Г. Исхакый һәм аның фикердәшләре «Хөррият» 6 6 Кулъязма «Хөррият» гәзитәсенең 1905 елның август, сентябрь айларында гектографта басылган ике санын һәм аларга шәрехләрне Илдар Низамов «Мирас» журналының 1994 елгы 4 нче санында бастырып чыгарды.
исемендә яшерен кулъязма гәзитә чыгарганнар. Язучы үзенең «Идел-Урал» фәнни-публицистик хезмәтендә: «Сугыш вакытында (1905 елгы рус-япон сугышы күздә тотыла) «Хөррият» дигән легаль булмаган сәяси фирка оешты. Радикаль-милли программалы бу партия үзенең «Хөррият» дигән органы битләрендә төрки-татарларны хөкүмәткә каршы көрәшергә чакырды», – ди. Гәзитәдә «Хөррият» тәрәкъкый итәчәктер вә «Хөррият»нең тәрәкъкыйсе аркасында бөтен халкымыз үзенең югалган сәяси һәм экономический праваларын кайтарып алачактыр!» – диелсә дә, «җәмгыятьнең идарәсе кайда икәнлеге бәян ителмидер» дип белдерелсә дә, полиция җәмгыятьнең эзенә төшкән була инде.
1905 елның 11 декабрендә алынган ордер белән 14 декабрь көнне Г. Исхакыйның квартирасында тентү үткәрелә. Жандармерия агентларының үзен тотарга йөрүләрен сизеп, Г. Исхакый квартирасына кайтмый. Ул үзе бу турыда болай яза: «Артыбыздан бара торган юлдашлар күбәйгән саен, безне тикшерүче полицаның да саны арта иде. Мин, 17 нче октябрь Манифестын Чистай өязендәге авылларда аңлатып йөрүем өчен, аннан качарга мәҗбүр булган идем. Яңа бистә мәдрәсәсендә ясаган бер җыелыш өчен тотарга дип өемә килгән полицадан качарга кирәк булганга, Казанда яшеренеп тора идем». (Гәзитчелек эшендә егерме биш ел // Яңа милли юл. – 1931. – № 5.)
Г. Исхакый үз исеменә «Таң», аңа рөхсәт алмагач, «Хөррият» исемендә гәзитә чыгарырга омтылыш ясап карый. Ахыр чиктә Гали Путиляков исеменә «Таң йолдызы» гәзитәсенә рөхсәт алына (ТМА. – 420 ф. – 1 тасв. –76 эш).
Социалист-революционерлар партиясенең органы булган «Таң йолдызы»ның фактик редакторы, рух, юнәлеш бирүчесе – Г. Исхакый. Гәзитәнең төп язышучылары: Г. Исхакый, Ф. Туктаров, С. Рәмиев, Ш. Мөхәммәдьяров, Х. Әбүзәрев, И. Бикчурин. «Таң йолдызы» сыйнфый көрәшне пропагандалый, аның лозунгы: «Тартышуда гына табарсың син үз хакыңны!»
Гәзитәнең беренче саны 1906 елның 18 маенда дөнья күрә, һәм ул Г. Исхакыйның «Казан, 18 май» дип исемләнгән, Россиядә халыкның авыр тормышы, азатлык өчен көрәш турындагы баш мәкаләсе белән ачыла. «Таң йолдызы» Г. Исхакыйның көрәш трибунасына әверелә. Һәр санда аның самодержавиене фаш иткән, көрәшкә чакырган мәкаләләре белән бергә кайбер әдәби әсәрләре дә басыла.
Гәзитәнең күп саннарында аерым өлешләр яисә тоташ баганалар ак килеш чыккан. Болар – цензура кайчысы эзләре. «Таң йолдызы» гәзитәсенең 9 санына арест салына. 1906 елның 17 ноябрендә губернатор боерыгы белән «Таң йолдызы» гәзитәсе ябыла.
Унбер ай качып йөргәннән соң, Г. Исхакый очраклы рәвештә генә полиция кулына эләгә. 1906 елның 30 октябрендә Сәгыйть Рәмиев өендә тентү ясыйлар. (С. Рәмиев «Таң йолдызы»ның 10 нчы саныннан рәсми редактор санала.) Г. Исхакый шунда кунып калган була. Икесен дә кулга алалар. «Казан мөхбире» гәзитәсе һәр санында хәбәр биреп бара: «…кунакка килгәндә генә кунып калган мәшһүр татар мөхәррирләреннән Гаяз әфәнде белән икесен арестовать иткәннәр. Сәгыйть әфәндене суд булганга кадәр дип азат иткәннәр» (1906, 1 ноябрь). «Тәүкыйф ителгән 7 7 Тәүкыйф ителү – тоткын ителү.
мәшһүр Гаяз әфәнде Исхакый төрмәдән чыгарылды. Ләкин 24 сәгать эчендә Казаннан китәргә шарт иткәннәр. Ватанына (Яуширмәгә) кайтып китте» (1906, 5 ноябрь). Шул ук санда Йосыф Акчураның «Гаяз әфәнде» исемле күләмле мәкаләсе басылып чыга: «Гаязның тәүкыйфы хөкүмәтнең мәксудына бер дә хезмәт итәчәк түгел, билгакес, 8 8 Билгакес – киресенчә.
аның фикеренең тагы да артыграк җәелүенә ярдәм кылачак». «Таң йолдызы» гәзитәсе: «Гаяз, ике ел буена һичбер җылы урын күрмичә, ике ел буена үзенең чын исеме белән хитап кылган 9 9 Хитап кылган – эндәшкән.
тавышны ишетә алмыйча, шәһәрдән шәһәргә, авылдан авылга йөреп, халыкның… дөньяда рәхәт яшәве өчен хезмәт итеп йөргән, татарларның күзләрен ачкан, фикерләрен киңәйткән, бик күп әдәби әсәрләре белән татарларның йөзен агарткан, татарларны дөньядагы халык арасына кергезгән мәшһүр әдип Гаяз әфәнде Исхаков җәнабләре, беренче мәртәбә буларак, халык корбаны булды» (1906, 1 ноябрь).
Г. Исхакый өч көннән соң төрмәдән чыгарыла, 1906 елның 5 ноябрендә туган авылына кайтып җитә. Качып йөргән көннәрендә полиция бертуктаусыз Яуширмәгә килеп, гаиләгә шом салып, аны эзли. Печән кибәннәрен тишкәләп, таратып бетерәләр, базларын, чормаларын актаралар. Инде тотылып һәм азат ителеп өенә кайтып кергән Гаязны, качып кайткан дип белеп, авылның куштаны Шәйхетдин Җамалетдинов Чистай полициясенә хәбәр итә. Полиция Гаязны шул көнне үк кулга алып, Чистайга алып китә. Хәлләр ачыкланганчы, Гаяз участокта куна. Бу аның икенче тапкыр кулга алынуы була. Котылып чыкканнан соң, ул Яуширмәдә кала.
Читать дальше