Мөхәммәт Мәһдиев - Әсәрләр. 1 томда / Собрание сочинений. Том 1

Здесь есть возможность читать онлайн «Мөхәммәт Мәһдиев - Әсәрләр. 1 томда / Собрание сочинений. Том 1» — ознакомительный отрывок электронной книги совершенно бесплатно, а после прочтения отрывка купить полную версию. В некоторых случаях можно слушать аудио, скачать через торрент в формате fb2 и присутствует краткое содержание. ISBN: , Жанр: foreign_contemporary, tt. Описание произведения, (предисловие) а так же отзывы посетителей доступны на портале библиотеки ЛибКат.

Әсәрләр. 1 томда / Собрание сочинений. Том 1: краткое содержание, описание и аннотация

Предлагаем к чтению аннотацию, описание, краткое содержание или предисловие (зависит от того, что написал сам автор книги «Әсәрләр. 1 томда / Собрание сочинений. Том 1»). Если вы не нашли необходимую информацию о книге — напишите в комментариях, мы постараемся отыскать её.

Татарстанның халык язучысы, Татарстан Республикасының Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Мөхәммәт Мәһдиев «Әсәрләр» енең бу томында әдипнең «Без – кырык беренче ел балалары» повесте һәм «Фронтовиклар» романы урын алды.

Әсәрләр. 1 томда / Собрание сочинений. Том 1 — читать онлайн ознакомительный отрывок

Ниже представлен текст книги, разбитый по страницам. Система сохранения места последней прочитанной страницы, позволяет с удобством читать онлайн бесплатно книгу «Әсәрләр. 1 томда / Собрание сочинений. Том 1», без необходимости каждый раз заново искать на чём Вы остановились. Поставьте закладку, и сможете в любой момент перейти на страницу, на которой закончили чтение.

Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Милли тәртипләр, кагыйдәләр, гореф-гадәтләрнең югала баруы, бер яктан, иҗтимагый шәрехләнә. Әлеге үзгәрешләрнең тарихи яктан аңлатылышы икенче бүлектә урын таба. Авылдагы карусыз, ләкин мәнсез («эшләгән өчен акча өмет итми, ашаганы өчен рәхмәт әйтми торган бер адәм») Сәмигулланың башкалар «гаебен» үз өстенә алып, чит кеше баласын тәрбияләве, авылдашлары каршында гафу ителмәслек җинаятьче кебек яшәргә риза булуы – кеше хәленә керә белү, олы җанлылык кебек тәкъдим ителеп, әлеге ирләрчә яшәү сыйфатларының югала баруын («имәннәр кырылуын») автор сугышларга бәйли: «Урманнар нәкъ кешеләр кебек. Халык моны күңеле белән электән үк сизгән, ахры. Ирләрне гел имән тамыры белән чагыштырганнар. Ирләр үсә торган, сугышлар чыгып, аларны кыра торган. Кара инде соңгы йөз, ике йөз ел эчендә генә: рус-француз сугышы, Кырым сугышы, рус-япон сугышы, Беренче империалистик сугыш, Гражданнар сугышы, акфиннар белән сугыш, Бөек Ватан сугышы, Япония белән сугыш – күпме ирләр, күпме егетләр кырылган! Ирләрне әйтерсең лә турау өчен парникта, теплицада махсус карап үстерәләр. Монда ниндидер бер явыз закончалык эш итә…» Бүлек ахырында Сәмигулланың «Мичкә ясарга имән юк» дип зарлануы авторның кешеләрдәге ныклык сыйфатларының югалуына мөнәсәбәте белән аваздаш яңгырый.

Өченче бүлек кабат иҗтимагый проблемаларга алып китә. Яшьләрдәге эчкечелекнең, эшлексезлекнең сәбәпләрен язучы шәхес культы, совет идеологиясенең бертөрле сөйләп, икенче төрле эшләвендә таба. 1937–1938 еллар искә төшерелеп, «халык дошманнары»н фаш итүләр, китаплар яндырулар, ипи чиратлары, ач килеш бәхетле тормыш турында лозунглар кычкырулар, мәчет манарасын кисүләр һ. б. телгә алына. Бу сынауларны кичкән авыл «рухсыз, имгәнгән авыл» дип бәяләнә.

