Әмирхан Еникиев - Әсәрләр. 3 том

Здесь есть возможность читать онлайн «Әмирхан Еникиев - Әсәрләр. 3 том» — ознакомительный отрывок электронной книги совершенно бесплатно, а после прочтения отрывка купить полную версию. В некоторых случаях можно слушать аудио, скачать через торрент в формате fb2 и присутствует краткое содержание. ISBN: , Жанр: foreign_contemporary, tt. Описание произведения, (предисловие) а так же отзывы посетителей доступны на портале библиотеки ЛибКат.

Әсәрләр. 3 том: краткое содержание, описание и аннотация

Предлагаем к чтению аннотацию, описание, краткое содержание или предисловие (зависит от того, что написал сам автор книги «Әсәрләр. 3 том»). Если вы не нашли необходимую информацию о книге — напишите в комментариях, мы постараемся отыскать её.

Татар әдәбияты классигы, Татарстанның халык язучысы, Татарстан Республикасының Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Әмирхан Еники «Әсәрләр»енең бу томында әдипнең «Соңгы китап» дигән автобиографик романы һәм төрле елларда язылган публицистик мәкаләләре, истәлекләре урын алды.

Әсәрләр. 3 том — читать онлайн ознакомительный отрывок

Ниже представлен текст книги, разбитый по страницам. Система сохранения места последней прочитанной страницы, позволяет с удобством читать онлайн бесплатно книгу «Әсәрләр. 3 том», без необходимости каждый раз заново искать на чём Вы остановились. Поставьте закладку, и сможете в любой момент перейти на страницу, на которой закончили чтение.

Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Кайчандыр, ерак заманда бу җирләрдә Бихан исемле бер князь (бәк) яшәгән. Шушы Биханнан тора-бара Кугушев, Акчурин, Кутуев, Муратов фамилияләре үрчеп, тармакланып чыккан. Ә Кугушевлардан берсенең исеме Күлдәш булган, Күлдәштән исә Еникей туган. Димәк, болай була: Бихан, берничә буын аша – Күлдәш, аңардан – Еникей… Бу Еникейдән тагын биш ир бала туган: Алакай, Идей, Терегол, Усангали, Иртуган 2 2 Исемнәр барысы да русча язылган. Татарча әйтелеше ничек: Идейме, Идәйме, Терегол – Түрәколмы – ачыклавы бик читен. – Ә. Еники искәр. . Башкортстанга күчеп килгән безнең бабайлар менә шул Идей белән Тереголның дәвамы икән. Фамилияләре исә Күлдәш улы Еникейдән башланып китә. Шуннан соң инде ул үзгәрмичә буыннан-буынга күчеп килә. Тора-бара Еникеевләрдән Терегулов фамилиясе аерылып чыга. (Югарыда Идей белән Тереголның бертуганнар икәнен күрдек.) Каргалы халкының да иң зур күпчелеге Еникеевләр белән Терегуловлар, һәм алар чынлап та үзара туганлык җепләре белән бик нык бәйләнеп, чуалып беткәннәр. Күрәсез, бу ике фамилия бик борыннан килә, шуңа күрә аларның күп таралуы гаҗәп тә түгел.

Биредә тагын шуны да әйтергә кирәк: Башкортстанда икенче бер тамырдан чыккан Еникеевләр дә бар икән әле (аларның яшәгән авылы – Яңа Бәшир, хәзерге Чакмагыш районында). Бу – Еникеевләрнең нәсел башы князь Тенешев. Аның да Еникей исемле улы булган – менә шуңардан икенче тармак Еникеевләр үрчеп киткән. Ә Тенешевның үзенең нәсел очы кайдан, кемнән – бу кадәрлесен инде мин тикшереп, ачыклап тормадым. Һәрхәлдә, мишәрләрдәге күп кенә фамилияләр бер тамырга барып тоташа – әнә Акчуриннар, Кутуевлар, Муратовлар Биханга барып тоташкан шикелле… Бәлки, князь Тенешевлар да шул ук Биханнандыр – Хода белсен!

Инде Каргалы кешеләренең үзләрен «төмән» дип йөртүләренә килгәндә, моны, минемчә, ике төрле аңлатырга була. Беренчедән, элек гомер сөргән җирләренә бәйләп, ягъни алар Темниковтан чыккан халык – «төмәнлеләр». Икенчедән, аларның элек кем булуларына карап та: билгеле ки, алар борын-борыннан хәрби хезмәт кешеләре булганнар, Алтын Урда заманында мең башы, ун мең башы булып торганнар, ә татарлар гаскәр башында торучыны кайчандыр «төмән» дип атаганнар. Миңа калса, менә шушы икенчесе дөресрәк булырга тиеш, ягъни алар нәселләре белән хәрби халык, алар – төмәннәр! Болай диюләрендә аларның үзләрен башкалардан аерырга теләү дә һәм кем булулары белән горурлану да ачык сизелсә кирәк. Монда тагын шуны да өстисе килә: мин белгән, күргән «төмәннәр» барысы да диярлек озын буйлы, төз, таза кешеләр, йөзләре дә аларның озынча, ак чырайлы, борыннары да бик туры… Кара сары, табактай түгәрәк йөзле, кысык күзле кешене минем аларда очратканым юк. Кыскасы, «төмәннәр»не монголлар белән бәйләү һич мөмкин түгел. Димәк, алар башка токым, башка тамырдан яралган халык (тарихчылар аларны кыпчак белән бәйлиләр, кыпчактан чыккан, диләр).

