Ә бу юлы яшел басу төсендәге бер үк төрле машиналарның хәрәкәте картны борчый калды. Иң арттагы машина юл читенә төшү белән, алдагысы шундук туктады. Колонна янәшәсендә бик күп кешеләр пәйда булды. Ыгы-зыгыланмадылар, буталышмадылар. Хәрәкәтләре төгәл, бер үк төрле. Кешеләре дә бер үк төрле. Күзгә ерак булса да, Чаныш аларның солдатлар икәнен аңлады. Моны белгәч, картның кызыксынуы кимеде. «Ә-ә, сугыш уены уйныйлардыр, күрәсең», – диде ул үз-үзенә. Солдатлар машиналар янәшәсендә, йөзләре белән елгага карап тезелделәр, аннары, кыл урталай бүленеп, капма-каршы якка киттеләр. Арттагы солдатлар йөз-йөз илле метрлар үткәч туктый һәм туктаган урыннарында кала бардылар. «Кырны әйләндереп алалар бугай», – дип уйлады карт. Шунда колонна уртасыннан бәләкәй һәм елгыр машина килеп чыкты да көзлек буенча елгага таба элдерде. Ә анда, елга ярында, нәкъ юл буендагы машиналар төсле үк өч машина тора. Аларын Чаныш иртән, умарталыкка барышлый ук күргән, Кадрәккә дә күрсәткән иде. Һаман да шул җене сөймәгән нефтьчеләргә санап инде. Хәерлегә каршы, бу юлы ялгышкан. Бактың исә, хәрби уен. «Ярый, кирәк икән – уйнасыннар. Бу да – эш», – дип тынычланды ул. Көзлекне таптауларын гына ошатмады. Түземсезләнеп, дилбегәне какты: «Әйдә, малкай, үшәнләнмә әле!» Ат юыртып китте: тояклары җиргә авыр ята, сырты талгын гына чайкала. Арткы сул көпчәк какшаган, аның эзе кыйгач-мыйгач булып калды.
Бүген юл озын тоелды. Картның моңарчы алай ашыгып йөргәне юк югын. Ул ашыктырган һәрнәрсә артта калган инде, хәзер алар үзләре аның артыннан кусыннар. Әнә ялгыз агачлар, юлның борылмалары, юл читендә онытылыпмы, кемдер ташлапмы калдырган тимер тырма, басулар арасындагы ызан, былтыргы салам эскертләре, телеграм баганалары – һәммәсе аның каршысына таба килми, ә зур бер әйләнеш буенча аның тирәли хәрәкәтләнә кебек. Ул караш кына иңләрдәй киңлекнең кыл уртасында барды да барды, әле иңкүлеккә төште, әле үргә күтәрелде. Бөтен җир аны, арбаны, атны кояш астына элеп куелган бишектә тирбәтә сыман. Солдатлар күздән югалды инде. Әле ярый ике авыл арасындагы юлга төшмәде. Югыйсә аларны күрми каласы икән. Ә трактор шул юлдан гына килә ала, димәк, трактор йөртүче аларны күрми калыр. Шулай яхшырак, эш ашыгыч, илтифат итеп, вакытны әрәмгә җибәрмәс. Балык көтә, аны коткарасы бар. Әлегә Солтанның килеп чыкмавы гына кызганыч. Ярый, озакламас.
Чаныш уй уйламады. Күчәрдәге алкалар чыңлавын, үрәчә шыгырдавын, чикерткәләр зыңын, тургай сайравын тыңлады.
Олы юлда тузан заты юк. Ә Чаныш юл тузанында, яр комында, буразна туфрагында, чыклы үләндә үз эзен калдырып йөрергә яратып яшәде. Кешеләр эз калган җирдән барырга күнеккән. Белмиләр диярсең: башкалар эзеннән барганда, һични тапмыйсың, чөнки эзләмисең. Чаныш юл тузанында үткән еллар мәгънәсен, яр комында мәңгелек хәрәкәт бәрәкәтен, буразна туфрагында җан азыгын, чыклы үләннәр арасында меңнәрчә кояш таба иде.
Ә бүген Чаныш үзе күкләр астындагы, олы юл өстендәге тузан бөртеге булып кына калган шикелле.
VIII
Кабер эченә юл, ниһаять, ачылып бетте. Чокылган тишеккә сыгылмалы гәүдәле Солтан гына түгел, авыр сөякле һәм итләч тәнле Степан да сыярлык. Кем беренче булып керергә тиеш – бу сорау алдында алар икесе дә тигез иде әле. Алдан кергәне икенчесен дә ияртәчәк. Алар акыл һәм акылсызлык, ярамаган эш һәм яманлыкны сайлап алу каршында калдылар. Тып-тын. Аркалары кояш җылысын сизмәс булды. Тишектән үзләре сайлап алган чарасызлык салкынлыгы бәреп тора. Хәзергә аларны саклык кирәклеге, шикләнү тотып торды. Бу тойгылары әкренләп сизгерлеген югалтты, аларны битарафлык һәм гамьсезлек җиңде.
Ком һәм ташларны кыштырдатып, дәшмичә генә Степан кузгалды. Солтан, зур гаеп сизеп, хәтта җирәнеп, курку һәм борчылу белән кызыл кирпеч тузанына баткан, тирләгән дустының аяк табаннарын ялтыратып тишек караңгылыгына кереп киткәнен карап калды. Эчтән аның:
– Монда полковничек, монда! – дигән тавышы ишетелде.
Солтанның йөрәге кага башлады, тамагын сусау көйдерде. Әмма, кешеләрнең үлгәннәр дөньясына кагылмаска кушкан мәңгелек тыюын читкә тибәреп һәм санга сукмыйча:
– Китсәнә! – дип җавап бирде.
– Әйе! Караңгыда күрмәгәнбез – монда табут та бар икән!
Солтан алга атлады да башын киртләчле тишеккә тыкты, йөзен кар сарган бәке суына тидердемени! Беренче тапкыр монда карап та, икенче тапкыр карамаска тиеш булган нәрсәләр артка чикте, ул Степанның күз карашы белән очрашты. Әнә башын ия төшеп, иңе белән башка дөньяны терәтеп баскан. Солтанга ул сәер, биредәге барлык үлеләрдән дә үлерәктер сыман тоелды. Әйтерсең лә Степан яңа гына каршысында яткан кара табуттан чыккан да, табут капкачы аның артыннан шапылдап ябылган…
Читать дальше