Атакайны егет чагында бик чибәр булган диләр. Хәер, мин белгәндә дә ул чибәр иде: урта буйлы, җыйнак гәүдәле, җиңел сөякле; кечкенә җирән сакал-мыеклы чиста ак йөз, бик килешле тулы гына иреннәр, бик туры борын һәм күксел-соры, зур гына күзләр – әнә шундый иде ул. Сиксәнгә җиткәндә дә ул сыгылып төшмәде, бөкресен чыгарып йөрмәде.
Аннары табигате белән дә егет кеше булуын сөйлиләр. Җитез хәрәкәтле, ачык күңелле, җор сүзле, уен-көлке яратучан иде, диләр. Ул матур гына җырлаган да, гармун да уйнаган, оста гына биегән дә. Туйлардан һәм мәҗлесләрдән аны бер дә калдырмаганнар. Бизәгән мәҗлесләрне!.. Хәтта аның яшь чакларын белүчеләрдән шуны да ишеткәнем бар: туй кайткан чакта, ул төпкә җигелгән атка йөзе белән тарантаска карап атлана икән дә кияү белән кәләшкә гармун уйнап бара икән. Бик үк ышанып та бетәсем килми моңа, әмма шулай да дәртле-кыю егетләр туй вакытында ниләр генә эшләмәгәннәр!..
Мин белә башлаган чакларда, атакай инде кырыктан узган кеше иде. Җигүле атка арты белән атланып баруларын күптән оныткандыр, билгеле, ләкин барыбер җырлый да, уйный да, кәефе килгәндә биеп тә алгалый иде. Эчке мәҗлесләрендә генә түгел, өйдә ялгыз утырганда яки ишегалдында эшләп йөргән чагында да җырларга ярата иде. Тик, ни хикмәттер, атакайның бу җыр-музыка сәләте миңа бер дә күчмәгән – мин җырлый да белмәдем, берәр уен коралында уйнарга да өйрәнә алмадым. (Хәлбуки мандолина белән скрипканы тотып караган чакларым булды, ләкин барыбер берни дә чыкмады.) Ә менә атакайның нечкәрәк тавыш белән сузып кына җырлаганын читтән генә тынымны да чыгармыйча, бик әсәрләнеп тыңлый торган идем. Мин, күрәсең, инәй ягына охшаганмын – инәй ягыннан берәүнең дә җырлаганын белмим. Үзенең дә җырлаганын миңа бервакытта да ишетергә туры килмәде. Хәер, ара-тирә өйдә ялгызы калып, тәрәзәдән тышка тик кенә карап торган чагында, ул әллә нигә бер, авыз эченнән генә мөнәҗәткә охшатыбрак нидер көйли иде, ләкин минем колак салганны сизсә, шунда ук туктый да торган иде.
Әйе, инәй төсе-бите һәм табигате белән дә бөтенләй башка иде. Кыз вакытында ул, әлбәттә, ямьсез булмагандыр. Чем-кара озын чәч толымнарын мин дә әле хәтерлим. Ләкин мин белә башлаганда ул инде шактый йончыган һәм ямьсезләнгән хатын иде. Күзләре бозылган, кызарып тора, тешләре дә төшеп бетә язган, аркасы да бөкрәя төшкән иде. Яшерә алмыйм, башка малайларның әниләре чибәр, ә минеке ямьсез дип пошынган чак- ларым да булды, ләкин бу чын сәбәбен белмәүдән иде. Ә чын сәбәбе… хәер, ул турыда алдарак әйтелер…
Ә тормышлары бер дә начар булмаган. Иркен, мул яшәгәннәр. Атакай күбрәк кәсеп итеп йөргән. Бу эшкә ул яшьтән үк тартылган, чөнки бабасы Әхтәм карт та, атасы Әхмәтҗан да иген игү, мал асрау өстенә алыш-биреш итү белән дә шөгыльләнгәннәр. Дөрес, Каргалы үзе сәүдә җире түгел, атнага бер килә торган кечкенә базары да соң гына җыелып, иртә таралып та бетә иде. Өч мәчетле зур авылда Гали байның таш кибетеннән башка бүтән кибет тә юк иде шикелле – белмим, истә калмаган… Бөтен халкы аның җиргә бәйләнгән, җир белән яшәгән (һәм җир өчен дип килгәннәр дә), ләкин һәрбер зур авылдагы шикелле монда да, базардан базарга йөреп, алыш-биреш итүчеләр дә аз булмаган. Билгеле, төрлесе төрле дәрәҗәдә – Гали бай кебек чардаклы, яшел түбәле өй, тимер ишекле таш кибет салдырган бик эресе белән беррәттән Кырлайчы Хәллә абзый кебек бөтен «товары» кечкенә сандыкка сыеп беткән җәяүле «сәүдәгәре» дә булган алар арасында. Гомумән, авыл кешесе тик ятарга яратмаган, хәрәкәттә бәрәкәт, дип, буш вакытында һаман базар чапкан, анысын алган, монысын саткан – ничек тә акча табарга тырышкан. (Ә акчаны ул бик яраткан.) Мин моны нэп вакытында үзем дә бик яхшы күреп калдым.
Менә минем атакай да, әйткәнемчә, малай чагында ук атасына ияреп, Дим буенда һәм Ачлыкүл ягында Акчуриннар 3 3 Сембер губернасындагы сукно фабрикаларының хуҗалары. – Ә. Еники искәр.
өчен йон җыеп йөргән. Үзенең әлеге язмасында ул, башкортлардан дусларыбыз күп иде, дип яза. Мәсәлән, Казанголда – Җәгъфәр карт, Ябалаклыда – Курмый карт, Кыдрачта – Сәфәргали агай, Буранголда – Җомагол карт – болар барысы да бай башкортлар, бик күп сарык, елкы биләгәннәр… Каргалыдан Дим буена кырык-кырык биш чакрым, Ачлы күлгә утыз-утыз биш чакрым чамасы булыр, ул заманда бу җирләр күксел үлән дулкынланып яткан, төрән кермәгән тоташ кылганлы сәхрә булган да шул сәхрәдә ара-тирә башкортларның ак тирмәләр корып утырган җәйләүләре дә көтү-көтү утлап йөргән маллары гына очраган. Менә атакайның бабасы Әхтәм карт та, ул үлгәч, атасы Әхмәтҗан карт та шул башкортларга барып, ак тирмәдә ит ашап, кымыз эчеп, берәр атна кунак булып ятканнар. Ә кыш кергәч, башкортлар үзләре, дөя җиккән тар чаналарга ит-май төяп, Бүздәк ярминкәсенә барышлый да, ярминкәдән кайтышлый да безнең бабакайларга кереп, кунак булып китә торган булганнар. Әнә шулай күңелле, кызыклы итеп яза атакай бу аралашу-йөрешүләрне… Бик күп еллар узгач та, ул әллә кайчан үлгән башкорт дусларын «фәлән агаем да төгән җиңгәм» дип сагынып сөйли торган иде.
Читать дальше