Саида Зыялы - Яралы кош авазы / Крик раненой птицы

Здесь есть возможность читать онлайн «Саида Зыялы - Яралы кош авазы / Крик раненой птицы» — ознакомительный отрывок электронной книги совершенно бесплатно, а после прочтения отрывка купить полную версию. В некоторых случаях можно слушать аудио, скачать через торрент в формате fb2 и присутствует краткое содержание. ISBN: , Жанр: foreign_contemporary, tt. Описание произведения, (предисловие) а так же отзывы посетителей доступны на портале библиотеки ЛибКат.

Яралы кош авазы / Крик раненой птицы: краткое содержание, описание и аннотация

Предлагаем к чтению аннотацию, описание, краткое содержание или предисловие (зависит от того, что написал сам автор книги «Яралы кош авазы / Крик раненой птицы»). Если вы не нашли необходимую информацию о книге — напишите в комментариях, мы постараемся отыскать её.

Әлеге китапка язучының төрле елларда иҗат ителгән бәяннары, хикәяләре һәм нәсерләре туплап бирелде.

Яралы кош авазы / Крик раненой птицы — читать онлайн ознакомительный отрывок

Ниже представлен текст книги, разбитый по страницам. Система сохранения места последней прочитанной страницы, позволяет с удобством читать онлайн бесплатно книгу «Яралы кош авазы / Крик раненой птицы», без необходимости каждый раз заново искать на чём Вы остановились. Поставьте закладку, и сможете в любой момент перейти на страницу, на которой закончили чтение.

Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

– Мин сөйләдем, – диде Сабит, тикшерүченең йөзенә туры карап. – Бу бит вәгазь генә. Кешене шайтан вәсвәсәсенә бирелмәскә…

Сабит җөмләсен тәмамламый калды, тикшерүченең усал тавышы аны бүлдерде.

– Значыт, вәгазь сөйләвеңне таныйсың!

– Таныйм. Аның ни гаебе бар?

– Вәт, контра! Колхозны тыштан да, эчтән дә таркатырбыз дип, ачыктан-ачык сөйләү, синеңчә, хәтта гаеп түгелме! Җинаять бу! Совет власте алып барган сәясәткә каршы гамәл бу! – Сабит тикшерүченең бу сүзләреннән соң өстәлдәге дәфтәр битедәй агарынып калды. – Менә сөйләшүебез беркетмәсе. Имзаңны сал! – диде тикшерүче коры гына.

Сабит, үзенә сузылган кәгазьдә язылганнарны укып та тормыйча, кулын куйды…

Тикшерүче, үзенең эшеннән канәгатьлек алып, беркетмәне ипләп папкага сала-сала сөйләнде.

– Нинди иман? Колхозга кергән булып, аны эчтән таркатырга җыенгансың! Атаң Исламгали, бабаң Бикмөхәммәт гомерләре буе җир биләгән. Елгабаш хатын-кызлары, бабаңнар басуында ялланып, урак урган… Иман, имеш.

Сабит, башын аска иеп, тикшерүченең сүзләрен тыңлап утырды. Тыңлап утырды, уйлап утырды. «Бу адәм минем нәсел-нәсәбәмне каян белсен? Димәк… мин берәүнең тамагына таш булып тыгылганмын… Ул берәү – Гата… Гата, – диде ул үз-үзенә. – Елан шуыша, эзе калмый. Корбанын теле белән генә эзли. Җаен туры китереп, тешләп кенә ала… Елан тешенә эләксәң… Котылулар икеле. Елан теше агулы. Кем уйлаган ул чакта… Җен-шайтаннар турындагы сүзне Гата үзе башлаган иде бит…»

Җәй көне ерак болында печән чапканда, яннарына Гата килгән иде.

– Хәлләрегез ничек? Төнлә белән Мишәдән Су анасы чыгып саташтырмыймы? – дигән булды.

Ирләр аңа каршы:

– Су анасын без үзебез юлдан яздырабыз әле. Күренми, – дип көлделәр. Шул чакны Сабит, сүзгә кушылып, кайчандыр әбисеннән ишеткән хикәятне сөйләгән иде. Имеш, шайтаны да, җене дә бик гыйлем нәмәрсәләр икән. Атабыз Адәм белән анабыз Һаваны шул шайтан-иблис котыртып оҗмахтан кудыруга ирешкән, ди. Шайтан үзе дә, җиргә сөрелгәч, Адәм балаларын гел котыртып, аларны юлдан яздырып яши башлаган. Моның этлегеннән Адәм балалары тәмам туйган. Беркөнне шайтанны саклап торганнар да тотып кыйнаганнар. Кыйнаганнан соң, бу берничә көн дөньяга чыкмыйча хәл җыеп яткан. Аннары элеккегедән дә кабахәтрәк эшләр кыла башлаган. Кешеләр моның баласын тотып алганнар да мал шикелле суйганнар. Итеннән бәлеш пешереп ашаганнар. И эзли икән карт шайтан баласын, и эзли икән. «Газиз балам, син кайда?» – дип өзгәләнгән икән. Беркөнне моның баласы чәрелдәп аваз салган: «Әти, җаным, мин монда! Адәм балалары эчендә», – ди икән. «Әйбәт булган, – дигән карт шайтан. – Әйбәт булган».

