта уралышкан еланнарга охшатып, һичкем тарката алмаслык рәвештә ныгытып үрер иде…
Аяк астына кубарып төшергән ташка басып, Степан кулын куышка тыкты да еланнарны төргәге белән тышка сөйрәп чыгарды. Аларның чуалчык бәйләме шапылдап комга тәгәрәп төште. Тузбашлар бермәл тын тордылар, аннары, аерылыр алдыннан кочаклашкан кешеләр сыман, тагын да тыгызрак булып укмаштылар. Солтан ул төргәкне янган, корымланган, күмерләнгән агач төбенә охшатты.
Һәм шунда хәшәрәтләр кинәт йомшадылар, аралары бушады, алар бер-берсеннән читкә тартылдылар. Күмерле агач төбе күз алдында тамыр җибәрә, ул тамырлар җир дымын эчәр өчен таш араларына төртелеп, тишек эзлиләр сыман иде. Минут арасында еланнар төргәге чишелеп бетте. Алар арыган, талчыккан төсле төрле тарафка таралыштылар.
Степан берсенең койрыгыннан эләктереп, баш очында айкады да болганчык суга селтәп ыргытты. Елан һавада очканда турайды, суга сузылып төшкәч, вак дулкыннарга каршы елга киңлегенә йөзеп кереп китте. Ялтырап торган суны тармаксыз кара яшен урталай ярган шикелле булды.
Солтан еланны күздән тәмам югалганчы карап торды.
– Бусы елан түгел моның, – диде ул.
– Нәрсә соң?
– Хурланган мәхәббәт. Ул да кайчак кеше җанын ташлап чыга да үләргә китә.
– Уйлап та чыгарасың инде, ә? Миңа башкача тоелды.
– Ничек?
– «Өрәкләр» 2 2 «Өрәкләр» – Әфган мөһаҗирләренең совет солдатлары телендәге кушаматы (авт. искәр.).
шундый иде. Безнең «вертушкалар» 3 3 «Вертушкалар» – совет вертолётлары аталышы (авт. искәр.).
килеп чыкканда, алар да, еланнар шикелле, тау ярыкларына кереп кача иде.
– Кызганам мин аларны.
– Өрәкләрнеме? Бар, кочагыңа җыеп кил дә ояларына тутыр.
– Һәркемнең үз каланчасы инде.
– Әллә мине гаепләвеңме бу?
– Юк, үземне, – диде Солтан.
Ул учак янына барып басты да аракы салып эчте, яссы бер ташны елан йөзеп киткән якка чәпчетеп җибәрде. Таш суны үпкән урыннардан коймак-коймак нурлар сирпелде. Алар алтын күбәләк канатлары сыман җилпенделәр дә сүнделәр. Ә сүнгәч, әллә төпкә тондылар, әллә агып киттеләр. Бәлки, ул нурлар, күбәләк канатыннан бармак битләренә сыланып кала торган алтын бөртекләр кебек, вак дулкыннар кагышы белән яңадан яр буена кайтып егылалардыр.
Еланнар, муенга урап йөрерлек, зарар кылмас тузбаш еланнар. Солтан үз-үзеннән: «Нигә тик торганда рәнҗеттек без аларны?» – дип сорады. Күңеленә килгән җавап аның кәефен кырды. Еланнар булып еланнар арасында муенга урасаң да җирәндерми, тәнне чиркандырмый торганнары бар. Ә кайбер кешеләрнең кылган эшләре арасында муенга күтәралмаслык таш булып асылганнары һәм сине төпкә тартканнары күпме!
Шуышырга гына дучар булган баягы бичара тузбашларны туздырып ташлаган кебек, Солтан үзара гыйшык тотып йөргән ике кешене дә бер-берсеннән аерып атты, алар арасында кара яшен булып яшьнәде. Көйдерде, яндырды. Үзе дә көл сарган күмер сыман көйрәп кенә калды. Хәзергәчә ялкынланып китә алганы юк әле. Хәтер җиле искән саен пыскый гына. Менә тагын шул исенә төште. Башыннан кичергән бер вакыйганы һич онытасы юк. Вакыт-вакыт аның җанына шуышып керә, өтә, куыра иде.
