«Урман нигә болай серле була икән? – дип уйлады Ания. – Һәр үсемлектән ниндидер тылсым бөркелә. Син аларны түгел, алар сине күзәтә сыман. Әрәмәлек, диләр. Әрәмәлек кенә түгел бу. Революциягә хәтле Шәрифҗан абый тоткан урман шушыдыр бит инде».
Монда Краснокама ягындагыдай мәгърур наратлар гына юк. Усак, имән ише яфраклылар икән.
Ания, сукмак буйлап бара торгач, түгәрәк аланлыкка килеп чыкты. Аланлыкның бер ягында – миләшләр, икенче ягында балан куаклары тезелгән. Аяк астын- да – бихисап җиләклек. Җир җиләкләренең кайсысы бармак башы кадәр булып үскән, кайбер тармаклары ап-ак чәчәктә. Ания белән Наиләне урман кызы дип атасаң да, һич ялгыш булмас. Алар яши торган бараклардан ерак та түгел шаулап урман үсә иде. Әниләре белән әтиләре урман кисте. Алар, кул пычкысы белән кисеп, юан-юан наратларны аударды. Ә беркөнне әниләре эшкә бара алмады. Ул чагында, мөгаен, Аниягә – биш, Наиләгә сигез яшь чамасы булгандыр.
– Балалар, – диде әниләре, авыртудан билен уа-уа. – Карап керегез әле. Берәр хатын-кыз күренмәсме? Миңа ярдәм кирәк булыр…
Кызлар, яшь булсалар да, эшнең кая баруын тиз төшенделәр. Әниләре йөкле иде. Ания – бер якка, Наилә икенче якка барактан баракка йөгерде, тик ярдәмгә килердәй кеше тапмадылар.
Рәшидә әкренләп җыена башлады. Тулгагы тукталып торган араларда оек-чабатасын киде. Бала тугач төрергә дигән иске-москы чүпрәкләр төргәген Наиләгә тоттырды.
– Урыс авылы ерак түгел, өч чакрым тирәсе генә. Ничек тә барып җитәрбез… Аллаһы Тәгалә рәхмәтен салмый калмас…
Юлга кузгалдылар. Наилә төенчеген тотты. Ания, әтисе ясап биргән кечкенә чанасын сөйрәп, арттан иярде.
Апрель аеның юмарт кояшы күзләрне чагылдыра. Кичтән җебеп боткаланган карны төнге салкын шытырдатып катырган. Атлаган саен, аяк астында изелеп кар шыгырдый. Ул, шулай шытыр-шытыр килеп, юлчыларны ашыктыра кебек.
Тизрәк атларга кирәклекне Рәшидә үзе дә бик әйбәт белә. Ешайганнан-ешая барган тулгак аны туктата. Ул ике учы белән билен тотып боргалана, сыгылып-сыгылып төшә, гасабиланып тирә-якка күз сала. Үзе пышылдап кына Ходайга мөрәҗәгать итә: «И Аллам! Нарасый сабыйларым хакына, кичергән газапларым хакына рәхмәтеңнән ташлама!..»
Алар шулай мең газап, көч-хәл белән авыл башына килеп җитте. Кызлар, кояш нурларында эреп, мыңгылана башлаган карлы сукмакта абына-сөртенә барып, авыл башындагы беренче йортның ишеген шакыды. Эчтән гайрәтле ир-ат тавышы ишетелде:
– Кто там?
Йорт янына килеп җитәрәк карга батып егылган Рәшидә терсәгенә таянып калкынды да җан ачысы белән кычкырды:
– Памаги! Зинһар, памаги! Рожать!..
Иңенә сырма салган озын буйлы ир ишекне ачты.
– Что вам надо? – дип эндәште ул калын тавыш белән. – Откуда?
– Барак, барак, из барак, – дип үрсәләнде Рәшидә, мүкәләп тора-тора.
– А-а, – диде ир, ашыкмыйча гына, кемлегегез аңлашылды дигәндәй. – Враги народа. Уходите!
Балаларның борын төбендә шапылдап ишек ябылды.
Рәшидә, көч-хәл белән торып, урам уртасына чыкты. Үзе, күз яшьләрен йодрыгы белән сөртә-сөртә, берөзлексез теләк теләде: «И Ходаем, берәр игелекле бәндәңне юлыма чыгар сана… Чыгар сана».
Кызлар, абына-сөртенә, егыла-тора барып, әле бер йортның, әле икенче йортның ишеген шакыдылар. Әмма аларга ярдәм кулы сузучы булмады. Әниләренең хәле авырайганнан-авырая. Ул барган җиреннән кинәт туктала да сыгылып төшә. Тешләрен шыгырдатып, әкрен генә ыңгыраша. Үзе кызларны юатырга тырышып сөйләнә:
– Курыкмагыз, балалар, Аллаһы Тәгалә ташламас… Берәр рәхимле бәндә очрамый калмас…
Тулгактан интегүче йөкле хатын, аның артыннан ике бала көпшәк карлы сукмактан әкрен генә атлый. Инде авылның түбән очына җитеп киләләр. Анда, мөгаен, инеш агадыр. Каршыда, ерак та түгел, шактый зур таллык җәелгән. Озын-озын таллар очында карга оялары. Кошлар, үзара каркылдаша-каркылдаша, үз оясы янында мәш килә. Мөгаен, чыгачак бәбкәләренә йомшаграк итеп урын әзерлиләрдер. Шул мәлне Рәшидә җан ачысы белән ыңгырашты да бөгелеп кар өстенә егылды. Ике кыз икесе дә, куркышып, әниләре янына йөгереп килде. Кызлар, икесе дә елый-елый, әниләренең башыннан тотып:
– Әни, үлмә! Әни, җаным, үлмә! – дип, күз яше аралаш такмакларга кереште.
Арган, талчыккан Рәшидә бар көченә ачыргаланып кычкырып җибәрде:
– Ярдәм итегез! Кешеләр бит сез! Адәм балалары!
Тавыш, салам түбәле кыйшайган өйләргә бәрелә-бәрелә, урам буйлап таралды, нечкә билле яз җиленә кушылып, талларга килеп бәрелде. Кайтаваз булып кабат авылның икенче ягына китте:
Читать дальше