Ләкин язучы бу югалтуларга фәлсәфи, тормыштагы табигый үзгәрешләр нәтиҗәсе итеп тә карый. Мондый тәэсир әсәрнең исеме белән килеп керә. «Бәхилләшү» төшенчәсен автор берничә мәгънәдә «уйната». Бер яктан, А. Гыйләҗев сүзләре белән әйтсәк, «мәгълүм бер чорның, без яшәгән заманның, әле офык артында җәйге таң кебек кенә яралып килгән билгесез киләчәк белән хушлашуы ул» 5 5 Гыйләҗев А. Сайланып чыккан сүзләр… // Мәһдиев М. Бәхилләшү : повестьлар. – Казан : Татар. кит. нәшр., 1990. – 636 б. . Моннан тыш, әсәр тукымасында төшенчә язучының балачагын, яшьлеген уздырган авылы, татар халкының милли гореф-гадәт, традицияләре һәм, ниһаять, татар кешесенә хас булган туган туфракны, туган нигезне, туган телне ихластан ярату, авырлыкларга бирешмәү, өлкәннәргә хөрмәт, ярдәмчеллек кебек әхлакый сыйфатлар белән хушлашуы кебек тә укыла. Мансур Вәлиев әйткәнчә, «Бәхилләшү» дип әсәрнең исемен укыгач та, күңелнең иң тирән төпкелендәге бер кыл скрипканың гаять нечкә, үзәк өзгеч моңлы авазына охшаш аһәң биреп сызлап ала… Әйе-әйе, нәкъ менә сызлап ала. Чөнки бәхилләшү ул – соң мәртәбә күрешү. Бүтән бер дә очрашмаска хушлашу. Ул инде бөтенләйгә, мәңгегә аерылышу… Кыскасы, телебез һәм халкыбыз яшәү дәверендә кичергән барча бәхет һәм шатлыкның тулысынча диярлек аерылышу хәсрәтенә, хушлашу кайгысына әверелүе ул сүз… Шушы бер, әмма берәгәйле сүз…» 6 6 Вәлиев М. Халыкчанлык // М. Вәлиев. Каһарманнар кирәк. Тормыштагы һәм әдәбияттагы уйланырлык күренешләр. – Казан : Татар. кит. нәшр., 1990. – 112 б. .

Аерым бүлекләрдә язучы халык җырлары-моңнарының көндәлек тормыштан югала баруы, төбәк тарихының онытылуы, табигатькә мөнәсәбәтнең үзгәрүе, йола-гадәтләрнең җуелуы турында яза. Аерым бер геройлар тарихын төгәлләгәндә бу кыйммәтләрнең кешеләр күңелендә бик тирән яшеренеп булса да саклануы, кешенең барыбер аларга әйләнеп кайтуы телгә алына. Энҗе кызының Сәмигулла каберенә кайтуы яки Фәләхетдиннең үлем алдыннан татар телен «исенә төшерүе» шундыйлардан (Фәләхетдин образы, «Ут чәчәге»ндәге Габделнурны хәтерләтеп, мондый геройларның да тәүбәгә килү мөмкинлеген искәртә). Шулай язучы үз укучысы күңелендә дә милли сыйфатларның кайчан да булса тергезеләчәгенә аз гына булса да өмет калдыра. Ләкин повестьның соңгы җөмләләре («Кабартмалар, коймаклар пешкән, көзге вак яңгырда ризык исе таратып утырган туган җирем, кан яңартып яткан элеккеге авылым, хуш!») авторның моңа шәхси мөнәсәбәтен бик ачык күрсәтә.

«Бәхилләшү» – асылда, моңсу әсәр, сагышка, моңга, күз яше һәм лирик-эмоциональ башлангычка өстенлек бирә. Аның һәр детале, язучы сайлаган әдәби алымнар, сүзләр, вакыйгаларның автор-хикәяләүче тарафыннан йомгаклана баруы укучы күңелен шушы фаҗигале-экзистенциаль дулкынга көйли. Сентименталь характерлы хикәяләүче-герой һәркайсы мөстәкыйль новелланы хәтерләткән вакыйгаларны бер ноктага туплый, үз заманы кешеләре белән бәйле күренешләргә үз мөнәсәбәтен җиткереп баручы, туган җирен, туган туфрагын ихластан яратучы, аның киләчәге өчен борчылучы, үткәннәрне сагынып сызланучы автор образы кебек төгәлләшә.

Читать дальше
Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Похожие книги на «Әсәрләр. 1 томда / Собрание сочинений. Том 1»

Представляем Вашему вниманию похожие книги на «Әсәрләр. 1 томда / Собрание сочинений. Том 1» списком для выбора. Мы отобрали схожую по названию и смыслу литературу в надежде предоставить читателям больше вариантов отыскать новые, интересные, ещё непрочитанные произведения.


Отзывы о книге «Әсәрләр. 1 томда / Собрание сочинений. Том 1»

Обсуждение, отзывы о книге «Әсәрләр. 1 томда / Собрание сочинений. Том 1» и просто собственные мнения читателей. Оставьте ваши комментарии, напишите, что Вы думаете о произведении, его смысле или главных героях. Укажите что конкретно понравилось, а что нет, и почему Вы так считаете.

x