III
Өч ел элек, егерме яшен тутырган көнне, Солтан шушы зиратта Камәрияне яратуының авыр тойгыларын кичерде. Шуннан аралары суынды. Упкын. Хәзер басма салып йөргән көннәре. Чайкалып торган асылмалы басма. Чын, нык күпер салынырмы – билгесез. Ышаныч бар барын. Алга килми белеп булмый әле. Әйе, өч ел элек. Шушы зиратта. Нәкъ шушы көнне… Ай күзе белән тыныч дөньяга караган зәңгәрсу май төне иде. Ул, Казаннан кайтып, авылда бергә уйнап үскән иптәшләре, аларның йөргән кызлары белән үзенең туган көнен үткәрде. Камәрия килмәде. Кунаклар таралышып, бабалары өендә ялгызы гына калгач, Солтан урамга чык-ты. Ул көнне Камәриянең элек йөргән егете Иштуган армиядән кайтып төште. Тау-ташлы, канлы, меңнәрчә аналарның, аталарның, сөйгән ярларның, балаларның котын алып торган, кешеләр шәһәр кухняларында, авыл өйләрендә сүккән, каһәрләгән, матбугат, телевидение, радио башта ләм-мим искә алмаган, аннары уздыра-уздыра мактарга, данларга керешкән Әфганстан сугышыннан әйләнеп кайтуның ул елларда да, соңрак та әллә ни абруе, даны юк иде. Ил дәшмәде, халык сагайды. Конституциядә кешенең яшәргә хокукы гарантияләнсә дә, моннан тайпылуны аклар өчен, «интернациональ бурыч» дигән гыйбарә барлыкка килде. Кешеләрне сәер, зиһен кабул итәргә тартынган, хәвеф-хәтәр салкынлыгы бәреп торган каршылык тетрәндерде: шәһәр каберлекләрендә, авыл зиратларында кызыл яисә кара граниттан, төрле төстәге мәрмәрдән коелган кабер ташлары калкып чыкты һәм аларга «интернациональ бурыч үтәгәндә һәлак булды» дигән рәхимсез, аңлаешсыз сүзләр уеп куелды. Рәхимсез, чөнки илгә беркем, шулай ук ил дә һичкемгә сугыш игълан итмәгән. Аңлаешсыз, чөнки нинди бурыч ди ул? Кайсы ата-ана үз улын белмәгән-күрмәгән чит ил халкы һәм чит партия мәнфәгате өчен еллар буена сөеп үстергән? Аларны ата-аналары күкләр ишелеп төшәрдәй авыр газаптан тапкан, күз карасыдай саклаган, картлык көннәрендә терәк булыр дип ышанган! Бурыч икән – үлгән балаларны кем кайтарып бирер соң? Газиз балаңның фоторәсемен тотып, исемен, фамилиясен язып, кем каршына барып басарга? Җелек кебек тере, исән-сау ир-егетләрне, үз хакимиятен үз халкыннан саклар өчен, бурычка сораган партия икенче бер партия белән еллар буена сөешеп, дөньяга яңа кеше ярата алмый; аның аналар бала тапканда кичергән газапны үлчәрлек үлчәве юк; күз карасыдай кадерләү урынына, ул егетләрне һәр куак артыннан үлем сагалады. Чит солдатлар чит илнең киләчәгенә терәк була алмый. Ярдәм кирәк икән, кеше каны сорама – нефть ал; халкыңны туендырырга хәлеңнән килми икән, җан кыйма – ашлык әзерлә; халкың белән идарә итәрлек иманың юк икән, чит солдатларның сукырайтылган күзләре, өздерелгән кул-аяклары, Степан Масленниковныкы кебек танымаслык булып яндырылган йөзләр бәрабәренә ихтирам казану мөмкин түгел. Ярдәмгә чакырган дустыңны әйләнеп кайтырына анасы шатлыгы, атасы горурлыгы, сөйгән яры назы, баласы кочагы каршыламыйча, өч аршын 4 4 Тагын өч елдан соң Солтан Әфганстанда һәлак булган совет солдатларына Туган илдә кырык биш мең аршын җир казылганын белде – газеталар Әфган сугышында унбиш мең солдат шәһит киткәнне хәбәр итте (авт. искәр.).
җир көтеп ята икән, сине үз халкың хәтта кабердән дә мәхрүм итүе ихтимал.
Читать дальше