Өченче тапкыр Г. Исхакый 1906 елның 27 декабрендә кулга алына һәм Чистай төрмәсенә ябыла. Гаепләү карарында: «Агентлардан җыелган, дөреслеге шиксез булган мәгълүматларга караганда, Мөхәммәдгаяз Исхаков хөкүмәткә каршы җинаятьчел пропаганда алып бара, социалист-революционерлар партиясенең җирле вәкиле сыйфатында үзен Дәүләт Думасына сайларга агитация дә алып бара», – диелә.
Г. Исхакый, ике айга якын тоткынлыкта калып, 1907 елның 17 февралендә (II Думага сайлаулар узгач кына) төрмәдән азат ителә. Ә рәсми рәвештә Г. Исхакый «эш»е Казан округ суды тарафыннан 1907 елның 4 маенда гына ябыла.
Архив документлары бик күп серләрне ача, жандармнарның хәйләләре, бөекләрнең бер тиенгә тормаган бәндәләр тарафыннан газапка дучар ителүләре күңелдә гаҗизлек һәм нәфрәт хисен тудыра…
«Эш»е туктатылса да, Г. Исхакый артыннан полициянең, шымчыларның күзәтүе тукталмый. 1907 елның 3 апрелендә Казан жандармнар идарәсенә Чистай өязе исправнигы Илевскийдан мондый хат китә: «Яуширмә авылының элекке мулласы Гаяз Исхаков минем карамактагы өяздән Казан шәһәренә китте һәм Казанда чыга торган ниндидер татар гәзитәсендә эшли икән» (ТМА. – 199 ф. – 1 тасв. – 538 эш. – 27 к.).
Дүртенче тапкыр Г. Исхакыйны 1907 елның 4 июнендә кулга алалар. Гаепләү кәгазендә мондый сүзләр бар: «Хөкүмәткә каршы агитация алып бара, рөхсәт алмыйча гына татар телендә чыга торган «Тавыш» гәзитәсенең фактик редакторы булып тора, шул гәзитә төпләмәләре белән бергә авылларга хөкүмәткә каршы язылган прокламацияләр җибәрә, авылларга чыгып, шундый ук кәгазьләрне халыкка үзе дә таратып йөри». Шулай итеп, 1907 елның 12 июнендә, беренче «эш» ябылып бер ай узгач, әдип өстеннән икенче «эш» ачыла (Шунда ук. – 17, 25 к.).
Бу юлы ашыгыч рәвештә Г. Исхакый турында һәртөрле һәм күпләп мәгълүмат җыела башлый. Бөтен эшне Казан жандармнар идарәсе башлыгы полковник Калинин үз карамагында тота. Тентү вакытында чыккан һәр адрес буенча тикшерү эшләре алып барыла. Калининның үз имзасы белән Казан, Уфа, Оренбург, Әстерхан, Пермь, Самара өлкәләре полицияләренә хатларда исемнәре аталган кешеләрне сәяси ышанычлылык ягыннан тикшерүләрен, шулай ук Самара губернасы Бөгелмә өязенең Югары Карамалы волосте идарәсенә Г. Исхаковның гаиләсе, нәсел-нәсәбе турында җентеклерәк мәгълүматлар туплап җибәрүләрен үтенеп хатлар яза (ТМА. – 199 ф. – 1 тасв. – 538 эш. – 39 к.). Шулай итеп, полковник Калинин Г. Исхакыйны ерак сәфәргә – сөргенгә җибәрергә әзерли.
Досье шактый калынайгач, 1907 елның 7 августында полковник Калинин имзасы белән Казан губернаторына мондый эчтәлектәге үтенеч китә: «Шушы белешмә белән бергә Самара губернасы Бөгелмә өязе Югары Карамалы волосте Лашман авылы крәстияне, егерме тугыз яшьлек Мөхәммәдгаяз Исхаковның сәяси ышанычлылыгын тикшерү язмаларын да юллап, Сез Галиҗәнапка шуны белдерергә җөрьәт итәм: әле телгә алынган язмалардан күренгәнчә, югарыда телгә алынган Мөхәммәдгаяз Исхаков Рәсәй социал-демократ эшчеләр партиясендә дә, социалистик-революционерлар партиясендә дә тормый булып чыга. Карашлары буенча анархист булып, ул Казандагы татар революцион оешмасы составына керә һәм татар мәдрәсәләрендә, татар мәктәпләрендә укучы шәкертләр арасында хөкүмәткә каршы пропаганда алып бару белән генә чикләнмичә, бәлки әле Казан, Перьм, Уфа, Самара, Оренбург губерналарының кайсыбер өлкәләрендә яшәүче татар һәм рус крәстияннәрен дә революцион юнәлештә әгитләгән. Мөхәммәдгаяз, гомумән, русның кан дошманы, төрле җинаять кылырга әзер торучы, тәвәккәл, зәһәр холыклыдыр, җирле халыкны анархиягә өндәгән, андый хәвеф таратуы гына җитмәгән, янә килеп ышанычлы татарларга да йогынты ясаган.
