– Өйдә кемнәр бар? – дип сорады.
– Бездә кем булсын? Үзебез, – диде Сабит, аптырап. – Хатыным да, ике кечкенә кызым.
– Ә малайлар?! – диде калын тавышлы.
Сабитның йөрәге шуышып табан астына төшеп киткәндәй булды. «Вакыйфым белән Васыйлым бәхетсезлеккә юлыккан микәнни?» – дип коты очты.
– Алар шахтада. Менә кем… Гатаулла белә инде, – диде Сабит, эчке кичерешләрен ничек тә тышка чыгармаска тырышып.
Малайлар турында озын буйлы бүтән сүз кузгатмады. Берничә секундка гына сузылган вакыт аралыгында Сабитның күңеленә җылы йөгереп өлгерде. Күзләрендә, болар хәзер чыгып китәр, дигән өмет очкыны кабынып алды. Шул нәни очкын өстенә көрәк белән юеш, авыр балчык ыргыткандай, озын буйлының калын тавышы яңгырады:
– Җыеныгыз!
Бу әмерне Сабитның аңы ансат кына кабул итә алмады. «Кайда җыенырга? Нишләп җыенырга? Малайларның кайдалыгын мин кайлардан белим…» дигән сораулар башында буталды. Аның бу халәтенә игътибар итеп торган Гата сүзгә кушылды:
– Барыгыз да җыеныгыз! Гаиләңне дә уят.
Бу хәбәрдән телсез, өнсез калган Сабит мич кырыендагы эскәмиягә лыпылдап утырды. Тыны кысылды. Тез буыннары калтырады. Җилкәсеннән салкын тир бәреп чыкты. Ул, ике учын ике тезенә куеп, күзләрен йомды да үз алдына пышылдады: «И-и Ходаем…»
Ул арада озын буйлының тавышы тагын җанны кисеп үтте:
– Тизрәк селкен!
Сабит баш очындагы колгада эленеп торган күлмәгенә үрелде. Күлмәкне, итәгеннән тотып, тезләре өстенә куйды да җиңенә аягын тыга башлады. Җиңгә аягын кертә алмыйча интекте. Районнан килүчеләр аның бу гамәлен көлемсерәп карап торды. Адәм баласының соңгы чиккә җитеп каушап калуыннан алар канәгатьләнү хисе кичерә сыман иде. Ниһаять, бераздан Гата сүз кушты:
– Чалбар урынына күлмәк кимә инде син!
Түр яктагы ирләрнең сөйләшүен бүлмә артында басып тыңлап торган Рәшидә хәлсезләнеп идәнгә чүгәләде. Эченә сыймаган җан ачысыннан кычкырып җибәрмәс өчен, ике учы белән авызын томалады. «И Аллам. И Аллам! – дип илерде ул эченнән генә. – Нинди гөнаһларыбыз бар соң безнең? И бер Аллам. Нишләп бу хәтле авыр сынаулар бирәсең? Төрмәгә ябарлар микәнни инде? Ни өчен? Нинди гаебебез бар соң безнең?..» Ул шулай ни чарадан бичара берничә минут мышкылдап утырды да кинәт кенә елаудан туктады, йодрыгы белән күз төпләрен сөртте. «Ипием юк ич минем! – диде ул, ни кылырга белмичә. – Иртәгесен ипи салырмын дип кичтән баш кына ясап калдырдым! Күрше Зифага керим әле. Бербөтен ипие булмый калмас…» Шушы ният белән бишмәтен иңенә салды да ишеккә таба атлады. Инде менә ишекне ачасы да чыгып кына китәсе иде. Тик Рәшидә өлгермәде, чыгып китә алмады. Районнан килүчеләрнең берсе аны беләгеннән эләктереп алды.
– Кая барасың? Качарга уйладыңмы?!
– Тышка гына чыгып керәм, – диде Рәшидә. – Кысталдым.
– Чыкмыйсың. Әнә чиләгеңә утыр!
Рәшидә тагын почмак ягына кереп китте. «Юлга ризык кирәк бит. Безне кем көтеп тора?» Ул тиз генә ике чиләк бәрәңгене капчыкка салды. Киштәдә торган тары, солы ярмаларын да, яулыкка төреп, бәрәңге өстенә урнаштырды. Дүртесенә – дүрт кашык, дүрт тимер тәлинкә, ашарга пешерергә чуен алып, барысын да шул бер капчыкка тутырды…
Биш яшьлек Наиләне, ике яшьлек Анияне киендереп арбага чыгарып утыртканда, табигатьтә яңа тәүлек башланган иде инде. Стенага эленгән сәгатьнең уклары төнге сәгать икене күрсәтә иде.
Район үзәгендә Сабитны, гаиләсеннән аерып, икенче камерага яптылар. Иртәгесен аны сорау алырга чакырдылар. Көне буе эшләп талчыккан, йокысыз төн үткәргән, иңенә акыл җитмәслек кайгы күтәргән хәлендә тикшерүче каршына килеп басты.
– Син ни өчен иптәш Сталинның фәрманына каршы барып, авылдашларыңны колхозга кермәскә өндисең?
Тикшерүче аңа иң беренче шушы сорауны бирде.
– Иптәш тикшерүче, сезгә ялгыш…
Сабит җөмләсен әйтеп бетерә алмады, авыр йодрык өстәлгә бәрде.
– Мин нинди иптәш булыйм сиңа! Синең иптәшләрең Себердә! – дип җикерде сорау алучы. – Йә, колхозда нинди корткычлыклар оештырдың? Дәвам ит. Түкми-чәчми сөйлә!
– Мин үзем беренчеләрдән булып колхозга кердем. Бер көн эштән калганым юк.
– Син күз буяу өчен генә кергәнсең. Ә чынлыкта корткычлык эше алып барасың. Шулай бит.
– Һич алай түгел. Мин тырышып эшлим.
– Һе, эшли, имеш, – дип мыскыллы көлемсерәде тикшерүче. – Каравыл өендә ниләр сөйләгәнеңне исеңә төшерергәме соң?
– Каравыл өендә ир-атлар җыелып җыен юк-барны сөйләшеп утыра инде. Ниләр сөйләгәнне кем искә алган.
– Шалишь, контра! Ә менә шайтан баласы турындагы әкәмәтне кем сөйләде инде? Шайтан әйтә, имеш: «Әйбәт булган, улым. Мин тыштан котыртырмын, син – эчтән…» Шәп уйлап тапкансың, шә-әп!
Читать дальше