Мин китәрмен…
Матәм гөсләсендә
Үкси-үкси соңгы кыл елар.
Баш очымда үксез күкчәчәк тә
Кайтуымны көтеп сулкылдар…
Инде… үтте! Ерак офык аръягында
Җанкаемның яшел кошы –
оча гына.
Мин үлмимен, юк, үлмимен –
китәм бары
Дөрләп янган чуар төсләр кочагына.
Мин үлмимен, юк, үлмимен –
күчәм бары
Лепердәшкән яфракларның моң-җырына.
Иярәмен җан җылымны саклап барган
Ап-ак сагыш – киек казлар чылбырына.
Ки-тә-мен бит! Томан булып ята тыным. –
Үтте инде – уңды төсем, тынды көем.
Инде нишлим? Узган гомер сәхнәсендә
Салкын көзнең шәрә җиле булып биим.
Биим шашып! Изүләрем ачып-ачып!
Сызланса да утлы тәлгәш булып ярам. –
Күрегез, күр! (Яңгыр түгел.) Соңгы тамчы
Күз яшедәй тәгәрәпләр төшеп барам…
Ачыгыз тәрәзәләрне,
Тәрәзәгез булса!..
М. Әгъләм
Тәрәзләр бар, ләкин ачылмыйлар;
Рәшәткәле безнең тәрәзәләр.
Кадакланган алар (озаккамы?!)
Ачылмаслык итеп.
Күрәзәләр
Безне бүтән алдый алмас инде.
Үтте инде җаннан андый агым.
Уйлап куйдым әле мин нигәдер
Тәрәзләрнең карындыклы чагын.
Һәрбер уем күңел учагыма
Өсти генә бара көчле ялкын.
Сүрән карындыклар аша да бит
Еракларга карый алган халкым.
Дөрли-дөрли озын төннәр буе,
Йөрәгемдә күпме учак ягам?!
Рәшәткәле тәрәзәләр аша
Рәшәткәле рәшәләргә багам.
Багам рәшәткәле дөньялыкка,
Читлектәге ерткыч җанвар сымак.
Күпме була адәм җаннарында
Бертуктаусыз тәҗрибәләр сынап?!
…Өсләремә рәшәткәләр ава,
Якты хыялларны кыя-кыя.
Ябыла бара күңел тәрәзләре,
Европага тәрәз уя-уя…
Кешегә кайчак шундый күп кирәк –
Колачламакчы дөньяны хәтта.
Шундый аз кирәк кайчак кешегә –
Җитә аңарга…
бер уч туфрак та…
Тарих катламнары катмарлы ла,
Һәр катламда күпме шом-шәүлә?!
Катламнарга керә барган саен
Катлаулана бара яшәүләр…
Балтач районы Карадуган авылындагы «Себер юлы тарихы» музеена 2 2 Себер юлын төзегәндә, юл буена халыктан каеннар утырттырганнар. Ул каенлыкны кешеләргә бүлеп биреп, тәрбияләп үстерттергәннәр. Бик сирәк кенә калсалар да карт каеннар бүген дә исән әле.
Себер юлы…
Мин бер юлчы бүген,
Олавыңа алчы, әй, ямщик.
Бу болытлар ник куера тагын,
Ник куера тагын җанда шик?!
Юлга чыктым. Юк тынгылык җанда:
Уйландыра… билгесез үткән.
Юлларымның башы гына әле,
Уем инде күпме юл үткән?!
Сискәндереп исә Себер җиле,
Бар да истә, бар да шул – тере, –
Еллар узган саен яшәрә күк
Каеннарның яшел хәтере.
Ниләр язылгандыр, каеннарның
Моң-тузлары нинди сер саклый?
Далалары буйлап хәтеремнең
Кыңгыраулы атлар юртаклый.
Атлар килә, атлар! Юл бирегез –
Нинди хәбәр? Каян? Кем тагы?..
Әллә бәен өзеп ычкынганмы
Ишморатның 3 3 Балтач районыннан чыккан күренекле бай, беренче гильдия купецы Габдрахман Ишморатовның да сәүдәсе Себер юлы белән бәйләнгән. Үрнәк авылында аның ат заводы булган. 1913 елда Романовлар нәселе патшалык итүенең 300 еллыгын билгеләп үтү тантанасына Ишморатов та чакырылган. Ул Николай II гә үзенең чабыш атын бүләк итә. Патша, бу бүләктән бик канәгать булып, аңардан «Нинди үтенечең бар?» дип сорый. Бай үзенең атларына кыңгырау тагарга рөхсәт бирүен үтенә. Патша ризалаша. Моңа кадәр фәкать почта атларына гына кыңгырау тагарга рөхсәт ителгән, чөнки кыңгыраулы атка бөтен кеше дә юл бирергә тиеш булган.
акбүз юртагы?..
Кабатлана тарих! Минме соң ул
«Ак кавем»нең «кара туган»ы?
Юл буенда һаман көтәме әллә
Язмышларның кара таганы?!
Музейларның түрләреннән атлыйм.
Тарихымның кайда соң чыны?
Сискәндерә (кыңгыраулар түгел),
Сискәндерә шомлы богау чыңы…
Беркайдан да эзләмәгез мине!
Сез эзләгән җирдә мин булмам.
Эзегезгә кар суы да түгел,
Зар суы да булып мин тулмам.
Сез имәнеп баккан йолдызларның
Чәчелмәмен нуры булып та.
Минем хакта хәбәр җиткерә алмас
Узып барган соңгы болыт та.
Эзләмәгез үткен хәнҗәр кебек
Уйнаклаган гайбәт сүздән дә.
Тумый калган гамьсез уйлардан да,
Җеп иңмәгән кәфен-бүздән дә.
Читать дальше