«Ике йөз елдан соң инкыйраз» – бик тыгыз фикерләр җыелмасы. Аны гади китап укыган шикелле йөгертеп укып булмый. Андагы юл арасында, тел төбендә яшерелгән мәгънәне чүпли-чүпли, кабат-кабат укырга кирәк. Тукай да: «Гаяз әфәнденең «Инкыйраз»ы кеби сәтырына 3 3 Сәтыр – язу юлы.
алтын белән тегелеп язылган гали әсәрләрнең… һәр шәһәр татарының өстәлендә, һәр авыл мужигының пич башында берәр данә булып тору – лязем вә хәтта фарыз», – дип юкка гына язмаган.
Әсәрдә афоризм диярлек гыйбарәләр бик күп. Мәсәлән, әдип, егерме дүрт яшьлек егет, «бер милләтне тәрәкъкый иттерү өчен «ана» җитештерү кирәк» ди. Ягъни кыз баланы киләчәктә милләткә хезмәт итә алырлык уллар, кызлар үстерерлек итеп тәрбияләргә, аң-белемле итәргә кирәк дигән фикер үткәрә.
«Әдәбият белән музыка – милләтнең атасы белән анасы икәнлеге һәркемгә мәгълүм бер эш… Ата никадәр сәламәт булса да, анасыз бала тумавы мәгълүм…» Г. Исхакый XIX гасырда руханиларның музыканы мөселман өчен бидгать нәрсә итеп караулары һәм бу карашның милли музыканы үстерүгә киртә булуы турында ачынып яза.
Килик әдипнең кайбер зыялылар тарафыннан тәнкыйтьләнгән татарларны рус мәктәпләрендә укырга өндәүләренә. Чоры өчен бу актуаль булган. Г. Исхакый Татар укытучылар мәктәбендә укымаган булса, рус телен каян белер иде? Күп классикларны укып өйрәнә. «Шекспир, Мольер, Шиллер, Гейне, Островскийларның театр әсәрләре, шөбһәсез, минем драма әсәрләремнең техникасына йогынты ясадылар», – ди ул.
«Русиядәге шулкадәр безгә бирелгән иркенлек, безнең хактагы гадәләт 4 4 Гадәләт – гаделлек.
һичбер мәмләкәттә һичбер мәхкүмәгә 5 5 Мәхкүмә – буйсынучы милләт.
бирелмәгәндер». Бу һәм шуңа охшаган русларга «мәдхия» укыган юллар «Инкыйраз»да берничә урында очрый. Безнеңчә, нәкъ шундый юллар цензор Смирновны әсәрне бастыруга рөхсәт бирергә мәҗбүр иткән дә. Әсәр кулъязмасының өчтән бер өлешен кисеп ташлаган цензор русларга мәдхия юлларын сызмаган бит.
Яшь Гаязның хәйләсе Смирновның мәкереннән өстенрәк чыккан. Әдип үзенең хәйләсен цензор Смирнов аңлар дип курыккан. Ничек тә басарга рөхсәтен алырга теләгән. Югарыда – Русиядәге иркенлек, гаделлек турында пафос белән әйтелгән җөмләнең «Инкыйраз» текстының иң соңгы абзацында бирелүенә дә игътибар итәргә кирәктер, бәлки. Бу сүзләр мәгълүм татар мәзәгендәге «мәтык»ны хәтерләтмиме?
«Бу көн 2 (яңа стильдә 15) октябрь булганга, русларның Казанга керүләре бәйрәм көне мөнәсәбәте илә болгарларның мәсҗедләренең музейга әйләнү бәйрәме шул көнгә туры китерелгән иде». Авторның бу сүзләрендә тирән мәгънә ята, киләчәккә фаразы, күрәзәлеге шәйләнә. Цензор Смирновның күңеленә мондый фараз бик хуш килсә дә, Г. Исхакый бит бу юлларны хәсрәтләнеп, милләтен дә уяу булырга чакырып яза. Ул биредә Казанны яулап алдылар, басып керделәр, дип әйтми. Цензорны ярсытмас өчен, «Казанга керделәр» ди. Үз милләте өчен йөрәге әрнүен шулай русларга яхшы мөнәсәбәткә төреп бирмәсә, карагруһ Смирнов китапны басарга рөхсәт итәр иде микән?
Г. Исхакыйның «Ике йөз елдан соң инкыйраз» әсәрендәге русларны мактаган сүзләренең чын күңелдән әйтелгәнме, әллә хәйлә генәме икәнлеген аңлар өчен, шул чорларда (1906 елда) 65 сан гына чыгып калган «Таң йолдызы» гәзитәсендәге мәкаләләрен күздән кичерергә була. 1907 елда Чистай төрмәсендә яза башлаган (1907) «Зөләйха» драмасында да авторның алда әйтелгән хәлләргә мөнәсәбәтен ачык күрергә мөмкин.
Г. Исхакыйны 1903–1904 уку елына «Хөсәения» мәдрәсәсенә чакырмыйлар. «Минем мәдрәсәдәге укучыларны тәрбия ысулым сакланучан башка мөгаллимнәрне куркытты», – дип яза әдип «Тәрҗемәи хәлем»ендә. Г. Исхакый Казанда университетка керергә әзерләнә. Әмма Яуширмәдә әтисе Гыйләҗетдин хәзрәтнең сукыраюы сәбәпле, мәхәллә халкы, Гаязны мулла итәр өчен, приговор җыеп куйган була инде. Муллалыкка указ алып, Г. Исхакый Яуширмәдә яши башлый. 1903 елның 3 ноябрендә (иске стильдә) Мәрьям Шәриповага өйләнә. Мулла булу аның мәсләгенә, тоткан юлына туры килмәгәнлектән, 1904 елда, яңадан Казанга килеп, революцион хәрәкәтләргә кушылып китә. 1905 ел революциясен хуплап каршылый. Чистай ягына кайтып, авылларда җыеннар оештыра, революцион ситуацияне аңлата. Ләкин, донослар булып, полиция күзәтүенә эләгә.
Уральскидан Камил Мотыйгый, үзе чыгарачак «Әлгасрелҗәдит» журналында катнашырга чакырып, Г. Исхакыйга хат яза. Бу зур үзгәрешләр чорында басма органның үтә дә кирәклеген аңлаган Г. Исхакый аңа басма идарәсен Казанга күчерергә тәкъдим итә. Ләкин К. Мотыйгый моның белән килешми: «Минем фикеремчә, милләт файдасын шәхси мәнфәгатьтән өстен күрәсе килгәннәр үз шәһәрләрендә хезмәт итсеннәр һәм шәһәрләренең халкын мөмкин кадәр мәдәнияткә ияләштерү өчен көрәшсеннәр», – дип җавап бирә һәм Г. Исхакый тәкъдим иткән «Теләнче кызы»н бик теләп басачакларын белдерә.
Читать дальше