«Гаяз – милләтнең яктыртучысы да, ул шулай ук милләтнең алдакчы, хыянәтче, сатлык социалисты да».
«Гаяз заграницада. Ул – хәзер безнең ирекле илгә кирәк булган пролетариат әдәбиятының дошманы. Аның элек язган бөтен әсәрләре буржуазия идеологиясендә язылып, надан халыкны алдап яткыручыларның мәшһүрләреннән иде. Хәзер инде аны сагынган кешеләр тиз генә күрә алмассыз. Долой сатлык аумакай! Г. С.».
«Сатмады. Китте! Гаяз барыбер бетми. Үзең дә аның парчасын укыйсың бит әле!»
Гаяз Исхакыйның туган халкы арасында «барыбер бетмәячәген», аның әсәрләренең яшәячәген, азчылык арасында булса да укылып йөреячәген раслый торган бүтән фактлар да бар.
Әдип чит илгә китеп бер кеше гомере кадәр вакыт узгач, ниһаять, матбугатта аның турында яңадан сүз чыгып, бәхәсләр башланырга өлгерми, «Гаяз Исхакый, он же Щольц» исеме белән, әдипне шпионлыкта гаепләгән мәкалә басылып чыга (Советская Татария. – 1989. – 19 февраль). Шул мәкаләдән соң Г. Исхакый китапларын яшереп саклаган әби-бабайларның элекке ачык ишекләре кабат ябыла башлый. Әмма гаҗәп: Исхакыйның исеменә нинди генә ярлыклар тагарга маташмасыннар, халык күңелендә аңа мәхәббәт кимеми, әсәрләренә булган фикер үзгәрми, ул кадерле китапларын юкка чыгару турында уйлап та карамый, аларны бары ераккарак яшерә генә. Халыкта курку бик көчле. Әмма тәвәккәллек тә бик зур.
Г. Исхакый феноменын – чын мәгънәсендә халык язучысының бөеклеген, аның үз милләтенең тиңдәшсез яклаучысы, хадиме булуын аңлау өчен, аның тормыш юлын, карашларының ничек формалашуын, әдәби һәм публицистик әсәрләрен, сәяси эшчәнлеген җентекләп өйрәнергә кирәк.
Г. Исхакый «Тәрҗемәи хәлем»дә болай яза: «Мин 1878 елның иске стиль белән февральнең 10 ында (яңа стильдә 23 февраль) җомга көн, кояш чыкканда Яуширмә авылында дөньяга килгәнмен… Мөхәррир мин дә голяма 1 1 Голяма – бу урында: укымышлылар.
зөмрәсеннән йитмешмен вә беренче милли аңны бу мохиттә алганмын».
Гыйлаҗетдин хәзрәт белән Камәрия остазбикәнең Мәрьям һәм Габдерахман исемле беренче балалары нарасый килеш үлеп киткәнгә, Гаяз гаиләдә көтеп алынган бик кадерле бала була. Аны сөеп, иркәләп үстерәләр. Башлангыч белемне Яуширмәдә әтисе мәктәбендә ала, ә унике яшендә аны Чистай мәдрәсәсенә бирәләр. Шунда укыганда, аның кулына килеп эләккән Сәлим Сабитның «Җәгърафия» китабын укып: «Картада ислам дәүләтләре дикъкатемне җәлеб итте… Мөселман мәмләкәтләренә ни өчен, берләшеп, бөтен дөнья кяферләренә каршы бер дәүләт тәшкил итмәүләре турында уйлана һәм шулар хакында әтиемнән сораша идем, – ди Г. Исхакый үзенең «Тәрҗемәи хәлем»ендә. – «Госманлы тарихы» һәм «Әндәлес тарихы» – бу китаплар темалары белән дә, теле белән дә минем дикъкатемне нык җәлеб иттеләр һәм мин унике-унөч яшьлек бер бала, бу китапларны берничә тапкыр укыдым». Яшь Гаязның формалашуында әлеге өзектә китерелгән вакыйга-фактларның да билгеле бер роле булгандыр дияргә мөмкин.
1893 елда ул Казандагы Күл буе мәдрәсәсенә килеп урнаша. Анда рус империясендә төрки телдә чыгарылган бердәнбер гәзитә «Тәрҗеман»ны җентекләп укып бара. Исмәгыйль Гаспралының «төрки берлек» идеясе белән таныша. Ул вакытларда шәкертләр төрле мәдрәсәләргә барып, дини, гыйльми, тарихи, әдәби темаларга бәхәсләр, сорау-җавап кичәләре оештыра торган булганнар. Бу «моназарә кылып йөрү» 2 2 Моназарә кылу – сүз көрәштерү, бәхәс, дискуссия.
дип аталган. Күп белем, фикер йөгереклеге, тел җорлыгы таләп иткән бу «моназарәләр» үзәгендә Г. Исхакый тора, бәхәстә осталыгын арттырып, иң көчле моназарәчеләрнең берсенә әверелә.
Г. Исхакый 1897 елда Печән базары тирәсендәге яңа ачылган Әмирхановлар мәдрәсәсенә күчә, хәлфәлек тә итә. Анда ул «аваз» ысулы белән, ягъни җәдитчә укытуны гамәлгә кертә. Шул уңай белән Г. Исхакыйның исеме дә беренче тапкыр рус матбугатында күренә: «Бу яңа мәдрәсә шундук мөселманнарның игътибарын үзенә җәлеп итә. Тиз арада бирегә 70 ләп шәкерт җыела. Чөнки биредә Гаяз әфәнде Исхаков «аваз» ысулы белән укыта икән. Бу ысул белән шәкертләр берничә айда укырга өйрәнә. Ә элекке «хәреф» ысулы белән укытканда, укырга өйрәнер өчен еллар кирәк булган» (Н. П. Из мусульманского мира // Казанский телеграф. – 1898. – 15 январь).
Төрек телен әйбәт үзләштергән Г. Исхакый шул телдә романнар, күп хикәяләр укый. Рус һәм Көнбатыш әдәбияты белән танышасы килә. Бер хәлфәдән рус теле буенча дәресләр ала. 1898 елда Казанның Татар укытучылар мәктәбенә укырга керә. Х. Ямашев, Г. Коләхмәтов, Г. Гобәйдуллиннар белән бергә укый. Бу мәктәптә Ф. Туктаров, Ш. Мөхәммәдьяров, М. Корбангалиев, М. Солтангалиев һ. б. белем алган.
Читать дальше