– Исламгали агай, өйләнергә исәп барые, – диде ул, көрәк сакаллы, өстенә атлас камзул, буй-буй сызыклы озын ыштан кигән карт белән ике куллап күрешеп, хәл-әхвәл сорашкач.
– Сөбеханалла улым, сөбеханалла. Бик күркәм гамәл.
– Мин дә шулай уйлыйм, агай. Сезнең бусаганы атлап керүемнең сәбәбе дә шушы.
– Аңлап бетермәдем, – дигән булды Исламгали, учын колак артына куеп.
Гата, тавышын күтәрә төшеп, сүзен дәвам итте:
– Маһруйны сорарга дип килдем мин, Исламгали агай!
Күпне күргән, күпне кичергән карт бер мәлгә өнсез, телсез калгандай булды. Агулы теш Миңлегалинең оныгы оялмыйча: «Маһруйны сорарга килдем, дип торсын әле! Менә бит дөньялар кая таба тәгәрәде».
– Ни бит, кем, улым Гатаулла, – диде ул, әкрен-әкрен фикерен туплап. – Синең сөальне әйтәм, бик кинәт булды бит әле. Көтмәгәндә, уйламаганда, дим.
– Уйлагыз, Исламгали агай. Уйлагыз. Мин тагын әйләнеп чыгармын!
Йорттан тынычлык китте. Исламгали агай малайлары белән дә киңәште – һәммәсенең фикере уртак: Агулы тешнекеләр белән кода булырга теләмиләр.
Гатаның икенче килүенә гаилә мондый хәйлә уйлап куйды. Имеш, Маһруй Казанга, шәфкать туташлары әзерли торган курсларга укырга китәсе. Кыз укып кайткач, күз күрер, янәсе.
Гатаның өйләнергә йөрүе белән бәйле имеш-мимешләр бераз тынуга, Маһруйга сатучы Садретдин улы Гафурдан яучы килде. Озак та үтмәде, авылның ике могтәбәр кешесе туганлашты. Шулчакта Гата аңлады: «Укырга тели, Казанга китә…» – ише сүзләр һәммәсе ялган була. «Сиңа нинди кыз бирү!..» – дип, йөзенә бәреп әйтмәгәннәр генә. «Яр-а-ар! – дип, йодрыгы белән өстәлгә сукты ул. – Исән булсак күрербез! Мин сезгә әле агулы тешемне күрсәтермен! Кемнең кем икәнен шунда белерсез!..»
* * *
Маһруй килен булып төшкән көнне Гата иртүк Каенсарга җизнәсе Хөсәен янына китте. Урыс авылыннан алып кайткан көмешкәне чөмерә-чөмерә, алар бик озак утырдылар.
…Капка ачылганда, ишегалдында тавык-чебеш ашатып йөрүче Маһруй, Рәшидәне күргәч, кулындагы табагын төшереп җибәрде.
– Ап-пай! – диде ул, үз күзләренә үзе ышанмыйча. – Апай, бәгърем, синме!..
– Мин, мин… Күрешер көннәребез дә булган икән.
– Кызлар кая соң, апай?
– Алар кияү белән әрәмәгә киттеләр.
– Әйдә, өйгә керик, апай. Самавыр яңартып җибәрик. Чәй янында рәхәтләнеп утырыйк!
Рәшидәнең иң беренче соравы Гафур турында бул- ды.
– Сездән ни гаеп таптылар? Гафур исәнме?
– И-и апай, – диде Маһруй, – шул Шакир белән Гата башыбызга җитте инде. Менә хәзер янымда тора торган малаем белән йөкле идем. Кызыбыз яшь ярымлык ие. Килеп керделәр. Гафурымны шул төнне үк алып киттеләр. Иртәгесен Гата белән Шакир тагын өйгә килеп керде. Мине өйдән куып чыгардылар. Ишегебезне бикләделәр. Кая барыйм? Нишлим? Кулымда – яшь ярымлык бер бала. Икенчесен табар вакытым җиткән. Күршеләремә кердем инде. Рәхмәт төшсен, курыкмадылар… Кабул иттеләр. Елый-елый тәрәзәдән карап торабыз. Шакир сыерны җитәкләп алып чыгып китте… Шулай атна-ун көн күршеләрдә яшәгәч, Аллага тапшырып, үз өемә чыктым. Шуннан яшәп калдым. Ни хикмәттер, тимәделәр. Ә йорттагы бар нәрсәне алып чыгып киткәннәр ие. Аш пешерергә кәстрүл, ашарга сыңар кашык та калдырмаганнар…
– Ә Гафур?..
– Белмим, апакаем… Белмим җан кисәгемнең язмышын. Аннан бер генә хат та алмадым. Гали кода минем исемнән хатлар язып эзләтеп тә карады. Рәхмәт инде аңа. Урыны җәннәттә булсын. Тик: «Тапмадык, белмибез», – ише җаваплар гына алдык. Атканнардыр инде, апай… Атканнардыр…
Иңнәренә кара болыт булып ишелгән кайгы астында ике хатын бераз тын утырды. Аннары Рәшидә тирән сулыш алып, тагын сорап куйды:
– Гатаны әйтәм. Аның шултиклем безгә нинди үче булды икән?
– Һе. Үзенә кияүгә чыкмавымны гафу итмәде. Бик кара эчле нәрсә икән. Мине куып чыгарганда болай ди: «Ну, шәфкать туташы! Гафур әйбәт укыттымы? Мине иш итмәгән идегез… Дөнья куласа ул».
– Соңыннан бәйләнеп маташмадымы соң? Ялгыз хатын… дип…
– Юк. Андый хәл булмады. Хезмәтнең иң авырына мине йөртте… Ялыныр дип уйлагандыр. Нәселемне корыт- кан, туганнарымның, якыннарымның башына җиткән җыланга ялынаммы соң?! Үз явызлыгы үзенә кайтсын!..
– Әйе, – диде Рәшидә. – Борынгылар кушаматны бик белеп биргән! Ул юньсез бәндә исәнме әле, Маһруй?
– Ул адәм актыгына таш булсынмыни! Ни төрле асыл ирләр сугыш кырында ятып калды. Авылдан киткән һәр өч ирнең берсе кайта алмады бит! Исәннәренең дә кайсысы кулсыз, кайсысы аяксыз…
– Моңа берни дә булмаганмы?
– Сугышка бармады бит ул, апай! Бармады.
Читать дальше