Мөхәммәдгаяз Исхаковның җинаятьчел эшчәнлеге җәмгыять тәртибен саклауга, җирле халыкның иминлегенә сәяси хәвеф китергәнен исәпкә алган тәкъдирдә, шул Исхаковны Казан губернасыннан Рәсәйнең бүтән төбәгенә олактыруны, шунда дүрт ел буена полициянең рәсми күзәтүе астында саклап, аннан соң да Казан губернасына кайту хокукыннан мәхрүм итүне мәгъкуль күрер идем» (Шунда ук. – 87 к.).
Г. Исхакый Казан төрмәсендә чагында, жандармнар идарәсе аны сөргенгә озаккарак олактыру өчен шашынып, мөмкин кадәр күбрәк гаеп тупларга тырышкан бервакытта, жандармнарның борын төбендә үк Казан матбугат эшләре комитетында игътибарга лаеклы гаҗәеп бер хәл булып ала. Билгеле булганча, Г. Исхакыйның жандармнарны – патша ялчыларын фаш итеп Чистай төрмәсендә язган «Зиндан» повесте 1907 елның май аенда басылып чыга. Санкт-Петербургта чит ил басмалары Үзәк Комитетына «әсәр революцияне пропагандалый» дип шикаять керә. Казандагы матбугат эшләре буенча вакытлы комитетка «Зиндан» китабы белән бергә үтенеч килеп төшә: «Китап, чыннан да, Казанда басылганмы һәм, шулай булса, сатудан тыелганмы?» Тикшерү өчен ул китап комитет әгъзасы Н. Ф. Катановка тапшырыла. Цензор әсәргә характеристика яза, һәм ул характеристика буенча 1907 елның 2 июлендә комитетта фикер алышу үткәрелә. Бу фикер алышуда Н. Катанов, әсәрдәге ул вакыт өчен шиклерәк булган урыннарны күздә тотып: «Китапның авторы, атаклы язучы, драматург (аның әсәрләре Казан татар сәхнәсендә хәзер дә даими күрсәтелеп килә) Мөхәммәдгаяз Исхаковның либераль әсәрләр бастырганы һәм митинглар оештырып йөргәне өчен инде кулга алыну гына түгел, административ рәвештә (Казаннан) сөрелгәнен 10 10 Биредә сүз әдипнең 1906 елның 2 ноябрендә 24 сәгать эчендә шәһәрдән китү шарты белән Казан төрмәсеннән азат ителүе һәм Яуширмәгә кайтып китүе турында бара.
дә исәпкә алып, әлеге әсәр буенча суд алдында аерым эш кузгатырга кирәк түгел», – дип, комитет әгъзаларын ышандыра ала (ТМА. – 420 ф. – 1 тасв. – 115 эш. – 64 к.). Шулай итеп, Г. Исхакыйны сөргенгә җибәрү буенча икенче «эш»тә тупланган 1907 елгы досьега «Зиндан» буенча материаллар керми кала, һәм жандармнар идарәсе сөрген вакытын билгеләгәндә ул материаллар исәпкә алынмый. Цензор Катанов әдипнең «Зиндан» повесте буенча булган «гөнаһ»ларын шулай йомып кала 11 11 «Зиндан» повесте мәсьәләсе Казан Вакытлы матбугат комитетында, бу вакыйгалардан соң бер ел узгач, 1908 елның 12 июнендә зурдан кубып кабат кузгалып китә.
. Мондый хәлне акыллы, зур белемгә ия профессор Катановның Г. Исхакый талантын тануы дип бәяләргә кирәк. Цензорның үзенә шундый карашын һәм ярдәмен Г. Исхакый белми калган. «Ирекле матбугат» исемле мәкаләсендә ул: «Инде татар матбугаты элгәреге богаудан ычкынды. Аны богаулар өчен генә куелган, шуның белән хәят кичерә торган, шуны кыйнау-изүне генә кәсеп иткән Шәехгаттар Иманаев, Ашмарин, чукынчык Катановлар, Җүзиләр вә башка әллә нинди фикер жандармнары, уй шпионнары читкә ыргытылды», – ди (Аң. – 1917. – 20 апрель).
Читать дальше