Мөхәммәт Мәһдиев - Әсәрләр. 1 томда / Собрание сочинений. Том 1

Здесь есть возможность читать онлайн «Мөхәммәт Мәһдиев - Әсәрләр. 1 томда / Собрание сочинений. Том 1» — ознакомительный отрывок электронной книги совершенно бесплатно, а после прочтения отрывка купить полную версию. В некоторых случаях можно слушать аудио, скачать через торрент в формате fb2 и присутствует краткое содержание. ISBN: , Жанр: foreign_contemporary, tt. Описание произведения, (предисловие) а так же отзывы посетителей доступны на портале библиотеки ЛибКат.

Әсәрләр. 1 томда / Собрание сочинений. Том 1: краткое содержание, описание и аннотация

Предлагаем к чтению аннотацию, описание, краткое содержание или предисловие (зависит от того, что написал сам автор книги «Әсәрләр. 1 томда / Собрание сочинений. Том 1»). Если вы не нашли необходимую информацию о книге — напишите в комментариях, мы постараемся отыскать её.

Татарстанның халык язучысы, Татарстан Республикасының Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Мөхәммәт Мәһдиев «Әсәрләр» енең бу томында әдипнең «Без – кырык беренче ел балалары» повесте һәм «Фронтовиклар» романы урын алды.

Әсәрләр. 1 томда / Собрание сочинений. Том 1 — читать онлайн ознакомительный отрывок

Ниже представлен текст книги, разбитый по страницам. Система сохранения места последней прочитанной страницы, позволяет с удобством читать онлайн бесплатно книгу «Әсәрләр. 1 томда / Собрание сочинений. Том 1», без необходимости каждый раз заново искать на чём Вы остановились. Поставьте закладку, и сможете в любой момент перейти на страницу, на которой закончили чтение.

Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

…Эштән кайтып, киемнәрне алыштырып клубка репетициягә җыенып яталар иде кызлар. Шунда Баязитова урамнан йөгереп кайтты: «А» классының старостасын (ягъни Гадиләне) Галиев чакырткан. Гадилә класс исемлеген, кемнең кайсы көнне күпме эшләгәнен исәпләгән кәгазьләрне алды да Галиев квартирасына китте. Ул кергәндә Галиев зур өйнең буяулы идәнендә ишекле-түрле йөренеп тора иде. Гадилә оялып кына исәнләште.

– Галиев абый, нәрсәгә чакырттыгыз? – диде.

Галиев исә өй түрендәге өстәл янына килде, җавап бирергә ашыкмады. Өстәлнең нәкъ уртасы турысына басты, кулларын чалбар кесәсенә тыкты, гадәттәгечә, үкчәләрен күтәрде, бераз биегәйде. Гадилә каушап калды. Тегесе һаман ашыкмады. Күзләрен йомып, кашларын җыерды һәм башын артка ташлады.

– Хәсбиева! – диде ул театраль тавыш белән. – Мин сезне сөям.

Гадилә, әлбәттә, берни дә аңламады.

– Нәрсә дисез, Галиев абый?

– Мин сезне сөям, – диде артка ташланган баш. – Әйе, мин сезне…

Бу хәлгә шатланасымы, кайгырасымы икәнен Гадилә, әлбәттә, белмәде. Иң беренче эш итеп ул елап җибәрде.

– Үләм, Галиев абый, нәрсәгә мыскыл итәсез, – дип әйтеп бетерә алмады, чыгып йөгерде.

Гадилә – акыллы кыз. Иптәшләре янына кайткач, ул үз гомерендә беренче мәртәбә ялган сөйләде. Исемлекне тикшереп чыктык, диде. Иртәгесен дә Галиевкә ул берни сиздермәде.

Гомумән, кыр эшләре, бәрәңге басуы кешеләрне әллә нишләтте. Мәсәлән, Әлтафины. Үскән бит, каһәр, егет булган бит! Аз дигәндә, егетлек юлына кереп бара бит. Беркөн кич ут сүндереп яткач, Зарифуллинга актык серен сөйләде Әлтафи.

– Үземнең, – диде, – йөрәгем җитми, ну, син әйтә аласың. Рус группасындагы Нина Комиссарова белән очрашып сөйләшәсем килә минем.

Зарифуллин аптырап калды.

– Директорның нәрсә әйткәнен оныттыңмыни?

– И, директор дип инде… Авылда ярый инде ул.

– Мин нәрсә әйтим соң аңа?

– Шулай, шулай, диген, икенче «А»дан Хәлимовның сиңа әйтер сүзе бар, диген. Әгәр риза булса, клубтан кайтышлый, берәр көнне иптәшләреннән аерылсын.

