Улының сүзен аңламыйча, Чаныш җитди төстә:
– Нигә? – дип сорады.
Кадрәк коры гына көлеп җибәрде.
– Балыкны ыштаның белән сөзеп алабыз да суга җибәрәбез. Йөзсен әле туйганчы.
Чанышка улының болай шаяртуы ошады. Авызын ачып көләргә теләде, тик тавышы-ние чыкмады. Ул шулай гына көлә ала иде инде. Аның каравы шадра йөзе ачылып китте. Атасының көлүен, елмаюын Кадрәк карга миләше белән ышкып ялтыраткан җиз самавырга тиңли иде. Шадралары исә самавыр йөзендә ялгыш бәрелүләрдән калган чокырлар белән бериш кебек.
– Ярый суң, – дип килеште Чаныш. – Тик менә чалбар балагының тез турысы ертылды бит әле – балык шуннан чыгып шылмас микән?.. Шулай булгач, балыкны суга кире җибәрүдән гайре чара калмый.
– Ай-һай!.. – диде Кадрәк.
– Дәрман булмаса да, акыл бездә буа буарлык. Җаен тапсаң, кыр кәҗәсен дә савып була. Ничек уйлый-сың?
– Акыллылар белән хәзер дөнья тулган. Тик күбесе – эш дигәндә кашык тотучылар, – диде Кадрәк, кашын җыерып. – Без шаярткан арада, балыкны кояш киптермәгәе.
– Алайса, тотыныйк. Аны җибәрергә вакыт. Йөзә бирсен. Хәер, аның бүтән яшисе килми, ахрысы.
– Нәрсәдән чыгып әйтәсең?
– Үзеннән сорап белешмәсәң дә күренеп тора. Кара суң – шәлперәеп төшкән. Корсагы буш. Капчыкмыни. Уылдык чәчкән ул. Соңгы тапкыр. Шуңа күрә монда да. Аның бүтән яшисе килми, хак.
– Алайса, шушында гына калсын. Югыйсә авыру кешене өйдән куып чыгарган ише була.
– Үз өендә үлсен. Зур суда. Аркан апкил. Ә мин ат җигим, – диде Чаныш. – Безгә ул булышыр.
Аларның авыр сөякле карт атлары үлән утлап туйган, хәзер умарта күләгәсенә башын төртеп ятып тора иде инде. Кыяфәте тыныч. Киң күңелле, зиһенле мал ул. Ә ябыкка ябык та инде. Кай ягы беләндер коргаксыган көймәгә тартым. Тиресе астыннан көймәнең каркас шикмәләредәй киң, нык кабыргалары сизелеп тора. Чукмар-чукмар тоякларын ябык аяклары авыр күтәрә инде. Бу карт атның арт тоякларындагы дагалары гына яңа. Аларны тимерчелектә Чаныш үзе койды. Дагаларның үлчәме бер сөямнән аша.
Ат Чанышны сизгер җаны чагылып торган шәмәхә күзләрен зур ачып каршылады. Озынча башын күтәреп, чал төкләр үскән иренен кыймылдатты. Хуҗасына әкрен генә кешнәп дәшәсе килде, ахрысы. Кешнисе урынга, тирән итеп сулады гына. Чанышның кычкырып көлә алмаганы кебек үк, бу ат та кешни алмый иде инде.
Чаныш, аның муенына шапылдаткалап:
– Тор әле, Тимер, эш бар, – диде.
Аның сүзләре белән килешкән сыман, башын киң чайкап, ат җайлап кына аягына басты. Буыннары шыгырдап, сагалары чартлап куйды. Кыллары коелып, сирәкләнеп беткән койрыгын теләр-теләмәс кенә чайкап, бөҗәкләрне куды.
Тезгененнән тотып, Чаныш аны умарталык өе янындагы арбага таба җитәкләп китте. Атның сыртына сыерчык кунды, аның ябага йонын чукып алгач, Кадрәк эче куышлы агачтан ясап элгән оясына чумды. Арба янына килеп җиткәнче, сыерчык ат сыртына ике мәртәбә кунып өлгерде. Ат аны койрыгы белән кумады. Кошларның ябага йонын йолкуы атка рәхәт кенә иде.
Ат җигүне Чаныш бик ярата. Хәзерге яшьләр моны бар дип тә белми. Мал җанына караганда, машина моторын якынрак итәләр. Атка кайсы яктан якынаерга, җиккәндә, нидән башларга кирәклеген сорасаң көләләр генә. Нихәл итәсең, атлар заманы узды шул. Шуңа күрә Чаныш һәммә атларга тиеш яратуны Тимергә бирергә тырыша, аны җигүне ифрат рәхәт бер эшкә саный.
Арба янында Чаныш атка камыт кигезде, ыңгырчак салды, арты белән тәртә арасына чигендереп кертте. Сул як тәртәне күтәреп, аңа камыт бавы эләктерде дә дуганы ат муенына салды; уң якка чыгып, аның очын тагын камыт бавына каптырды; аннары камытның кыскычларын чөелдерек белән тарттырып бәйләгәч, өзәңгене дугадагы боҗра аша үткәрде; шуннан соң аркалыкны күтәрде; иң ахырдан дилбегә ыргакларын авызлык боҗраларына каптырды.
Кадрәк өйдән кара май сеңдерелгән сүс бау төргәге алып чыкты. Арба артын алар икәү күтәреп аердылар.
– Карале, Тимер балыкны сөйрәп чыгара алырдыр ич? – диде Чаныш. – Ләмнән майда шуган шикелле булыр.
Кадрәк ризалашып баш какты.
– Тимернең аңа гына көче җитәрлек әле, – диде ул. – Тартмый ни!
Кадрәк арканны балыкның койрык астыннан үткәрде. Чаныш аны, тарттырганда, балыкның тәнен кысмаслык һәм тиресен зарарламаслык итеп бәйләде. Ул рус-япон сугышында чакта бәйләргә өйрәнгән диңгез төеннәрен онытмаган. Онытмаган дип… аларны, ипи кискән яки чалгы белән печән чапкан шикелле, гап-гади бер шөгыль белән генә бәйли иде.
Алар балыкны арканлаган арада, ат, чит-ят җан иясен тоеп, колакларын шәңкәйтте, балыкка, койрыгының кыймылдавына, аның һәр сулаганы саен күтәрелеп-төшеп торган суга кырын-кырын карап алды.
Читать дальше