Татар укытучылар мәктәбендә укыганда, ул рус, Европа әдәбиятын өйрәнә. Н. Гоголь, И. Тургенев, Л. Толстой, А. Чехов, Ги де Мопассан, Кнут Гамсун, Оскар Уайльд әсәрләрен аеруча яратып укый. Шул елларда «Тәгаллемдә сәгадәт, яки Гыйлем үгрәнүдә рәхәт гомер» (1899), «Кәләпүшче кыз» (1900) хикәяләрен, «Өч хатын берлән тормыш» (1900) драмасын язып бастыра.
Г. Исхакыйның бу әсәрләрендә уку, белем алу туры юлга кертә, бәхет-шатлык китерә, наданлык, әхлаксызлык юлдан яздыра дигән прогрессив фикерләр үткәрелә. Бу чорга хас булганча, Г. Исхакыйның да әдәбияттагы беренче адымнары мәгърифәтчелек идеяләрен тарату юнәлешендә ясала. Өч еллык студент чорында ул зур тырышлыгы нәтиҗәсендә рус телен бик яхшы үзләштерә. Хәтта рус әдәбияты үрнәкләрен татарчага тәрҗемә итәргә дә алына. Мәсәлән, ул А. Пушкинның «Капитан кызы» повестен тәрҗемә итеп чыгара (1902).
1902–1903 уку елында Г. Исхакый Оренбургның «Хөсәения» мәдрәсәсенә мөгаллим булып килә. Рус телен, табигать фәннәрен укыта. Атна саен әдәбият кичәләре уздыра. Казанда чагында «Шәкертлек» җәмгыяте оештырып, «Тәрәкъкый» исемле кулъязма гәзитә чыгарган, татар халкын йокыдан уяту эшендә актив катнашкан Г. Исхакый «Хөсәения»дәге шәкертләр тормыш-көнкүрешенә, уку-укыту, тәрбия мәсьәләләренә дә яңа рух кертә, шәкертләрдә кешелек хисләре уятып, зур хөрмәт казана. «Хөсәения» мәдрәсәсендә бер генә ел эшләп алса да, Г. Исхакый иҗаты өчен ул бәрәкәтле ел була. 1903 елда Оренбургта аның «Ике гыйшык» комедиясе, «Бай угылы» һәм «Очрашу, яки Гөлгыйзар» хикәяләре басылып чыга. Шул ук елда татар халкының киләчәк язмышын фантастик планда күзаллаган «Ике йөз елдан соң инкыйраз» дигән публицистик повесте төгәлләнеп, 1904 елда Казанда басылып чыга. Бу повесть – Г. Исхакыйның тормыш һәм иҗат программасы. Әсәр басылганнан соң, илле ел гомеренең утыз биш елын чит илләрдә яшәргә мәҗбүр булса да, Исхакый шул куйган программасына, идеалларына тугрылыклы булып кала, гомере буе милләтенең киләчәге турында кайгыртып яши. Повесть шулай ук безнең классик язучыларыбызга, галимнәребезгә кыйбланы күрсәтүче бер маяк ролен үти.
Кайчандыр мөстәкыйль дәүләте булган татар халкының ХХ йөз башындагы яшәеше белән автор килешми, ул аны бетүгә йөз тотуның бер этабы итеп карый. Бу рәвешле барсак, XXII йөз башында юкка чыгачакбыз дип, татарның соңгы вәкиле вафат булу көненә илтеп тоташтыра. Бетүнең төп сәбәпләрен Г. Исхакый, беренчедән, тормыш тоткасы руханилар кулында булуында, икенчедән, мәктәп-мәдрәсәләрнең аз булуында һәм булганнарында да укытыла торган фәннәрнең файдага яраксызлыгында, өченчедән, хезмәт иясе кешеләренең бик фәкыйрь сыйныфтан чыгып, көчләрен үз тамакларын туйдыру өчен генә сарыф итүләрендә, дүртенчедән, рус мәктәпләренә шикләнеп карап, анда кереп укуларга каршы торуда, бишенчедән, кирәкле эшләр башлап та, аларны ахырына кадәр җиткерә белмәүдә дип аңлата. Бетүдән котылу чараларын әдип милли мәгарифне үзгәртеп коруда, кадим мәдрәсәләр урынына җәдит мәдрәсәләрен күбәйтүдә, рус мәктәпләрендә укып һөнәр алуда, икътисади нигезне ныгытуда, милләтне милләт иткән туган телне саклауда, әдәбият, сәнгатьне тәрәкъкый иттерүдә күрә. «Әгәр тәрәкъкый итик дисәк, һәммәмез милләтнең иң кирәкле эшләренә тотыныйк һәм шундый кешеләргә ярдәм итешик. Тырышыйк, авырлыклар күтәрик, бер нәрсәмезне дә кызганмыйк», – ди Г. Исхакый.
«Тәрҗемәи хәлем»ендә ул болай яза: «Яшь чагымнан ук халкымызның хасталыклары мине бик уйландырды һәм аларга бер дәва булсын өчен бу иҗтимагый хасталыкларны ялангач рәвештә укучыма тәкъдим итүне бер вазыйфам дип санадым… «Ике йөз елдан соң инкыйраз» – иҗатымның беренче дәверендә бөтен күңелемне биләп торган милләтне кайгырту теләкләремнең, уйларымның йомгагыдыр». Бу әсәрендә Г. Исхакый татарга ике йөз ел гомер бирә. Шул чорда татар үз үсешендә бер күтәрелә, бер төшә. Автор укучыны бер салкын тир бәреп чыкканчы куркыта, өметсезләндерә, бер киләчәккә өмет уятып, көрәшкә өнди. Тарихка күз салсак, нәкъ Г. Исхакый әйткәнчә, әле күтәреләбез, әле түбән тәгәрәп яшибез. 1905 елда татар милләте күтәрелеш кичерә. Цензура бетеп, гәзитә-журналлар чыга, китаплар басыла башлый. Милләт йокыдан уяна. Шул китештән ул 1917 елның Февраль революциясенә кадәр тернәкләнеп, татарның дәүләтчелеген торгызу турында хыялланып кына калмыйча, ул юлда сәяси чаралар да күрә башлый. Ә җитмеш еллык большевизм чорында инде татар башын күтәрә алмый, кимү-ассимиляция чорын кичерә. 1990 елларда тагын зур күтәрелеш булды. Чирек гасыр да үтмәде, янә түбән тәгәрибез…
Читать дальше