– Ә мин сезне беләм. Атагыз колхозга кергән керүен. Ну, гел корткычлык эшләп йөргән. Сез – шул Сабит кызы.
– Нинди корткычлык эшләгән соң ул?
– Анысын мин каян белим! Ну, тикмәгә кумаганнар бит инде.
Әти-әнисе кичергән газапларны, шатлыксыз, хокуксыз узган балачакларын, оясы туздырылган кошлардай вәйран калган гомерләрен күз алдына да китерә алмый торган бу мәгънәсез адәмгә Ания, ни дип тә җавап бирмичә, бер мәлгә тынып калды. Аның җанында давыл кузгалды. Ул бөтерелә, дулый, актарыла. Фикер җебенең очы кайдан башлана да ничек дәвам итә. Моны Ания хәзер генә таба алмый. «Менә шушы Хөснетдиндәй кешеләр аркасында бер гаепсезгә меңләгән кеше атылган, төрмәләрдә утырган, кыйналган, рухлары сындырылган, – дип уйлап алды ул. – Алар Сталин исеме белән кара эшен эшләгән. Елгабашта күндәм генә эшләп йөргән Сабитны Сталин каян белсен?!»
Җанында кузгалган давылны туктатырлык көче юк иде Аниянең.
– Сез, сез! – дип кычкырды ул ачуыннан. – Сез – провокатор! – Һәм кырт борылды да авылга таба йөгерде. Кыз артыннан көтүченең:
– Ха! Чебен дулап тәрәз ваткан! – дип кычкырган тавышы гына ишетелеп калды.
Аниянең канына тоз салса да, Хөснетдин үз-үзеннән канәгать калмады: «Вәт, дур-рак! – дип сүкте ул үз-үзен. – Шушындый аулакта тәгәрәтә-тәгәрәтә, яратам, дип иркәлисе урында… Син – кулак кызы, имеш! Дур-рак! Ну, ничава, провокаторын күрсәтәм әле мин аның…»
Әкренләп су буена туплауга баручы сыер көтүе артыннан Хөснетдин дә кузгалды. Сукмак буйлап Урта дисәтинә аланлыгына җитсә, ни күзе белән күрсен! Өс киемнәрен салган ир белән хатын-кыз битләренә китап куйганнар да күккә карап яталар. «Ә-х-х, – дип куйды Хөснетдин, – ул ир урынында мин булсам…»
* * *
Рәшидә зиратта озак юанды. Әти-әнисенең баш очына утырып ясин чыкты. Кабер тирәсендәге чүп үләннәрне утады. Аннары каенанасы белән каенатасының мәңгелек йортларын эзләп тапты. Ул, күңеленнән мәрхүмнәр белән сөйләшә-сөйләшә, башыннан узганнарны кичерде.
…Октябрь аеның саран кояшы төшлектән авышуга, ул көнне биек яр астыннан авылга таба агучы инеш өстеннән томан күтәрелә башлаган иде. Урман буендагы ерак басудан җигүле ат белән көлтә төяп кайтучы Сабит шул томан йомгакларына мөрәҗәгать итте. Тар инешнең яры киңәебрәк киткән саерак сазламыкларыннан, иңкүлекләреннән күтәрелгән томан, салкын сулышын өрә-өрә, кыр-басуларга тарала, елга буйлатып авылга таба агыла.
«Кара син бу галәмәтне, – дип уйлый Сабит. – Буп-буш, җисемсез авырлыгы белән дөньяны томалардай булып агыла». Бастырыклап төялгән көлтәләр өстенә кырын яткан хәлдә, ул игеннәре җыеп алынган басуга күз сала. Әнә инеш аръягында алар басуы җәйрәп ята. Бу басулар бик күптәннән, Сабит туганчы – әллә кайчан ук аның бабаларыныкы булган. Аннан соң Сабитның әтисе Исламгали абзый иген иккән. Сабит та, менә үз-үзен белә башлаганнан бирле, җир сөрә, чәчү чәчә, иген игә… Ә басу?.. Басу хәзер колхозныкы. Сабит та аерым хуҗалык түгел. Ул да – колхозчы. Бар малын биреп, колхозга керде. Кул белән әйләндереп ашлык чистарта торган станогын да жәлләмәде. Хәер, жәлләп нишлисең? Аны синнән рөхсәт сорап тормадылар инде…
Сабит эшсез тора алмый. Нәселе эшчән. Колхозда да тырышып эшләде. Узган җыен 1 1 Авылларда элек Сабантуй бәйрәме җыен дип аталган. (Авт. искәр.)
да да мактадылар үзен.
Уйлана-уйлана бара торгач, вакыт узганы сизелмәгән дә. Көлтәләрен ындырда бушатып, атын туарып Сабит өенә кайтып җиткәндә, авыл урамнарын куе томан томалаган иде. Төнге уникеләр тирәсе булгандыр. Җиделе лампаны сүндергәч, хатыны белән ул бераз сөйләшеп ятты. Иртәдән кичкә кадәр басу күкрәгендә, саф һавада хезмәттә булган ирнең гәүдәсе мамык түшәктә тиздән изрәде. Рәшидәсенең җылы сулышына битен куеп йоклап та кителгән.
Берзаман ишегалды ягындагы тәрәзәгә чирттеләр. Сабит сискәнеп уянды. Мич артындагы сәкедә йоклап ятучы Наилә белән Анияне уятмаска тырышып, шым гына тәрәзә янына килде.
– Кем бар? – диде ул әкрен генә.
– Ач, Сабит… Бу – мин… Без… Гата, – диде тыш- тагы тавыш.
Гата исемен ишетүгә, Сабитның тыны кысылгандай булды, җаны олы хәвеф сизгәндәй калтыранып алды. «Авыл Советы рәисе бу вакытта нишләп йөрер?..» дигән куркыныч сорау йөрәгенең хәлен алды. Йокы бүлмәсенә кереп, Сабит лампага ут кабызып алып чыкты. Гата белән тагын таныш түгел ике ир бар иде. Төн уртасында нишләп йөрисез дигәндәй, Сабит чакырылмаган кунакларга карады.
Килүчеләр төн уртасында нишләп йөрүләрен тиз төшендерделәр. Зәңгәрсу күлмәк өстеннән кара күн пинжәк кигән озын буйлы, какча яңаклы, калын тавышлы ир:
Читать дальше