Толып астында шыпырт кына тыңлап яткан Гыйззәтуллин бу сүзләргә һич тә төшенә алмады: нәрсә сүзе бар икән бу Әлтафиның Нинага? Нәрсә икән ул? Ә нигә аны бүген үзе әйтмәде икән? Ә нигә аны иптәшләреннән аерып әйтәсе икән? Гыйззәтуллин шуларны уйлап эт булды. Аптырагач әйләнеп ятты да йокыга ук китте.

Клубка күршедәге кечкенә авылдан татарлар да йөри икән. Алар өчен татарча спектакль әзерләнде, Украина авылларындагы фрицларның башбаштаклыгы һәм аларның ахырдан безнең сугышчылар тарафыннан тотылуы, җәзага тартылуы турындагы бер-ике күренешлек әсәр иде. Спектакльгә Гыйззәтуллиннан башкалары бары да катнаштылар. Ул билет сатарга тиеш иде. Галиев, җыелган акча оккупациядән азат ителгән халыклар файдасына булыр, диде.

Кайбер мәшәкатьләрен исәпкә алмаганда, кичә җанлы узды. Гыйззәтуллин спектакльдә ник катнашмаганына үкенеп бетә алмады. Чөнки, күптән концерт-фәлән күрмәгәнлектән, халык бик күп җыелды. Күрше авыллардан да килделәр. Ишек янында билет алырга калын гына чират ясалды. Гыйззәтуллинның андый вакытларда башы әйләнеп китә дә гел киресен эшли. Акчаны төгәл генә бирүчеләр белән эш көйле булды. Әмма кайтарып бирүгә килгәндә, монда инде харап! Гыйззәтуллинның борыны йомшады, чигә тамырлары типте. Бервакыт ул билетка өстәп гел акча бирә башлады. Аннан билет бирәсен бөтенләй онытып, кергән бер кешегә бишәр, унар сум акча гына бирә башлады. Бик күп кеше елмаеп кына аның акчаларын кайтарып бирде. Яшьрәк малай-шалайлар, Гыйззәтуллинны тагы да бутаудан куркып булса кирәк, алай мәшәкатьләнмәделәр. Буталуның актык чутына җиткән Гыйззәтуллин бервакыт аңсыз рәвештә клубның ишеген төбенә хәтле ачты да саф һава сулады. Ишек артындагы бала-чага шыбырдашып клубка ыргылды. Кассир өчен хәзер инде барыбер иде. Шуңа күрә ул аларга акча өләшеп тормады.

Сәхнә артының үз мәшәкате бар иде. Безнең сугышчы ролендәге Әлтафи, залга күз салып, алгы рәтләрдә утырган ике-өч чын сугышчыны күргәч башы күккә тиде. Чыннан да, эскәмияләрнең берсендә танкист бүреге кигән калын җилкәле бер сержант, якорьлы ленталарын алга салындырган, мыеклы, таза битле бер диңгезче утыра иде. Чын сугышчылар алдында Әлтафи сугышчы ролен башкара! Шуның өстенә иң алдагы рәттә Әлтафи таныш күзләр күрде: Нина Комиссарова. Ул – шушы авыл кызы, авылдашлары арасында утыра. Менә шулардан соң ничек инде шәп итеп уйнамыйсың! Әлтафи бу рольне башкарганда бөтен осталыкны ике моментка тупламакчы булды. Украин өендә исереп җырлап утырган фрицка кисәк ташланып, баш артына берне тондырып аңгырайтырга да, авызына чүпрәк тутырып, өстерәп алып чыгып китәргә кирәк иде. Моны Әлтафи шәп чыгарды. Тик, гадәттәгечә, бераз арттырып җибәрде. Фриц ролендәге бичара Әркәшәне, сәхнә артына алып чыккач, кеше итә алмыйча азапландылар. Муен тамырына каты сугудан ул чынлап торып аңын җуйган иде. Аннан соң чүпрәкне дә бик дыңгычлап тутырган икән Әлтафи. Ярты метрлы шадра хөкүмәт сөлгесен Әркәшәнең артык зур булмаган авызыннан чак-чак казып алдылар. Зарифуллин җиңел холыкланып Әлтафины сүгеп ташлады:

Читать дальше
Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Похожие книги на «Әсәрләр. 1 томда / Собрание сочинений. Том 1»

Представляем Вашему вниманию похожие книги на «Әсәрләр. 1 томда / Собрание сочинений. Том 1» списком для выбора. Мы отобрали схожую по названию и смыслу литературу в надежде предоставить читателям больше вариантов отыскать новые, интересные, ещё непрочитанные произведения.


Отзывы о книге «Әсәрләр. 1 томда / Собрание сочинений. Том 1»

Обсуждение, отзывы о книге «Әсәрләр. 1 томда / Собрание сочинений. Том 1» и просто собственные мнения читателей. Оставьте ваши комментарии, напишите, что Вы думаете о произведении, его смысле или главных героях. Укажите что конкретно понравилось, а что нет, и почему Вы так считаете.

x