– Кара син шайтанны, ә, – дигән булды Гата, гадәтенчә, кул аркасы белән битен ышкып. – Кара син аны, ә…

– Әйе, – диде Сабит. – Безнең һәрберебезнең эчендә шайтан утыра…

«…Ул чагында кемнең башына килгән… Елан теле белән корбанын эзләгән икән…»

Шушы хикәятне, Җинаятьләр кодексының 58-2, 58-9, 58-11 нче маддәләренә туры китерерлек итеп бозып, Гата тиешле органнарга җибәрер дип кем уйлаган?.. Бер генә үзгәреш керткән: каравыл йортында сөйләде дип язган. Вакыйганы эш вакытына күчергән.

…Тикшерүче өстәленә беркетелгән төймәгә басты. Бүлмәгә йөгереп милиция хезмәткәре керде.

– Алып китегез! – диде тикшерүче.

Сабит әкрен генә урыныннан кузгалды, әмма атлап китә алмый торды. Аягы астындагы идән шуыша сыман тоелды. Күз алларын куе томан каплады. Сорау алучы нидер әйтә бугай. Аның кул хәрәкәтләрен, иреннәрен шәйли шикелле, тик ул берни дә ишетми. Колагында берни аңлаешсыз шау-шу гына…

Кинәт аның ике калак сөяге арасына ниндидер авыр нәрсә китереп бәрде. Ул егылды…

* * *

Зираттан кайтышлый ук Рәшидә Маһруйларга керәсе итте. Маһруй – Исламгали абзыйның энесе Хәйретдин мулла кызы. Маһруй дөньяга килгәндә, әнисе Сөембикә җиңги вафат була. Озак та үтми, Хәйретдин мулла да фанилыктан мәңгелеккә күчә. Ике яше дә тулып җитмәгән Маһруй ятим кала. Ятимәне Исламгали тәрбиягә ала. Сабит белән Маһруйның арасы өч яшь чамасы гына. Алар абыйлы-сеңелле булып, бергә уйнап үсә. Толымнары биле өстенә төшеп торган җитен чәчле, күк йөзедәй зәп-зәңгәр күзле, туры, килешле борынлы, киң маңгайлы зифа Маһруй Елгабашның күп егетләрен хыялга салып йокысыз калдырган кыз иде. Гатаның да күзе төште аңа. 1918 елны яраланып кайткан Галәви Шакиры, җизнәсе солдат Хөсәен белән аралаша-аралаша, Гата уналты яшеннән авылның иң актив революционерына әверелде. Ярлылар комитетында да ул бөтерелде, авыл Советында да ул кысылып йөрде. 1921 елгы ачлыкны кичкәч, 1924 елның көзендә ул өйләнергә карар кылды. Борынгыча яучы әбигә мөрәҗәгать итеп тормады, күңелендә йөрткән кызның өенә туп-туры үзе китте. «Ул бит хәзер Агулы теш Гатасы түгел инде. Ул – Елгабаш авылы җитәкчеләренең берсе. «Без – бай!» – дип, элек борынын чөеп йөрүчеләр аның белән исәпләшми булдыра алмастыр. Безнең илдә байлар да, ярлылар да юк хәзер. Һәммә кеше тигез», – дип, шулай фикер йөртеп, Гата Исламгали агайларның ишеген шакыды.

Читать дальше
Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Похожие книги на «Яралы кош авазы / Крик раненой птицы»

Представляем Вашему вниманию похожие книги на «Яралы кош авазы / Крик раненой птицы» списком для выбора. Мы отобрали схожую по названию и смыслу литературу в надежде предоставить читателям больше вариантов отыскать новые, интересные, ещё непрочитанные произведения.


Отзывы о книге «Яралы кош авазы / Крик раненой птицы»

Обсуждение, отзывы о книге «Яралы кош авазы / Крик раненой птицы» и просто собственные мнения читателей. Оставьте ваши комментарии, напишите, что Вы думаете о произведении, его смысле или главных героях. Укажите что конкретно понравилось, а что нет, и почему Вы так считаете.

x