Коеның бурасы тәбәнәк иде, шуңадыр, ахры, безнең ише вак бала-чаганы ул тирәгә җибәрмиләр – кое үзенә тарта, дип куркыталар иде. Чынлап та, барып, коеның тирән караңгы төбенә иелебрәк карап торсаң, ничектер баш әйләнеп киткәндәй була иде. Әгәр шуннан тартып та алса? Юк, белеп куганнар безне куркыныч-серле кое яныннан!
Иң артта – читәннән үргән, салам япкан терлек абзарлары, ләкин мин аларны яхшы белмим, чөнки, бердән, бәләкәй чагым, икенчедән, абзарлар җәй көне гел буш тора диярлек. Кояш баер алдыннан гына, сыер-сарыклар – көтүдән, атлар эштән кайтып керәләр. Ә мине сыер сөзмәсен, ат типмәсен дип һаман саклыйлар иде.
…Абзарлар артыннан ук бәрәңге бакчасы башлана. Монысын яхшы хәтерлим, чөнки ызаны буйлап, җылы-йомшак туфракка ялантәпи бата-бата, күп чаптым. Бакча бик озын, түбән таба сөзәкләнеп инеш ярына чаклы төшә. Яр астында инеш – Каргалы инеше диләр аны. Ул бик сай, бик кечкенә, чуерташлар өстеннән сырланып ага – кайбер төшләреннән аяк чылатмыйча сикереп тә чыгарлык. Кер чайкарлык кына яту урыннары 4 4 Елганың тын гына аккан тирән урыны.
да бар. Кисмәк бүрттерерлек, кабык чылатырлык су җыелсын өчен, кайбер җирләрен әзрәк ташлар белән дә буганнар.
Инеш кечкенә, тар булса да, үзәне шактый киң, ярлары да шактый биек. Язгы ташу вакытында кар суы шул ярларга сыеша алмыйча котырып, атларны агызып китәрлек булып килә, диләр, ләкин мин бу тыныч-юаш кына агып яткан инешнең андый чагын бервакытта да күрмәдем (язын-көзен без Каргалыга кайтмый идек).
Инешне кичеп, каршы яр өстенә күтәрелгәч, тар гына тугайлык башлана. Тугайлык тип-тигез, урыны-урыны белән бәләкәй генә урмандай кычыткан, алабута, шайтан таяклары үсеп утыра, чирәм җирләрендә бозаулар, казлар йөри, сугып киптергән зур-зур кизәк өемнәре тора.
Бу тугайлыкны тау итәге дияргә дә ярый, чөнки аз гына баргач та биек, текә тау башлана… Тау гына түгел, таулар! Инеш буйлап бер сафка баскандай тезелешеп килә бу ак маңгайлы кызыл таулар. Дәүләкәннән кайтканда иң элек әнә шул тауларны, аннары авылның нечкә манараларын күрәсең. Каргалы кешеләренең җырларына да кергән ул таулар:
Каргалыкай тавы киртләч-киртләч,
Киртләчләре бетәр, кар киткәч.
Әйе, киртләчләр күп, болар – кәҗәләр таптап салган сукмаклар. Әмма тауның түбәсеннән итәгенә кадәр кар сулары ерып төшкән «сырлар» да җитәрлек.
Каршыбыздагы тауга кайчан менүемне хәтерләмим, – билгеле, кечкенә чагымда үзем генә менә алмаганмындыр инде, ләкин үсә төшкәч, Каргалы малайлары белән бергә, әлеге кәҗәләр төсле, ул тауларга күп менеп йөрергә туры килде. Безнең турыдагы Урталык тавы дигәненең өсте тип-тигез иде: рәхәтләнеп чап, уйна, көрәш! Борынрак заманда Каргалының җиткән кызлары һәм егетләре дә шушы тауга менеп төрле уеннар уйный, күңел ача торган булганнар. Ул заманны Срур тутакай бик яхшы белә һәм бик тәфсилләп, матур итеп сөйли дә. Кызлар бик горур, бик «строгий», ә егетләр бик тыйнак, әдәпле булганнар, имеш, сакчылы уйнаганда егет, кызны куып җиткәч, кычкыртып кочакламаган, ә кул очын иңбашына тидереп кенә алган, имеш. Бәлки, бәлки… Ләкин мин үскәндә яшьләрнең тауга менеп уйнаулары беткән иде инде, тик ара-тирә генә аллы-гөлле чуар кызларның кояш баер алдыннан, тау түбәсендә тезелешеп, авыл өстенә карап утырганнарын әзрәк хәтерлим әле.
Соңрак, 1924–1925 елларда, яшьләрнең җәйге уеннары ялан якка, тимер юл буендагы чирәмлеккә күчкән иде инде. Өч мәхәлләнең дә яшьләре шунда җыела иде. Егетләр, кызларның ниндиләре генә юк! Ул чакларда авылга Бәләбәйдән, Уфадан, Казаннан бик күп укучы яшьләр кайта иде. Алар арасында иске формаларын саклаган яшел фуражкалы, яшел тужуркалы картрак студентлар да очрый иде. Шәһәрчә киенгән бик сылу туташлар да бар иде. Авылчарак киенгәннәре дә бик көяз-ыспайлар, шуның өстенә шактый кыю-шаяннар да иде. Каргалы яшьләренең әнә шул кичке зур уеннарын мин дә бер-ике тапкыр күреп калдым. Миңа ундүрт-унбиш яшьләр булгандыр, инде ис кергән, хыял эшли, күзләрем – кызларда гына! Тик, кызганычка каршы, мин әле кызлар арасына кереп китә алмыйм, мин әле егет булып җитмәгәнмен – кыюлык та, әрсезлек тә юк әле миндә. Шуның аркасындадыр инде мин Каргалы кызларыннан берәүгә дә гашыйк була алмыйча калдым. Ә егет булып өлгергәч, миңа инде туган авылыма кайтып йөрергә туры да килмәде. (Соңгы кайтуым 1924 елның җәендә булды шикелле.)
Әйе, Каргалы ул минем балачагым. Хатирәләрем дә балачакныкы. Иң элек, әнә югарыда язганча, бабакайларның иркен ишег- алларын, келәт, кое, читән абзарларын, өй ишегеннән чыгуга каршыда гына басып торган мәһабәт тауларын күргәнмен. Шул ихата эчендә генә йөргәнмен, уйнаганмын, тавыклары, чебиләре белән танышканмын, арыгач, каз бәбкәседәй, башымны үләнгә төртеп йоклап та киткәнмендер, бәлки, – бу минем әле бары ике-өч яшьлек чагым гына булгандыр. Азрак үсә төшкәч, урамга чыкканмын, күрше-тирә малайлары белән таныша башлаганмын. Бабакайлар йорты авылның нәкъ уртасында, каршыда гына иске агач мәчет – аны «урталык мәчете» диләр иде. Мәчет ихатасы кырыннан ук авыл зираты башлана. Анда иңкәйгән, кыйшайган иске кабер ташлары күп, яңалары бик аз, рәшәткәле каберләр дә күп түгел. Үсеп утырган агачлар бөтенләй юк диярлек, тик кайбер рәшәткәләр эчендә генә сирень куаклары күренә. Әмма зират өсте бер дә тапталмаган кылганлы куе чирәмлек иде. Чирәмдә җир җиләге күп була иде, ләкин аны нигәдер җыючы юк, бары без – вак бала-чагалар гына курка-курка кереп җыйгалый идек.
Читать дальше