Ә менә «морзалык» аларга, чын булса, монголлар вакытында бирелгән, имеш. Миндәге кулъязмада шулай диелгән, ягъни «морза» сүзе Ираннан чыккан һәм төрки халыкларга монголлар аша кергән дип әйтелгән. Шулай да мин безнең нәсел монголларга чаклы ук инде ниндидер бер өстен таифә (каста) булгандыр дип уйлыйм. Алтын Урдага буйсынгач та аларның үз җирләренә үзләре хуҗа булып калулары, гаскәр башлыклары булып торулары һәм морза исеме белән йөрүләре шул иске дәрәҗә- өстенлекнең дәвамы гына булса кирәк. Югарыда исемнәре телгә алынган Бихан да, аның токымы Кугушевлар да Алтын Урда вакытында да, соңыннан рус дәүләте кулына күчкәч тә һаман морза һәм князь булып кала биргәннәр. Димәк, буыннан-буынга күчә торган нәрсә икән ул исем-дәрәҗә!

Билгеле инде, исем сакланса да, аның реаль эчтәлеге гасырлар дәвамында күп үзгәрешләр кичерә. Әмма әкренләп гел начарлануга табан. Бигрәк тә Пётр I заманында татар морзаларын чикләү-кысу аеруча көчәя. Мишәр илендә «татар мәсьәләсе»н бер селтәнүдә хәл итмәкче булып, бу патша 1713 елны хәтта шушындыйрак указ да чыгара: ярты ел эчендә бөтен татарларны чукындырып бетерергә! Чукынмасалар, җирләрен, ә морзалардан поместьеларын да тартып алырга!.. Ләкин бу дәһшәтле указ да көткән нәтиҗәне бирми, бары тик дәүләтен саклар өчен күп җирбиләүче эре алпавытлар гына ашыгып чукыналар, әмма түбән хәлле морзалар (алар, әлбәттә, күпчелек) һәм гади халык үз диннәрендә нык торалар, чукынмыйлар. Шуңа ачудан булса кирәк, Пётр I бөтен чукынмаган морзаларны һәм татарларны тота да казна крестьяннары итеп игълан итә. Шуның өстенә урман кисү, урман чыгару белән бәйләнгән бик авыр лашманчылык эшенә аларны ел саен куа башлый. Бу чорда татар-мишәрләр бик авыр шартларда яшәп, тәмам бөлгенлеккә төшәләр. Тик Пётр I дән соң Екатерина II (Әби патша) вакытында гына татарларны дин җәһәтеннән кысу бераз йомшара, ә кайбер фамилияләргә, шул җөмләдән Еникеевләр белән Терегуловларга да морзалыклары яңадан кайтарыла. Әмма элек биләгән җир-суларын кайтарып бирмичә генә… Ләкин ниндидер привилегияләре кайткан булырга тиеш, мәсәлән, морзаны солдатка алсалар, аңардан казарма идәнен себертмәгәннәр. Хәер, солдаттан башка шактый зур чиндагы хәрбиләр дә, зур гына дәрәҗәле чиновниклар да чыккан алар арасыннан – димәк, морзалыкның кайбер өстенрәк привилегияләре белән дә файдаланган булырга тиешләр. Шулай да морзалар дип аталган бу халыкның иң зур күпчелеге гади крестьяннар булган. (Газиз Гобәйдуллинның «Татарларда сыйныфлар тарихы» дигән китабында морзаларның һәм йомышлы татарларның ничек итеп бөлгенлеккә төшүләре бик ачык күрсәтелгән.)

Читать дальше
Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Похожие книги на «Әсәрләр. 3 том»

Представляем Вашему вниманию похожие книги на «Әсәрләр. 3 том» списком для выбора. Мы отобрали схожую по названию и смыслу литературу в надежде предоставить читателям больше вариантов отыскать новые, интересные, ещё непрочитанные произведения.


Әмирхан Еникиев - Матурлык
Әмирхан Еникиев
Отзывы о книге «Әсәрләр. 3 том»

Обсуждение, отзывы о книге «Әсәрләр. 3 том» и просто собственные мнения читателей. Оставьте ваши комментарии, напишите, что Вы думаете о произведении, его смысле или главных героях. Укажите что конкретно понравилось, а что нет, и почему Вы так считаете.

x