– Нәкъ әби сөйләгәнчә! – диде Степан. – Шул табут бу, шул… Ә монда берәү кергән инде. Башымны кисәргә бирәм – кергән.
– Каян беләсең? «Мин монда булдым» дип язып калдырганмы әллә?
– Ә бу чибәркәй үзе кереп ятмаган ич инде! – диде Степан, таш идәндәге баш сөягенә ияген кагып. – Аны полковниктан соң иңдергәннәр. Бер вакытта күмсәләр, монысының да табуты булыр иде… – Шунда ул, тавышын көчәйтеп: – Господин полковник! Сержант Степан Масленников без вашего вызова прибыл! По твоей душе соскучился, с-ка… Тор! Каршы ал! – дип кычкырды.
Солтанның хәтерендә китапка язылган сүзләр кыймылдашты да, мәгънәсенә карап, үз урыннарына тезелештеләр: «Мин Сингапур сазлыкларында маляриядән үлеп калдым…», «Ул, чыннан да, теге дөньяда булган, ләкин ялгызлыкны күтәрә алмыйча, кире әйләнеп кайткан иде. Ул полковник Хосе Аркадио Буэндио янына әйләнеп кайтты, чөнки Мелькиадесның җаны тере кешеләрне сагынган иде…» 11 11 Габриэль Гарсия Маркесның «Йөз ел ялгызлык» романыннан.
«Ә Степанның җаны үлеләрне сагынган, күрәсең…» –дип уйлады егет.
Ул чигенде, күзен йомып, кояшка карады. Күзеннән кабер караңгылыгын кысып чыгарасы килде кебек. Аермачык итеп, үзенең кабергә мүкәләп кереп киткәнен күз алдына китерде. Шундук артыннан кемдер тишекне томалый да башлады сыман. Кирпечләре яңа, измәсе иң нык цементтан. Соңгы кирпеч кояшны каплар алдыннан, аңа гүя бер шешә сөт белән бер телем ипи сузарга өлгерделәр. Менә стенага соңгы таш салынды. Ә каберне караңгылык басмады: аны, неон лампасы кебек, сөтле шешә яктыртып тора сыман. Ул салкын шешәне җылы күкрәгенә кысты. Салкын стаканга кайнар су салгандагы шикелле, шешә чатнап китте, һәм Солтанның тәне буенча суык сөт акты. Тик сөт нигәдер кан төсендә – кып-кызыл иде.
– Мыштырдама инде, кер, – дип кычкырды Степан, тик үзе тышка сузылды һәм: – Ә, юк, керми тор, – дип, тишектән җиргә төште.
– Котың ботыңа җиттеме? Шулай, йөрмә тере килеш каберләрдә. Өлгерерсең әле.
– Шүрләп чыкмадым мин. Чукынып китим, ул табут пианино кадәр бар. Вәгъдә – иман. Полковникка барыбер егерменче гасырның соңгы чиреген күрсәтми калмыйм.
Степан шулай сөйли-сөйли тишекне зурайтты. Бер-бер артлы эчкә керделәр. Бер мәлгә караңгылыктан сукырайган Солтан төрбәнең кирпеч белән түшәлгән идәненә аяк басты. Кызыксынып, тиз-тиз каранды, һич тә алай кабердә кебек түгел болай. Тишек турысындагы кирпеч ватыкларын исәпкә алмаганда, монда чиста. Ниндидер гадәти подвалга кергән ише генә. Солтанның гүргә мәет иңдергәне бар: анда, баш өсте ачык торса да, күпкә шомлырак була иде.
Уртада басып торырлык. Гөмбәзгә баш тимәс өчен, бераз иелергә генә кирәк. Эңгер-меңгердә түшәм белән стеналар ачык күренми, тишектән бәреп торган яктылык комачаулый. Әкренләп күз ияләште. Идәндәге кием-салым калдыклары астында беленеп яткан сөякләр аша атлап, табут янына бастылар. Ул, дөрестән дә, кара пианиноны хәтерләтә, өстенә юка тузан эшләпәсе кунган, уртасы буйдан-буйга күп урыннан череп, асылынып төшкән кара хәтфә белән каймаланган, капкачына бакыр тәре беркетелгән, почмаклары саен җиз бизәкләр. Табут зиннәтле, хәтта матур һәм игътибарны җәлеп итәрлек.
Солтан үзләрен читтән күзәткәндәй булды. Суйган да каплаган Мөнкир белән Нәкир 12 12 Мөнкир белән Нәкир – теге дөньяда мәрхүмнең гөнаһларын үлчәүче хөкемдар фәрештәләр.
. Бил тиңентен шәрәләр, тазалар, гайрәтлеләр. Аркаларында фәрештә канатлары гына юк.
Әмма ният һәм шөгыльләренең башыннан ук яхшылык кылу хисе аларга хыянәт итте. Полковникның үткәне аларга әшәкелеге, явызлыгы ягыннан гына билгеле. Алар хәзер тереләр һәм үлеләр дөньясы очрашуы, тыелган чикне атлап чыгып, үзләрен зур гөнаһка – бар кешелек кануннарында вәхшилек дип аталган, ә гади генә итеп әйткәндә, явызлыкка дучар итүләрен уйламадылар…
Табутны баш-баштан күтәреп карадылар. Ул авыр иде. Аңламыйча, бер-берсенә караштылар. Черегән сөяк-ләр һәм кипкән табут болай авыр булырга тиеш түгел бит! Әле генә төшереп куйганнармыни! Таш тутырмаганнардыр лабаса?
Гаҗәп: икесе дә бертөсле уйлаганнар икән. Сүз куешкандай, яктылык төшкән яктан капкачы белән яткычы арасын тикшерделәр. Алар какканнан соң кузгатылмаган, тыгыз беркетелгән иде.
– С Богом! – диде Степан һәм табутны, баш ягыннан күтәреп, тишеккә каршы бора башлады.
Солтан аяк башына тотынды. Борылырга ара җитәме-юкмы икәнен уйламаганнар иде. Табутның аяк башын почмакка этеп терәгәч, баш ягын күтәрә төшкәч кенә тишеккә туры китерделәр.
Читать дальше